Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр


11 декабрьдә Әлмәттә «Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Ул XIX–XX гасырда исеме мөселман яңарыш хәрәкәте белән тыгыз бәйле булган татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) тууына 160 ел тулуга багышлана. Әлеге чара Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе базасында үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.



Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, «Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее». Конференция эшендә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашыр дип көтелә.


Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи-дини мирасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру