Журнал «Безнең мирас»

Татарлар өчен Яңа ел бәйрәмме ул?

Күп гасырлык тарих, мәдәният, шулай ук татарларның үзенчәлекле традицияләре һәм гореф-гадәтләре сәяхәтчеләрне һәм этнографларны һәрвакыт җәлеп иткән һәм әле дә үзенә тарта. Сабантуй бәйрәме күпләргә таныш булса, татар халкының калган бәйрәмнәре, аларны үткәрү гадәтләре билгесез булып кала.  Яңа ел бәйрәме дә шундыйлардан. Ул аеруча зур кызыксыну уята.


Татарның Яңа ел бәйрәме дип Нәүрүзне атарга кирәк. Аның тамырлары мәҗүсилек чорына барып тоташа. Ул, гадәттә, язгы тигезләнеш чорында бәйрәм ителә торган булган. Шуңа бәйле татарларда игенчелек календаре барлыкка килә. Бәйрәм алдыннан халык өйләрен тәртипкә китерә, узган елда  җыелган бурычларын түли, киемнәрне, бигрәк тә бала-чага киемнәрен юарга ашыга. Бу, беренче чиратта, балалар күзсенмәсен өчен башкарылган. Нәүрүз бәйрәмендә кошларны ашату да хупланган – кошлар формасындагы төрле сыйлар пешереп, аны ваклап ашатканнар.


Бәйрәм көнендә яңа, чиста кием кию бәйрәм хисен тагы да арттыра дип саналган. Яңа, саклап торган киемнәрен киеп, барлык гаилә әгъзалары зур табын артына җыелган. Өстәлгә алар көзге һәм шәмнәр куйганнар. Аларны сүндерү тыелган, шәмнәр ахырына кадәр янып бетәргә тиеш булган. Табынга ясмык, арпа, бодай, борчактан ясалган икмәк куелган. Яңа елга ике атна кала халык кырга ясмык һәм бодай чәчкән. Алар исә соңыннан яңа ел, яңа тормыш символлаштырган үсентеләр биргән.


Керәшен, мишәр, нагайбәк татарларында Яңа ел Нардуган дип аталган. Ул татар теленнән «нар» – ут, «дуган» – туган дип тәрҗемә ителә һәм кышкы яллар вакытында, ягъни 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр иске стильдә бәйрәм ителә. Бу вакытта көннәр озыная һәм явыз көчләр көчәя дип саналган. Бәйрәм тамырлары белән мәҗүсиләр чорына тоташа.


Нократ татарларының (алар Удмуртия, Киров өлкәсендә һәм Татарстанның кайбер районнарында яши) яңа ел башлануга бәйле кызык бер йолалары бар. Алар яңа елда беренче итеп өйгә теләсә кемне түгел, ә «аягы җиңел», ягъни уңыш китерүче, горурланырлык кешене кертергә тырышкан. Яңа елда коймак, белен пешергәннәр, төрле сыйлар белән табынны баетканнар.


Яңа ел төнендә күрәзәчелек белән шөгыльләнгәннәр. Урамнарда киенеп-ясанып йөргәннәр, җырлар җырлаганнар, халык биюләрен башкарганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Әлбәттә, туганнарына, дусларына, якыннарына матур теләкләр җиткергәннәр, бәхет-шатлык теләгәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Йорт хуҗалары исә кунакларны җылы каршы алган, мул итеп сыйлаган, чөнки Яңа ел кичендә кунак килү яхшы билге итеп кабул ителгән.


Табын мулрак булган саен, синең тормышың да бу елда мул, бәхетле булачак дигән ышануга татарлар да битараф булмаган. Өстәлгә гөбәдия, чәк-чәк, бәлеш, урама, төрле татлы сыйлар куелган. Ләкин кайсы гына татар йортына кермә – табында алкоголь эчемлекләргә урын булмаган. Бу бигрәк тә ислам дине белән бәйле.


Совет заманыннан алып татарлар бөтен Россия төбәкләре кебек Яңа елны 1 гыйнвар көнне бәйрәм итә башлаган. Балаларны хәзер Яңа ел белән Кыш Бабай һәм Кар кызы котлый, бүләкләр өләшә, бәйрәм хисе алып килә. Татарлар әле дә әлеге бәйрәмне гаилә белән берлектә билгеләп үтә һәм сәгать чыңыннан соң туганнарын, дусларын, күршеләрен котлый. Кайберәүләр исә бәйрәм кичендә якыннарын чәк-чәк белән сыйлап калырга ашыга.


Еллар уза, гасырлар үтә, буыннар үзгәрә. Ләкин Яңа ел бәйрәме әле дә яңа ышанычлар багларга, хыялланырга һәм яхшыга өметләнергә этәрә. Без дә, борынгы бабаларыбызга карап, бу бәйрәмне матур һәм җылы атмосферада үткәрик. Бәйрәмне генә түгел, тулаем бер елны!


Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру