Журнал «Безнең мирас»

Татарстан мөфтие Республика ифтарына ни өчен күбрәк хатын-кызлар килгәнен әйтте

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика ифтарына хатын-кызлар ни өчен күбрәк килүен аңлатты. Бу хакта ул республикакүләм ифтарда журналистлар белән очрашканда әйтте.
"Хатын-кызлар былтыр да күбрәк килгән иде. Алар безгә караганда тырышрак. Хәтта бер риваять тә бар: әбиләрнең диненә карагыз, дип әйтелгән. Әбиләр ничек гыйбадәт кыла, ничек Раббыбызга ышана, аларга игътибар итегез, диелгән. Бөтен кеше канәгать калды кебек, риза булып киттеләр дип уйлыйбыз", - диде Камил хәзрәт.
15 мең кеше бер Аллаһка гыйбадәт итеп ифтар ачтык - төрле кешеләр, Президенттан алып, гади кешеләргә кадәр бер үк ризыктан авыз ачтык. Минем өчен бу зур күрсәткеч, чөнки хәзер Интернеттан, төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннан начар хәбәрләр күбрәк яңгырый. Безгә күбрәк әйбәт хәбәрләр җитми", - ди мөфти.
Ул һава торышы әйбәт булуына сөенгәнен әйтте. "Яңгыр яуса, намазны ничек уздырырбыз икән дип бераз борчылган идек", - диде Татарстан мөфтие.
Журналистлар Россия мөфтиләр советыннан дин әһелләре ник булмавын да сорашты. "Тәлгать хәзрәт бик авырый, Болгар җыенына без аны көтәбез. Сәламәтлеге яхшырыр дип ышанабыз", - диде ул."
Мөфти 15 мең кешегә табын әзерләү җиңел эш булмавын да таныды. "Җиңел булса, без моңа алынмас та идек. Эшмәкәрләргә, стадион администрациясенә, волонтерларга рәхмәт. Күбесе районнардан килеп, бушлай эшли", диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186937/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру