Татарстанда буран һәм көчле бозлавык көтелә

Икесеннән өченче февральгә каршы төндә, шулай ук дүшәмбе көнне Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук синоптиклар юлларда көчле бозлавык һәм көчле көньяк җиле турында кисәтә.

Җил көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Татар-информ

 

 

Комментарий язарга