Журнал «Безнең мирас»

"Татарстан-24" телеканалы район телекомпанияләре өчен бөтен бәладән дәва – Андрей Кузьмин

“Татарстан-24” телеканалы “челтәр” тарихын башлап җибәрә: беренче булып “ТВ Центр”дан “Татарстан-24”кә Яшел Үзәндәге “Зеленый Дол” телеканалы күчкән. Бүген “Татмедиа”да узган матбугат конференциясендә тәүлек буе эшләүче мәгълүмати телеканалның эш тәртибе тәкъдим ителде.


“Без моңа күптән әзерләндек, бер елдан артык элек республика җитәкчелеге тарафыннан гомумреспублика челтәр каналын булдыру турында карар кабул ителде. Аның асылы – сәгать саен яңалыклар чыгару, шушы конкурентлы өстенлеге белән ул перспективалы төстә эшләп килә”, – дип белдерде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.



“Татарстан-24”нең массакүләм мәгълүмат чарасы буларак 2016 елның 30 мартында теркәлгәнен искәртик. Кабель челтәрендә ул 2016 елның июненнән эшли башлаган. Эфир тапшырулар хокукы бирелү турында Роскомнадзор лицензиясе 2016 елның августында алынган. “ЭФИР-24” һәм "KZN" телеканаллары берләштерелеп, сентябрь-октябрь айларында яңалыклар белән баетылып, хәзер "Татарстан-24"тә яңалыклар һәр сәгать саен чыга.


“Хәзерге вакытта Роскомнадзорның федераль конкурс комиссиясе барлык эфир каналларын үзгәртеп коруга рөхсәт бирде. Әйтелгәнчә, бүген Яшел Үзән телекомпаниясе тапшырулары “ТВ Центр”дан "Татарстан-24"кә күчерелә. Аннан соң март-апрельдә, чираттагы лицензияләр алынгач, “ТВЦ”дан Яр Чаллы, Түбән Кама, СТСтан Зәй, апрель-майда Әлмәт, Лениногорск “Пятница” телеканалыннан, Нурлат, Баулы һәм Буа ТНТ телеканалыннан күчәчәк. Шул рәвешле, бер ел эчендә диярлек, Татарстан-24 бренды астында республиканың 10 эфир телеканалы эшләячәк”, – дип хәбәр итте Андрей Кузьмин.


Республика телеканаллары өчен бу үзенә күрә бер дәва


“Татмедиа” башлыгы телеканал алдында куелган төп бурычларның берсе региональ телеканалларны саклап калу һәм үстерү булуын билгеләп узды. “Республика телеканаллары өчен бу үзенә күрә бөтен бәладән бер дәва кебек. Яңалыклар чыгарылышында 80 проценттан артыгы – районнардан килгән яңалыклар. Безнең максат Казанны гына күрсәтү түгел. Берничә рәсми хәбәрдән тыш, калган яңалыклар районнардан булачак. Канал челтәрлегә әверелүе коткару чарасына тиң. Март-апрель аеннан барлык төбәк каналлары кабельнең 50-60 нчы төймәләренә күчеп, кешеләр үзләре гадәтләнгән 10-11 нче төймәләрдә карый алмас иде бит. Яшел Үзәндә кешеләр үз яңалыкларын инде берничә көн яңа каналда карый. Көн дәвамында республика каналында беркайчан андый яңалыклар палитрасы булганы юк иде. Район башлыклары сюжетларны бөтен республика тамашачысына әзерләүдә үзе үк кызыксыну күрсәтә. Беркайчан региональ каналларның бөтен республика территориясендә шулай тулы масштабта тәкъдим ителгәне юк иде”, – дип проектның әһәмиятен ассызыклады Андрей Кузьмин.


Ул, шулай ук, челтәр партнеры белән берлектә, каналның иҗади концепциясе дә алмашыначагын әйтте. “Тапшырулар күләме үзгәрәчәк. Иң мөһиме – без ике теллелек принцибын саклап калабыз. Яңалыкларда рус һәм татар яңалыклары шул ук күләмдә, шул ук вакыт кысаларында калачак. Шулай ук реклама өчен тәрәзәләр бирәбез. Болар барысы да челтәр килешүләре нигезендә. Телеканаллар үз программаларын да җитештерә, акча да эшли алачак”, – ди Андрей Кузьмин.


