Журнал «Безнең мирас»

2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстанда узачак

Самара өлкәсе Камышлы районында унынчы Россиякүләм авыл Сабан туе тәмамлангач, бәйрәмнең символы - "Тулпар ат" сыны Татарстанның Мөслим районы башлыгына тапшырылды.
Рамил Муллин киләсе 2020 елда - ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә Сабан туйга Мөслимгә чакырды.

Бөтенроссия авыл Сабан туе билгесен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов бәйрәмнең төп оештыручысы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка кайтарды. Ул үз чиратында Рамил Муллинның кулларына бирде.

"Быел Камышлыдагы кебек Сабан туен оештыру өчен бик тырышырга туры киләчәк. Камышлылар Бөтенроссия авыл Сабан туйлары тарихында иң матур бәйрәмне үткәрде", - диде Ринат Закиров.
Рафаэль Баһаветдинов шушы ике көндә милли вакыйганы күрергә килгән Камышлы кунакларына рәхмәтен белдерде. Сабан туе мәйданында Татарстанның Кукмара районы корып куйган "Татар авылы" этнографик комплексын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Камышлыга бүләк итте. "Киләсе елларда да бездә Сабан туйлары матур итеп, гөрләп узар, безнең татар районына тагын килегез", - дип мөрәҗәгать итте Рафаэль әфәнде кунакларга.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру