Журнал «Безнең мирас»

Татарстан халыклары съездында катнашучыларга Путинның сәламләү телеграммасы укылды

Татарстан борынгы тарихын, республикада яшәүче халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кадерли һәм моның белән дан тота. Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан халыкларының III съездында катнашучыларга сәламләү телеграммасында шул хакта билгеләп үтелә. Илбашының мөрәҗәгатен Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов укыды.


“Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан делегатларны, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмә вәкилләрен җыйган форумны республика һәм тулаем Россия өчен мөһим вакыйга дип саныйм. Татарстан борынгы тарихы белән дан тота, биредә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең кадерен белә. Иң мөһиме – үзара аңлашу һәм кунакчыллык традицияләре белән данлыклы.


Дәүләт һәр халыкның үзенчәлеген, көнкүрешен саклап калу, илдә милләтара һәм диннәрара тынычлыкны, татулыкны ныгыту мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә. Шунлыктан милли телләр, мәктәпләр, мәдәни һәм белем бирү үзәкләренә ярдәм программалары, һичшиксез, алга таба да үсеш алачак. Халыкара, төбәкара проектлар гамәлгә ашырылачак...”, – дип Владимир Путин съезд делегатлары һәм кунакларына уңышлар тели.


Магомедсалам Магомедов Россия Президенты телеграммасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру