«Мин республикада мәдәниятнең киләчәгенә зур ышаныч белән карыйм…»

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән әңгәмә

-Айрат Миңнемуллович,Сез – данлыклы, тарихи Саба төбәгендә туып-үскән шәхес. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлавыгыз да очраклы түгелдер. «Безнең мирас» журналы да юктан гына Сезгә мөрәҗәгать итмәде: халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бәяләп бетергесез бай мирасын барлауда нинди эшләр башкарыла?

– 2014 ел Россия Федерациясендә һәм Татарстанда Мәдәният елы булып үтте. Ә 2015 ел – Әдәбият елы. Мәдәният елында иң зур вакыйгаларның берсе – Болгар тарихи-археология комплексының ЮНЕСКО­ Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Бу – зур горурлык. Болгарның ЮНЕСК­О Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка оешманың генераль сәркатибе Ирина Бокова үзе тапшырды. Ул шушы борынгы изге урын биләмәләрендә булганнан соң гына, Болгарның бүгенге һәм киләчәк буын өчен әһәмиятен аңлавын ассызык­лады. Димәк, безнең инде ике музей комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә. Казан Кремленең шундый дәрәҗәле исемгә ия булуы исә Татарстан башкаласының истәлекле урыннары белән танышырга теләүче туристлар санын арттырган иде. Респуб­ликада Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча да зур эш башкарыла. Күптән түгел генә Татарстан Республикасында «Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Пленар утырышта Җөмһүриятебезнең Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Конференциянең максаты – Зөянең тарихи-архитектура һәм рухи мирасын өйрәнү, аны саклап калу, төзекләндерү, мәдәни мирас корылмаларын популярлаштыру һәм алар белән идарә итү алымнарын барлау.

Республикабызда 1516 объект дәүләт тарафыннан саклана, 565 объектның мәдәни мирас буларак кыйммәте билгеләнгән, 98 объектта мәдәни мирас билгеләре бар. Татарстанның тарихи-мәдәни корылмаларны саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча хезмәте Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле. 2015 елның 5 гыйнварында ТӨРКСОЙның штаб-фатирында Дүсән Касеинов белән булган очрашуда Ирина Бокова да Татарстанның үз мирасына сакчыл карашы турында әйтеп үтте.

Шунысын да ассызыклап кую кирәк – мәдәни мирасны саклау чаралары бөтен республикада киң җәелдерелгән: Әтнә, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеев, Саба, Спас, Тәтеш, Ютазы һәм башка районнарда актив эш бара. Үткән ел Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы ачылды. Әлеге шәһәр тиңдәшсез мәдәни мираска ия: кала үзәге гаҗәеп архитектуралы тарихи йөзен саклап калган, район территориясендә 144 мәдәни-мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар. Чистай А.М.Бутлеров, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, Л.М.Леонов һәм башка бөек шәхесләрнең исемнәре белән дә кадерле. Сүз уңаеннан, быел Нобель премиясе лауреаты, бөек урыс язучысы Борис Леонидович Пастернакның тууына 125 ел тула, Чистайда язучының мемориаль музее ачылганга да 25 ел була.

Бүгенге көндә, глобализацияләү процессы заманында, халкыбызның мәдәни мирасын саклау иҗтимагый һәм сәяси әһәмияткә ия. Татарстан Рес­публикасында «Мирас – Наследие» комплекслы программасы эшли. Әлеге программа безгә дәүләт саклавында булган күчемсез милек белән беррәттән, матди булмаган мирасыбызны саклау өчен күп эш башкарырга ярдәм итә. Мәсәлән, семинарлар уздырыла, укыту-методик әсбаплар әзерләнә; йола һәм бәйрәмнәрне актуальләштерүгә юнәлтелгән методик фильмнар дөнья күрә. Бу өлкәдәге эшчәнлекне Рес­публика традицион мәдәниятне үсте­рү үзәге башкара: халык биюләре өйрәнелә, музыка уен коралларын халыкка кайтаруга багышланган чаралар күрелә. Күптән түгел генә татарларга хас үзенчәлекле уен коралы – аһәңле гөсләдә уйнау традициясен югалып бара, дип борчылган идек. Хәзер гөсләдә татар көйләрен яңгыратучылар саны көннән-көн арта. Мәсәлән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Казан дәүләт консерваториясе каршында барлыкка килгән ансамбльләрне билгеләп үтәргә кирәк. Курай, кубыз кебек уен коралларына музыка мәктәпләрендә укучыларыбыз да битараф түгел. Димәк, алга китеш бар. Бүгенге көндә республикабызда яшәүче җирле халыкларның рухи байлыгын барлау, тикшерү, исәпкә алу эше оештырылды. 2015 елда республика күләмендә каталог та булдырырбыз, дип өметләнәм.

– Казаныбызның меңьеллыгын бәйрәм итәр алдыннан башкалабызда бөек шәхесләргә багышланган һәйкәлләр ачылды. Халкыбыз яшәгән төбәкләрдә һәм илләрдә Габдулла Тукайга да таш сыннар булдырылды. Бу җәһәттән алга таба ниләр эшләнәчәк, кайсы бөек шәхесләребез һәйкәл рәвешендә мәңгеләштереләчәк?

– Халкыбыз үзенең бөек шәхесләрен таш сыннарда мәңгеләштерүгә җитди карый, шуңа да без җәмәгатьчелек алдында җаваплылык тоеп эшлибез. Тиздән башкалабызда күренекле шәхесләребез Рөстәм Яхинның, Һади Такташның һәм Сара Садыйкованың һәйкәлләре барлыкка киләчәк. Кама Та­­магында классик драматургыбыз, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миң­­нуллинга бюст куелачак. ТР Мә­­дәният министрлыгы адресына җәмәгатьчелектән тәкъдимнәр килеп тора, алар махсус комиссия утырышларында карала, халкыбызның күренекле шәхесләрен һәйкәл итеп мәңгеләштерү буенча актив эш бара.

– 2014 елда Казан – Төрки дөнья­ның мәдәни башкаласы, дип игълан ителде. Мәдәният министрлыгы ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы белән берлектә бу чараны югары дәрәҗәдә оештырды. Сез үзегез канәгатьме?

– Төрки мәдәниятләрнең ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы тара­фын­нан Казанга 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусы бирү – татар халкының бүгенге дөнья мәдәниятенә керткән өлешенең әһәмиятен тану ул. «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы бар гуманитар өлкәләрне үз эченә алган 16 чараны берләштергән иде. Программаны ачу тантанасы 2014 елның 26 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә ТӨРКСОЙ исемлегенә кергән дәүләтләрнең иң танылган сәнгатькәрләре чыгышы белән башланып китте. Татар кешесе өчен 26 апрель зур мәгънәгә ия: бу –милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. «Казан – мәдәни башкала» программасы кысаларында фәнни форумнар, фестивальләр, концертлар һәм симпозиумнар үткәреп, без татар халкының мәдәни традицияләрен төрле яклап күрсәтә алдык. Масштаблы Халыкара фәнни форумнар – Болгар форумы, II Музей форумы, «Төрки дөньяның мәшһүр мәгърифәтчеләре Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» симпозиумы, төрки халыкларының матди булмаган мирасына, төрки дөньяның әдәбияты һәм музыкасы чыганаклары мәсьәләләренә багышланган конференцияләр уздырылды. Казан Федераль университеты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мехмет Акиф Эрсой исемендәге Фәлсәфә һәм сәнгать фонды, Аурупа музейлары Академиясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан Республикасы Милли музее, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм башка оешмалар әлеге проектларның партнёрлары булды. Программа чаралары уңаеннан 800дән артык галим Казанга килеп китте. 21 ноябрьдә «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ябу тантанасы – ТӨРКСОЙ оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары Советының чираттагы XXXII утырышы һәм II Халыкара җыр бәйгесе –«Төрквидение – 2014» булып узды. ТӨРКСОЙның Генераль сәркатибе Дүсен Касеинов белән төрки илләрнең мәдәният министрлары «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында уздырылган чараларга югары бәя бирде. Декабрь азагында«Филармониада» фес­тивале кысаларында ТӨРКСОЙ бе­лән берлектә гаҗәеп бай, матур концерт үтте. Әлеге концертка Дүсен Курабаевич та килеп, Казанда мәдәни башкала программасы буенча чараларның дәвам итүен ассызыклады. Кыскасы, төрки дөнья белән мәдәни хезмәттәшлек «мәдәни башкала» программасы белән генә чикләнми.

– Татарстан – күпмилләтле рес­публика. Урыс һәм татардан тыш, башка милләтләрнең мәдәниятенә ни рәвешле ярдәм күрсәтелә?

Республиканың күпмилләтлелеге – аның тиңсез байлыгы. Татарстанда 173 милләт һәм этник төркем вәкилләре яши. Төп халыкны тәшкил иткән татар белән урыслардан тыш, Идел буе халыклары – чувашлар, уд­муртлар, мордвалар, марилар яши. Аларның һәркайсы уникаль мә­дәнияткә ия. Республикабызның үсешенә халыкларның уртак тырышлыгы йогынты ясый.

Мәдәният министрлыгы «Татар халкының милли үзенчәлекләрен сак­лау» дәүләт программасы белән бергә «Татарстанның дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасының да координаторы булып тора. Әлеге программалар башка министрлыклар, идарә тармаклары, институтлар белән берлектә тормышка ашырыла.

Соңгы ун елда татар халкының «Нәүрүз», «Җыен», «Каз өмәсе», «Сөм­белә», урыс халкының «Кара­вон», «Раштуа», «Масленица» бәй­­рәмнәре белән берлектә, мордва хал­кының «Балтай» бәйрәме, «Уяв» чув­аш мәдәнияте бәйрәме, Кама арты чувашларының «Учук» фестивале, удмуртларның «Гырон быдтон»ы, мари мәдәниятенең «Семык», керә­шеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәре торгызылды. Төрле халыкларның милли бәйрәмнәре муниципаль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары нигезендә финанслана. Бу әллә ни зур сумма булмаса да, ел саен өстәлә барып, бәйрәмнәрнең эчтәлеген, масштабын киңәйтергә мөмкинлекләр бирә. Татарстан дәүләте сәясәтен тормышка ашыру йөзеннән традицион «Уйнагыз, гармуннар!», «Урыс җыры» кебек республика халык иҗаты фестивале белән беррәттән, «Чуваш сандугачы», «Фин-угыр халыклары иҗаты фестивале» һәм башка гүзәл чаралар даими үткәрелә башлады.

Татарстан халыклары Ассамблея­сының эшчәнлеген ассызыклап үтү дөрес булыр. Халыклар дуслыгы йортында урнашкан бу Ассамблея 85 милли иҗтимагый оешманы берләштерә. Биредә 30 Якшәмбе мәктәбе эшли һәм 28 халыкның теле өйрәнелә. Республикада 100дән артык милли-мәдәни үзәк актив эш алып бара. Төрле халыкларның фольклор коллективларына иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Республикада чуваш, удмурт һәм керәшен газеталары чыга.
– Республика мәдәниятенең килә­чәген тулаем ничек күзаллыйсыз?
Мәдәниятебезнең киләчәген «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда мәдәният үсеше» дәүләт программасы аша күзалларга мөмкин. Программа мәдәниятнең һәммә юнә­леш­ләрен – музей эшчәнлеген, театр сәнгатен, китапханә эшен, концерт оешмалары эшчәнлеген һәм башкару осталыгын, кинематография үсешен һ.б. колачлый. Музей фондларын тулыландыру, аларның сакланышын тәэмин итү, күргәзмәләр эшчәнлеген активлаштыру, музей залларына комплекслы мәгълүмат бирүче автоматлаштырылган системалар урнаштыру, музейларның PR-эшчәнлеге – болар барысы да программада каралган. Театр сәнгатенә килгәндә, репертуар театры традицияләрен саклау, иң яхшы классик әсәрләргә нигезләнгән һәм заман драматургиясен кулланган репертуар сәясәтен формалаштыру максаты куелган. Китапханәләрнең эше милли мәдәни мирасыбызны саклау һәм гражданнарыбызны мәгълүмат белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Концерт оешмалары милли музыкаль тра­дицияләребезне саклаучылар, бү­ген­ге заманның музыка сәнгатен үстерүчеләр. Программада халык иҗатына һәм гамәли сәнгатенә зур урын бирелә. Сәнгати белем бирү учреждениеләре дә игътибардан читтә калмаячак, «Мәктәп – училище – ВУЗ» укыту чылбыры үзен аклый һәм аны өзәргә ярамый. Быел музыка һәм сәнгать мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту буенча күпмедер күләмдә гамәл кылынды – 6 миллион сумлык музыка кораллары алынды. Мәдәният тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү буенча да эш бара.

Мин республикада мәдәниятнең ки­ләчәгенә зур ышаныч белән карыйм. Бу елның төп максаты – кеше эшчәнлегенең мөһим бер тармагына дәүләтнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү иде. Әлеге максатны тормышка ашырдык, дип әйтә алабыз – гам­мави чараларда мәдәният темасына багышланган мәкаләләр бермә-бер артты. Мәдәният, мәгариф һәм фән учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар мәдәният юнәлешендәге яңадан-яңа проектларны тормышка ашыра, бу темага җәмәгатьчелек белән республика җитәкчелеге арасындагы диалог активлашты. Шунысын да күреп-белеп торабыз: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәнияткә һәрчак игътибарлы булды, чөнки мәдәният – Җөмһүриятебезнең үсешен тәэмин итә торган стратегик юнәлешләр рәтендә тора.

Әңгәмәдәш – Ләбиб Лерон

Комментарий язарга