Татарстанга салкын килә

Татарстанга атна уртасында салкыннар киләчәк.

Чәршәмбе көнне, 5 февральдә,  синоптиклар фаразлавынча, салкын һава торышы көтелә: төнне -4тән -9 градуска кадәр, көндез -1дән -6 градуска кадәр салкын булачак. Бераз кар явачак, урыны белән буран булуы да ихтимал. Юлларда көчле бозлавык саклана, сак булыгыз.

Пәнҗешәмбе көнне, 6 февральдә, тәүлекнең караңгы вакытында 13кә, аяз вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -6…-11 градуска кадәр җылытачак.

Җомга көнне, 7 февральдә, кар, көчле җил һәм буран көтелә. Әмма температура шулай ук калачак.

Ял көннәрендә бигрәк тә салкын булачак. Якшәмбе, 9 февральдә — -20, ә аязган вакытта -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -13, -18 градустан артмаячак.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга