Журнал «Безнең мирас»

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән хәбәр иттеләр.
«Алдагы сәгатьләрдә һәм кичкә кадәр Татарстан Республикасы һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк», - дип белдерделәр идарәдә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, һава шартлары начарайган вакытта электр тапшыру линияләре, реклама щитлары, агачлар һәм йорт кәрнизләре астында тормавың хәерле. Давыл вакытында өйдән чыкмаска, урамда исә йорт диварларына ышыкланмаска, иң яхшысы – җир асты кичүләре яки йорт подъездларына кереп яшеренергә кирәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/19/190045/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру