Журнал «Безнең мирас»

Татарстан белән горурланам

"Татарстан белән горурланам - сайлауларга барам". 13 сентябрьдә Татарстан халкы республиканың киләчәген сайлый. Казанның Бауман урамында “Татарстан белән горурланам – сайлауларга барам” марафоны узды.


Бауманда шәһәрлеләр ике мәйданчык эшчәнлегендә катнаша алды. Беренчесендә казанлыларга сайлаулар символы төшерелгән кәгазь тапшырылды. Кешеләр кәгазьләрне Татарстан картасына – үзләре туып-үскән яки туганнары яшәгән авыл-районга беркетте.


- Әлеге мәгълүмати акцияне яшьләрнең электораль активлыгын күтәрү максатыннан уздырабыз, – дип сөйләде “Иҗади яшьләр академиясе” оешмасы җитәкчесе Валентин Шихобалов. – Моннан тыш, халыкның гражданлык активлыгын арттыру өчен шартлар булдыру бурычын да куябыз. Татарстан республикасы Президенты, җирле советлар депутатлары сайлауларында күбрәк кеше катнашуын телибез. Без шәһәрлеләр белән кызыклы формада әңгәмә корып, аларга шушы вакыйганың мөһимлеге турында сөйлибез.


“Президент белән бергә” хәрәкәте тарафыннан уздырылган чарада аның активистлары – “Кадрлар резервы” республика проекты, “Иҗади яшьләр академиясе” оешмасы вәкилләре катнашты. Марафонны үткәрүдә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе дә зур тырышлык куйган.


Икенче мәйданчыкта исә һәркем кызыклы сүзләр язылган табличка белән фотога төшә алды. “Сайлаулардан соң спортзалга барам”, “Тавышларны көзен саныйлар”, “Әле миңа сайларга иртәрәк” кебекләре бар иде анда. Моннан тыш, “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары кешеләргә сайлауларның кайчан булачагы, кайларда тавыш бирергә мөмкинлеге турында мәгълүматны да җиткерде.


1 яшьлек бала әнисе Полина Вавилова, мәсәлән, 13 сентябрьдә узачак сайлауларга барырга карар кылган инде. “Бу — безнең киләчәгебез, ул яшь буын өчен дә аеруча мөһим”, – дип саный ул.
КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында белем алучы Фәрит Садриев әйтүенчә, республиканың Президенты – Татарстанның киләчәге. Шул сәбәпле, республика халкы үзенең лаеклы киләчәк өчен тавыш бирергә тиеш. “Безнең төбәгебез гел үсеш кичерсен иде”, — дигән теләктә ул.


Өлкән буын вәкилләре дә сайлауларда битараф калырга җыенмый. Теләче районында гомер итүче Миңнехаҗи Шакиров бу юлы да үз гражданлык позициясен белдерергә тели. “Республикабыз бай булсын, алга таба атласын дигән теләк-максатыбыз бар. Ничек инде сайлаулардан читләшергә мөмкин?! Кайсы кандидатны сайлыйсын инде уйлап куйдык”, – дип сөйләде ул.


Татарстанлылар 13 сентябрь көнен алдан ук планлаштырып куйсыннар иде, дип белдерде бертавыштан акцияне оештыручылар. Яшьләр үзләренең эшчәнлеген социаль челтәрләрдә #яидунавыборы хэштеге ярдәмендә яктыртып бара. “Татарстан белән горурланам – сайлауларга барам” акциясе КФУ, КДЭУ, КИИТУ-КАИ, КИИТУ (КХТИ), КДАТУ кебек вузларны, Чаллы, Алабуга, Иннополис шәһәрләрен дә колачлаячак, дип хәбәр итә Intertat.ru

Теги: интертат Яңалыклар рәсми хәбәрләр

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру