Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Президенты Болгарда эшләргә теләүче эшкуарлар өчен шартлар тудырырга кушты

Бүген Татарстан Президенты карамагындагы Эшкуарлык советының өченче киңәйтелгән утырышында Болгар дәүләт музей-тыюлыгында туристларны җәлеп итәрдәй мөмкинлекләр бик аз булуы проблемасы күтәрелде. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкаручы директоры Галина Шәрәфетдинова үз докладында бизнес алып бару өчен шартларны киңәйтү зарурлыгы турында бәян итте.
6654
Казанның "Корстон" комплексында узган әлеге утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, 260 эшмәкәр катнашты.


Галина Шәрәфетдинова Болгар җирлегендә бизнесменнарга эш ачу өчен шартлар булмавын билгеләп узды. "Бүген Болгарда билгеле бер проблемалар бар: туклану нокталары, җәмәгать бәдрәфләре, һөнәрче остаханәләре җитәрлек түгел. Балалар өчен уен мәйданчыклары, прокатка велосипед алу мөмкинлеге, ат экскурсияләре, кофейнялар да юк. Автобустан чыгуга кофе сораучы чит ил туристларына нәрсә дип җавап бирергә? Бүген без бу сорауларга җавап бирергә әзер түгел. Бу, беренче чиратта, стационар булмаган сәүдә объектлары өчен җир биләмәләрен бирү өчен механизмнар җитәрлек булмавына, икътисади нигезләнгән аренда ставкалары тәкъдим ителмәвенә бәйле. Бүген гамәлдә булганнары бизнес өчен бик югары, шуңа күрә бизнес анда бармый", – дип белдерде ул.


Докладчы сүзләренчә, бүген инвестицион яктан кызыклы мәйдан буларак, Болгар бизнес керердәй таләпләргә җавап бирми. Моңа мисал итеп, ике ел элек "Түбәтәй" милли туклану челтәренең анда инвестицияләр кертеп, аннары зур чыгымнарга дучар булуы мисал булып тора, ди ул.


Галина Шәрәфетдинова, проблемадан чыгу юлы буларак, эшмәкәрләргә җир участокларын бирү механизмын җайга салу, аренда ставкаларын "акылга сыешлы" итү, бердәм концепция эшләүне тәкъдим итте. "Бу, беренче чиратта, тышкы хосусый инвестицияләр китерәчәк. Беренче елны 20 миллион тирәсе инвестиция керер дип өметләнәм. Бу туристлар агымын да көчәйтәчәк. 2020 елга әлеге территориягә 2 миллионнан артык турист килер дип ышанабыз. Бизнес монда керсә, яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк, бюджетка салымнар да күбрәк күчәчәк. Без музей-тыюлыкның кереме югары булуын телибез", – дип белдерде Галина Шәрәфетдинова.


Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында каршылыклар булмаска тиешлеген әйтте. "Әгәр эшмәкәр туристларга хезмәт күрсәтергә тели, Болгарда сәүдә ноктасы ачарга ниятли икән, моны бары тик хупларга, электр энергиясенә тоташу, башка мәсьәләләрдә ярдәм итәргә кирәк", – диде Президент.


Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев шушы тема буенча аңлатма биреп, бу процедураны көйли торган норматив документ булуын әйтте. "Министрлар Кабинетының теге яки бу эшләрне тыю турында карары бар", – диде министр. Рөстәм Миңнеханов билгеле бер чикләүләр булса да, бизнес килә алырлык мәйданчыкларны табарга кушты. "Әйдәгез, Болгарда һәм Свияжскида бизнес керә алырлык үрнәк шартлар тудырыйк. Анда никадәр кеше килә, димәк, тиешенчә хезмәт күрсәтергә тиешбез. Бөтенесен җиренә җиткереп эшләргә, архитектура стандартларын булдырырга кирәк. Бу катлаулы түгел. Хөкүмәт карарына нинди үзгәрешләр таләп ителә, шуны кертергә кирәк. Сез, министр буларак, гомумиләштерегез дә тәкъдимнәрегезне кертегез", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Азат Хамаевка.


"Без, киресенчә, бизнес килсен өчен тырышырга тиешбез. Аларга 5-10 елга ташламалы салым режимы булырга да тиештер. Бу эшне калыплашкан төстә алып бару зарур", – дип искәртте Президент.


"Яңарыш" Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова сүзгә кушылып: "Без Болгар һәм Свияжскида туристларны түземсезлек белән көтәбез. Анда инде бүген үк әзер объектлар бар – Габдрахман коесы, Болгар цивилизациясе музее, Икмәк музее – һәркайда бизнесменнар кирәк", – дип белдерде.


Рөстәм Миңнеханов Болгар һәм Свияжскида эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм шул ук вакытта алар үтәргә тиешле таләпләр дә исәпкә алынган аерым программа эшләргә кушты.


"Татар-информ"

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру