Журнал «Безнең мирас»

Татарстан синоптиклары бозлавык, көчле җил һәм буран турында кисәтә


Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстанга җылы киләчәк, ул һава торышы начарлану белән бәйле була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.


Дүшәмбе көнне республика территориясендә урыны белән көндезен һәм кичен көчәйгәндә көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, буран һәм бозлавык булуы көтелә. Кар һәм юеш кар явачак. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.


Синоптикларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, һава торышы төньяк-көнбатыштан килүче циклон йогынтысында үзгәрәчәк.


Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 12 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк, көндез һава температурасы -1дән алып -6 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә метеорологлар.

Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру