Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә бәйрәм итәргә уйлыйлар


Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов әлеге датаны атады.

«Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим», — диде ул.

Бәйрәмнең төгәл датасын муниципаль берәмлек башлыклары кабул итәчәк.

 

Чыганак: Татар-информ

 

 

Комментарий язарга