Телеканалның концепциясендә тапшырулар рус телендә дип билгеләнгән


“Татмедиа” ширкәте җитәкчесе лицензия буенча концепциядә тапшырулар рус телендә дип билгеләнгәнен әйтте. Ул моны лицензияләү буенча федераль комиссия шулай хәл итүе белән аңлата. “Бәлки, кайбер тапшырулар тәрҗемә ителер, хәзер моның өчен махсус җайланма сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Әмма районнарда яңалыклар татар телендә булачак. Моннан тыш, тапшырулар бары тик татарча гына булган районнар бар, алар шулай ук безнең партнерлар булачак. Татар телендә чыгарылыш күпме булган, минутына кадәр шулай сакланачак”, – дип Андрей Кузьмин начар якка берни үзгәрмәгәненә, киресенчә, сыйфат яхшыруына ышандырды. “Без хәзер квалификация күтәрү өстендә эшлибез. Репортажлар тирәнрәк, эчтәлеклерәк булсын өчен тырышабыз”, – диде ул.


Сайтта “Эфир 24” язуы вакытлыча


“Татарстан-24” телеканалы генераль директоры Сергей Лобов бүген телеканалның үз веб-сайты булуын билгеләп узды – www.tatarstan24.tv Әмма техник сәбәпләр аркасында, аннан соң лицензияне яңадан рәсмиләштерү мәшәкатьләре аркасында, әлегә аны ачуга исеме “Эфир 24” булып чыга. “Бу вакыт мәсьәләсе генә”, – ди ул. Сергей Лобов сайтта онлайн эфир, барлык алып баручыларны, тапшырулар язмаларын күреп булачагын әйтте. “Кыскасы, телеканал җитештергән барлык әйбер сайтта урын алачак”, – ди ул.


Сергей Лобов сәгать саен яңа актуаль яңалыклар чыгарылышының барлык яңалыкларны күзәтеп барырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. “Иртән районда берәр вакыйга булса, без турыдан -туры тоташтырулар мөмкинлеге белән вакыйгалар артыннан күзәтүне дәвам иттерәбез”, – ди ул. Сергей Лобов телеканалның эфир тапшырулары Казан тирәли 70 чакрым зонаны колачлавын, барлык районнарда кабель ярдәмендә күрсәтелүен әйтте. “Кабель операторларының 80 процентында без 22нче төймәдә. Кайбер техник детальләр генә калып килә, якын арада бөтен Татарстан буенча 22нче төймәдә булырбыз дип уйлыйм”, – ди ул.


Телеканалның потенциаль аудиториясе – 3 800 000 тамашачы. Максатчан аудиториясе: югары һәм тәмамланмаган югары белемле, яше 25-30дан арткан кешеләр.


Тапшыруларның 8 проценты читтән сатып алыначак


Сергей Лобов әйтүенчә, һәр сәгать башында яңалыклар чыгарылышыннан соң, мәгълүмати, аналитик, фәнни-популяр, белем бирү тапшырулары эфирга чыгачак. “Бүген 90 проценттан артыгы үзебезнең тапшырулар. 8 процент тирәсе тапшыруларны читтән сатып алу ниятләнә, чөнки бу икътисади яктан отышлырак. Әйтик, сәяхәт программалары һәрвакыт зур ихтыяҗга ия, үз иҗади төркемеңә йөкләгәнче, югары сыйфатта аны сатып алу кулайрак. Юкса, бу кесәгә нык сугачак”, – дип ул экономияләү күздә тотылганын әйтте.


Телеканалның алып баручысы Ирина Лебедева телеканалда тормышның барлык өлкәләрен колачлаган 42 программа булуын билгеләп үтте. “Диалогка корылган тапшырулар тамашачыларда күбрәк ышаныч уята. Тагын бер өстенлекле ягы бар: "Татарстан-24" телеканалы, тамашачыларның социаль челтәрләр белән кызыксынуын истә тотып, сайт белән тыгыз эшли. Шул рәвешле, тамашачы салмак кына интернет кулланучыга күчә”, – ди ул.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру