Журнал «Безнең мирас»

Татарстан фольклор музыкасы ансамбле чит илләрдән кайткан арада мәктәпләрдә чыгыш ясый

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең республика мәктәпләрендә чыгышлар ясау традициясе 2017 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте. “Яңа елдан бу концерт-лекцияләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ансамбльнең уртак проекты булып барачак. Әлегә проект кысаларында ун районга чыгу планлаштырылган, алга таба бөтен районнарны колачларбыз”, диде ул.



Ансамбль үз алдына балаларны татар халкының мирасы белән таныштыру, аның киемнәрен, уен коралларын, сәнгатен күрсәтү максатын куя. “Без үз чыгышларыбыз белән балаларда үз халкы белән горурлык хисләре тәрбиялибез, - ди Айдар Фәйзрахманов. – Горурланырлыгыбыз бар. Чөнки татар кешесенә кайда да мөнәсәбәт бик яхшы. Мин моны татар фольклор музыкасын илләрдән илләргә йөрткән кеше буларак әйтәм. Без чыгыш ясаган җирләрдә татар халкы турында безнең ансамблебезгә карап та фикер йөртәләр. Безнең ансамбль бик тәртипле, без татар халкының нинди матур халык булуын күрсәтәбез. Шуңа да безнең өчен мәктәпләрдәге чыгышлар бик әһәмиятле”.


«Татар-информ»

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру