Роберт Галиев: Мәгариф министры Энгель Фәттахов студент вакытында бик көчле биюче иде

22 ноябрьдә “Иделем акчарлагы” бәйгесендә чираттагы кунак – Казан аграр университетының “Тургай” халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев килде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Роберт Галиев татар, рус әдәбиятын яратуы театрга мәхәббәт уяткандыр дип санавын әйтте. “Театр җитәкчесе булып 40 ел эшлим. Укыган вакытта театрда уйнаган хәзерге Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бик оста биюче иде. Аннары театрга прокурорлар йөрде”, — диде ул. Чыгыш ясаган хокук саклаучылар арасында хәзер зур урыннарда эшләгәннәре дә бар. Мәсәлән, быелның ноябренә кадәр Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры булып эшләгән Җәүдәт Ибраһимов. “Хәзер исә безнең театрдан тамадалар чыга башлады”, — диде Роберт Галиев.

Ул балачагында табиб булырга хыялланса да, тормышын артистлык белән бәйли. Мәктәптә сыйныф җитәкчесе “Кем нинди һөнәр иясе була?” дигән сораштыруына: “Мин артист булам!” – дип җавап биргәч, бөтен класс шаккатты, ди ул.

Роберт Галиев мәктәптә укыган чагында ук математика фәнен яратмаган. Шуңа күрә математикадан экзамен бирә алмаучыларны бик кызгануын әйтте.

“Мәктәптә математикадан кала бөтен фәннәр әйбәт иде минем. Математика интектерде мине. Укытучысы яшь иде. Укып бетереп, 20 ел узгач, төшкә керде хәтта. Шуннан 50 яшьлек юбилейны Г. Камал сәхнәсендә үткәрдем. Анда укытучыларны да чакырдым. Шул математика укытучым миңа “Публичное извинение” китерде. “Рәнҗеп калмагыз, яшь вакыт булгач, дөньяны аңламаганбыз,” – дип, гафу үтенде. Миңа математиканың үз гомеремдә кирәге булмады”, — дип сөйләде Роберт Галиев.

Ахырдан Роберт Галиев катнашучыларга авылда театр куеп йөргәннәре турында сөйләп үтте. “Өйдә бер дә утырасым килми, чөнки өйдә тик утыру – үлем белән бер ул.” Студентларга ул һәрвакыт гади булып калырга, авылдан киткәч, борын күтәреп йөрмәскә киңәш итте. “Минем принцибым – матур сәхнә, үзем ямьсез булсам да, артислары матур булсын. Авыл халкы начарны күреп туйган инде ул, шуңа күрә матуррак киемнәр кирәк”, — ди Роберт Галиев.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/23/152916/

В девяти странах напишут всемирный «Татарча диктант»

25 ноября в девяти странах и двадцати регионах России пройдет образовательная акция по проверки грамотности на татарском языке «Татарча диктант», сообщает пресс-служба Всемирного форума татарской молодежи.

Любой желающий сможет написать диктант в Казани, Москве, Санкт-Петербурге, Ижевске, Уфе, Екатеринбурге, Тюмени, Новосибирске, Саратове и других городах России, а также на Алтае и в Казахстане, Кыргызстане, Германии, Арабских Эмиратах, Америке, Украине, Чехии, Азербайджане и в США.

В Казани «Татарча диктант» пройдет на разных площадках: в резиденции креативных индустрий «Штаб» (ул.Татарстана, 20); в Институте филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого КФУ (ул. Татарстана 2, 3 этаж, актовый зал); в КГМУ, новый учебный корпус (ул. Бутлерова, 49); КНИТУ (ул. Карла Маркса, 72, Б103).

На каждой площадке образовательной акции читать текст диктанта будут заслуженные деятели искусств и культуры, писатели и ведущие. Диктант по татарскому языку будут проверять филологи, профессоры и доктора филологических наук.
tatar-inform.

Бакчачы, галим Фарсель Зыятдиновка «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медале бирелде

Бакчачы, икътисадчы, шагыйрь Фарсель Зыятдиновка «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы бирелде. Аны шагыйрьгә бүген, Язучылар союзының Тукай клубында, танылган галим һәм язучыга 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган «Безнең гомер» исемле әдәби-музыкаль кичә барышында, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Кичәдә шагыйрьнең курсташлары, якташлары, бертуганнары, хезмәттәшләре, министрлык вәкилләре катнашты.

Фарсель Зыятдинов — Татарстан халкын яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, ашарга өйрәткән кеше. Ул «Татар-информ»га да үзенең бакчачылык турындагы киңәшләрен биреп тора. Бүгенге көндә дә ул республика газета-журналлары, радио-телевидениеләр белән хезмәттәшлек итә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152728/

Резедә Сәфиуллина: “Мөселман лидеры мәктәбе”ннән соң яңа проектлар эшли башлады

Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ренат Музаферов катнашты.

“Мөселман лидеры мәктәбе”нең нәтиҗәсе, делегатларның оештыручы буларак та катнашуы турында Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси: “Безнең “Мөселман лидеры мәктәбе” катнашучылары үз проектларын уңышлы гына башкарып килә. Мәхәллә мәктәбе нәтиҗәсендә безнең социаль челтәрләрдә төркемнәр оеша. Делегатлар даими рәвештә бер-берсе белән уртаклашып, үз туган якларында эшләгән проектлары белән бүлешеп бара”. – диде ул.

“Дөресен генә әйткәндә, лидерлар мәктәбеннән соң төрле юнәлештә проектлар яшәп китте. Бу уку-укыту эшләре дә, мөселман психологлары төркеме дә барлыкка китте. Балалар, гаилә, фән өлкәсенә дә кереп китә. Безнең ресурс үзәк оештырган башка чараларда да алар катнаша. Мәктәптә катнашучыларның күбесе волонтер да була. Алар быелгы “Мөселман лидеры мәктәбе”ндә оештыручы буларак та катнаша”, — дип сөйләде Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси.

“Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьгә узачак һәм анда 60 ка якын кеше катнашачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152734/

Шиһабетдин Мәрҗани мирасын төрле телләрдә нәшер итеп таратырга кирәк — Леонид Сюкияйнен

Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын төрле телләрдә күпләп нәшер итеп таратырга кирәк. Бу хакта бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Мультимәдәни дөньяда ислам» VII халыкара форумы кысаларында Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә «Ислам дөньясында дини һәм хокукый фикер»гә багышланган «түгәрәк өстәл»дә галим Леонид Сюкияйнен әйтте.

Фикер алышуның төп юнәлеше ислам нигезләренең бүгенге көндә чагылышы, аның бүгенге тормышта куллану мөмкинлекләрен ачыклау булды.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге галиме Леонид Сюкияйнен фикеренчә, ислам кануннары бер төрле язылган, ә тормышта әлеге кануннарның кулланылышы мөмкин булмаска да мөмкин. Бу бигрәк тә мөселман булмаган илләрдә шулай.

Галим Сюкияйнен бөек реформатор, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге турында да фикерләрен белдерде.

«Шиһабетдин Мәрҗани мирасы гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән. Аның китапларын төрле телләрдә күпләп нәшер итеп таратырга кирәк, — ди. — Энциклопедик галим күрсәткән юл буенча традиция рәвешендә барырга кирәк, — дип җиткерде ул.

Философия фәннәре докторы Айдар Юзеев Шиһабетдин Мәрҗани рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерүче, татарны торгынлык йокысыннан уятучы булуын билгеләп үтте.

Ш.Мәрҗани институты фәнни хезмәткәре Динара Мәрданова Мәрҗани чыганаклары буенча фәнни хезмәт әзерли. Аның фикеренчә, әлеге хезмәтләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. «Татар-информ» хәбәрчесенә фәнни хезмәткәр 2018 елның май аенда Мәрҗани институтында бөек галим эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция узачагын әйтте.

Мәрҗани мәчетендә дискуссиядән соң форумда катнашучы делегатлар Мәрҗани йорты белән танышты.

Монда аларны Казан дәүләт консерватория студентлары милли киемнән милли көй башкарып каршы алды. Каршы алучылар арасында сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров та бар иде.

Геннадий Макаров әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани татар музыкасы өлкәсендә дә гаять зур эш башкарган. «Ул ХIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Әлеге юнәлеш бөек мәгърифәтче эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу көннәргә дә килеп җиткән. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге суфыйчылык сәнгатен өйрәнүе белән дә әһәмиятле», — дип ассызыклады фольклорчы.

2017 елның октябрь аенда Мәрҗани йорты Мөселман эшмәкәрлек аccоциясенә тапшырылган. Хәзерге вакытта монда төзекләндерү эшләре алып барыла.

“Киләсе елга Мәрҗанинең 200 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бик аз вакыт калды. Хәзерге вакытта әлеге йортта ут та, җылылык та юк. Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Мәрҗани йортын төзекләндерергә акча бүлеп бирелде», — дип белдерде Мәрҗани йортын төзекләндерү проектының кураторы Гүзәл Шакирова.

Искәртеп үтик, Мәрҗани йорты 1858 елда танылган галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан төзелгән. 1863 елда янгыннан соң архитектор П.Романов проекты буенча төзекләндерелгән. XIX гасыр уртасының торак архитектура һәйкәле булып тора.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/10/152096/

Төркиядә Әхмәт Наим Атасәвәр тәрҗемә иткән татарча Коръән тәфсире туганнарында саклана

Төркиядә татар хәзрәтенең латин графикасында язылган, моңа кадәр беркайчан да басылмаган Коръән тәфсире туганнарында саклана. Әхмәт Наим Атасәвәр — читтә яшәүче татарларның мәшһүр хәзрәте. Төркия татарларына да, Финляндиядә һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә яхшы таныш булган дин эшлеклесе.

Бүгенге көндә тугызынчы дистәсен ваклаучы полиглот милләттәшебез Анкара шәһәрендә яши. 5-6 ел элек ул төрле телләрдә, шул исәптән гарәп телендә дөнья күргән Коръән басмаларына таянып, Изге китапка татарча аңлатма ясаган. Әмма әлегә кадәр бу тәфсир беркайда да басылмаган.

Бүген техник яктан караганда, латин графикасындагы язуны кириллицага авыштыру зур проблема түгел. Шул ук вакытта, аның чит илләрдә яшәүче татарлар да аңларлык — латин графикасында язылган варианты да мөһим. Әлеге кулъязма китап булып басылган очракта, чит илләрдә яшәүче татарларга туган телне сакларга булышырга мөмкин.

Төркиянең Күтаһья шәһәре татарлары белән очрашуда әлеге хезмәтнең компьютерда җыелган вариантын Әхмәт Наим Атасәвәрнең бертуганының улы Габдулла Атасәвәр таныштырды. Ул абыйсының Финляндиядә эшләве хакында сөйләде. Шулай ук аның әтисе — Мәхмәт Сәетнең дин өчен тырышкан бер татар булуы хакында искә төшерде.

«Күтаһья төбәгендәге татар авылы — Әфәнде Күперенең ислам белән яшәве өчен зур тырышлык куйган кеше булган бабай. Бөтен авыл кешеләренә Коръән өйрәткән. Аның бер улы — Әхмәт Наим Атасәвәр 1958-1982 елларда Финляндия татарларына хәзрәт булды. Бик гыйлемле кеше, ләкин хәзер инде картлык үзенекен итә… Заманында татарлар өчен, дин өчен зур тырышлык куйды. Коръәнгә татарча тәрҗемә дә ясады. Әмма әле ул басылмады. Без аны татарлар бергә җыелганда укыйбыз», — диде Габдулла Атасәвәр.

Тәфсирнең ахырында исә автор Әхмәт Наим Атасәвәр үзе һәм бу хезмәтен язу тарихы белән таныштыра. Әлеге язудан ук аның ни кадәр гыйлемле бер татар кешесе булуы ачык күренә. Менә нәрсәләр яза ул (авторның стиле сакланды): «Әзрәк тәрҗемәи хәлемдән аңлатаем. 1900 елларында Татарстаннан килгән бер гаиләнең углымын. Күтаһья-Гадиздә 1929 елында туганмын. Авыл мәктәбендә укыганнан соң 1944 елда Коньяга барып анда гарәпчә укыдым. Аннары Измир-Кәстанәпазарында дәвам иттем. Өч ел анда укыдым. Аннары Мысырга китеп, боларда дини лицейны бетереп, Илаһият факультетына язылдым. Ләкин кайбер сәбәпләрдән анда укый алмадым. Аннары Дөртуол-Әрзиндә яшәүче татар галиме, мәдрәсәне тәмам иткән вә 20 ел Мәдинәдә шәкерт укыткан Мансур әфәнде Боһарида укыдым вә аңардан иҗазәт алдым. Аннары Диәнәт эшләрендә имтихан биреп мөфти булдым. Өч ел Диәнәттә хезмәт иткәннән соң 1960 елда Финләндиягә Ислам җәмәгатендә имам булып эшләр өчен барып, анда Хельcинки университетында фәлсәфә вә тарих факультетын тәмам иттем. Хельcинкида имамлыкта 30 ел хезмәт иттем.

Татарча тәрҗемәне язганда, иптәшем профессор Али Өзәкнең кул астында бер хәят тарафыннан язылган вә Диянәт эшләре тарфыннан бастырылган аңлатмалы тәрҗемәдән файдаландым. Диянәт эшләре риясәте тарафыннан иш бу язганым аңлатмалы тәрҗемәнең кирилл хәрефләренә күчерелеп, Татарстанга җибәрелүе турысындагы хезмәтләре өчен Диәнәт эшләре башканлыгына тирән рәхмәтемне вә хөрмәтләремне белдерәмен. Шулай ук Илаһият факультетыннан доктор Ибраһим бәйгә Диянәт эшләренә арадашчылыгы өчен тирән рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук кызым Нәсрин Юксәлгә айларча үз эшләрен калдырып безгә һәр көн килеп, бөтен Коръәнне компьютерда язуы вә кызым Рәйхан Атасәвәргә седиләрне яздырганы өчен зур рәхмәтләремне белдерәмен. Аеруча Аллаһ Тәгалә бетмәс-төкәнмәс хәзинәләреннән әҗерләр бирсен. Амин. 22.05.2012. Әхмәт Наим Атасәвәр».

Әхмәт Наим Атасәвәр туганнары сүзләренчә, заманында әлеге тәрҗемәне Татарстанга җибәрергә омтылыш булган. Латин графикасы белән язылган хезмәт кайчан да булса Татарстандагы татар дин белгечләре тарафыннан үз бәясен алыр, нәшер ителер дигән өмет бар.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151187/

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу көне белән котлыйм!

Татарстан Югары Советы республикабызның яңа Конституциясен кабул итүгә егерме дүрт ел булды. Әлеге документ үз эченә заманча юридик казанышларны туплап, Татарстан җәмгыятендә барган мөһим үзгәрешләрне чагылдырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: республика Конституциясенең әһәмиятле нигезләмәләре чирек гасыр дәвамында үзгәрешсез кала. Конституцион стройның тотрыклылыгы – дәүләт төзелеше өчен зур казаныш.

Республикабызның Төп Законы нигезендә федераль үзәк белән булган мөнәсәбәтләрнең конституцион-килешү принцибы ныгытылды. Без Татарстанның федераль системадагы югары статусын дәүләтчелекнең тарихи традицияләренен тану, күпмилләтле илебезне ныгытуга мөһим өлеш кертүебезнең нәтиҗәсе буларак бәялибез.
Конституция Татарстанның сәяси системасының хокукый нигезләрен булдырды. Җәмгыять һәм шәхес иреге, хакимият бүленеше принцибы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тигезлеге иҗтимагый һәм икътисади үсеш өчен уңай шартлар тудыра.

Республикабыз илебез төбәкләре арасында югары урын алып тора. Бу уңышлар аеруча инновацияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә, яшәү өчен уңай шартлар тудыруда, Татарстандагы барлык башлангычларда халыкның актив катнашуында күренә. Әлбәттә, Республикабызның югары урын алып торуында Россия Президенты Владимир Путинның да ярдәме зур.

Югары социаль стандартлар мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт өлкәсендәге уңышлар белән ныгытыла. Без тормышыбызны Татарстан халыкларының мәдәни мирасы турында кайгыртудан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Рухи үсеш динара һәм милләтара дуслыкны ныгытуның ышанычлы нигезе булып тора. Татарстан Конституциясе иҗтимагый берләшмәләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен тиешле шартлар булдырды. Бүген республикада биш меңнән артык коммерцияле булмаган оешма һәм меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар җәмгыятьтә барган процессларны төрле яктан күрсәтәләр.

Кадерле дуслар!
Үсешебездә без зур уңышларга ирештек. Без яшәгән җәмгыять югары тормыш стандартларын һәм перспективалы социаль-икътисадый үзгәрешләрне тәэмин итә. Болар барысы да киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.

Сезгә тынычлык, иминлек, бәхет һәм Татарстаныбызның киләчәге хакына хезмәт итүегездә зур уңышлар телим», — диелә котлауда.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/06/151732/

Татар теленә каршы булганнарның нәфрәтенә шаккатасың — Камил хәзрәт Сәмигуллин

«Бәлки без толерантлык терминына алданганбыздыр. Чөнки толерантлык ул түземлелек дигәнне аңлата. Хәзер татар теленә каршы чыгучылар бар һәм кайчагында аларның нәфрәтенә шаккатасың. Кеше чыннан да түзеп яшәгән икән. Бәлки безгә бер-беребезне ярата башларга вакыттыр»,- диде «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «7 дней» тапшыруында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тапшыру аша ул республикада татар телен укыту өлкәсендә килеп чыккан бәхәскә мөнәсәбәтен белдерде.

«Дин ягыннан караганда, «Аллах мин сезне кабиләләр, халыклар булып яраттым. Сез эреп югалсын өчен түгел, ә бер берегезне өйрәнсен, үз милләтегезне, үзенчәлегегезне, телегезне, мәдәниятегезне сакласын өчен. Шул рәвешле бер-берегезне өйрәнү кызыграк була», дигән. Ходай безне төрле итеп яраткан икән, без мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне сакларга тиештер», — дигән фикердә мөфти.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151464/

Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белү кирәк — Рафаил Хәкимов

«Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны мин кисәтеп әйтер идем», — дип белдерде тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Мәсәлән, мин 17 ел киңәшче булып эшләдем, кимендә 50 процент татарча сөйләшә идек. Татарчасыз берничек тә эшли алмас идем, бу мөмкин түгел, күз алдына китерә дә алмыйм мин аны. Әлбәттә, документларны күбрәк русча яздык, чөнки татарча терминология йомшаграк. Алай дисәң, терминология инглизчә русчага караганда да яхшырак ул. Без документларны русча язсак та, татарча сөйләштек, татарча сөйләшеп, русча яза идек. Кемдер дәүләт эшенә бара икән, мин әйтер идем, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны кисәтеп әйтер идем. Икътисадта зур бизнесмен булырга теләсә дә, татар телен белергә тиешсең. Инглиз теле кирәк, анысы аңлашыла, әмма татар теле дә кирәк. Татар телен белсә, бөтен төрки телләрне аңлар», — дип киңәш бирде Рафаил Хәкимов дәүләт хезмәткәре булырга теләүчеләргә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/31/151425/

Мәрҗани мәчетендә татар мәдәнияте һәм Ислам дине музее ачылачак

Казанның Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә кагылышлы музей эшли башлаячак. Бу яңалыкны “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов әйтте.

“Без җомга вәгазьләрендә халыктан музей экспонаты булырдай иске, үзләренә кирәкмәгән әсбаплар сорый башладык. Беренче экспонатларны китерүчеләр дә табылды. Кеше нигездә комганнар, дини китаплар китерә”, — дип сөйләде Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!”, дигән әйтем бар. Татар чиккән сөлгеләр, өстәл япмаларын еш кулланган. Шәлләрне дә инде авыл җирлегендә генә кулланалар. Без татар халкының һәм динебезнең башлангыч чорын чагылдырган музей ачарга телибез”.

Татар халкының мәдәниятен, динен чагылдырудан тыш музей ачуның тагын бер отышлы ягы – туристларны җәлеп итү.

“Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, — диде хәзрәт.

Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренчә, музейның ачылыш тантанасы әлегә билгеле түгел: “Музейга экспонатлар җыя башладык, әмма аның әле ачылу көне билгеле түгел. Музей турында әле күбесе белеп бетерми, шуңа әйберләр аз килә. Безнең кече музей бар, әмма яңасын мәчет янындагы башка бер бинада ачарга теләгән идек. Башка бинада булгач, әйберләр күбрәк кирәк, шуңа без ачылыш тантанасын бераз кичектереп торырга уйладык”, — диде ул.
 http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/30/151352/