Журнал «Безнең мирас»

Татарча талак: «Минем белән мунча кергәне юк»

Диния нәзарәтенә рапорт


Әлеге «Эш» Чистай өязе ахуны, казый һәм Чәчәк авыруына каршы кө рәш комитеты әгъзасы Габдешәкүр Габдерәхимовның Диния нәзарәтенә җибәргән рапорты белән башланып китә. Анда: «Чистай өязенең Чулпан авылыннан Хәбибҗамал Зәйнетдинова 1835 елның 22 мартында миңа мөрәҗәгать итеп, ире Габденнасыйр Габдү шевнең аны кыйнавы, аңа талак әйтүе һәм башка кыланышлары сәбәпле тикшерү үткәрүне сорап, үтенеч хатын юллаган. Аның үтенече буенча тикшерү материалларын сезнең карамакка җи бәрәм. №20, 18 февраль, 1836 ел», – дип язылган.


Әйтергә кирәк, Кама аръягында Габдешәкүр ахун бик мәртәбәле шәхес булган, аның турында күп кенә риваятьләр таралган. ХIХ гасырдагы татарлар аны изге кеше – әүлия итеп санаганнар, ахунга халык ташкын булып агылган. Хәзрәтнең 1829-­1846 нчы елларда Биккол авылында имамлык итүе мәгълүм. Вафатыннан соң да, шифа алу максатында, халык аның каберен зиярәт кылуны дәвам иткән.


Хәбибҗамал: «Миңа каты холкын күрсәтә!»


Хәбибҗамал үзенең үтенеч хатында болай яза: «Хөрмәтлеләрдән хөрмәтле ахун, казый һәм Оспа комитеты әгъзасы Габдешәкүр Габдерәхимовка! Былтыр, ягъни 1834 елның гыйнвар аенда мине, тол хатынны, Чистай өязендәге Иске Җирекле волостена караган Савин Чулпаны авылыннан йомышлы татар Габденнасыйр Габдүшевкә кияүгә бирделәр. Никах мәһәре шартлыча 100 сум булып, алардан 40 сумы акчалата, калганнары 30 сумлык соры сыер, 30 сумлык туры йонлы (гнедая) ат иде. Аларны мин, иремнең йортына күчеп килгәч, тулысы белән алдым. Тора башлагач, Габденнасыйр миңа каты холкын күрсәтә – еш кына кыйный, әшәке сүзләр әйтә, кит, сиңа миннән талак, дип, өйдән куа башлады. Башта түздем. Сентябрьдән бирле алты ай буена минем белән мунча кергәне, минем белән бер түшәктә ятканы юк. Мине хатын дип тә белми. Аның бу кыланышларын мәхәллә мулласы Мәһди Мәкъсүтовка да хәбәр иткән идем. Моның турында Габделвәли Сәфәров, Мөхәммәт исемле кешеләргә дә мәгълүм. Быелгысы елның 12 мартында, кызым Гайния Мохтарова һәм башка туганнарым белән күрешү өчен, иремнән мине Биккол авылына җибәрүен сорадым. Ул, ризалыгын бирсә дә, ат бирмәде, беренче хатыны Бәдигөлҗамал һәм кызы Фазия Габденнасыйрова каршында: «Җәяү бар, синең белән ир һәм хатын кебек яшисем килми», – дип әйтте. Мин җәяү китәргә мәҗбүр булдым. Йорттан чыккач та, Мөхәммәткә кереп, иремнең ризалыгы буенча, Биккол авылына җәяүләп, әйберләрсез китүем, иремнең ат бирмәве турында сөйләп бирдем. Биккол авылына баргач та, җәмгыять җитәкчесе Ногман Вәлишевкә барып, абыем Бикбай Биккининда кунуымны хәбәр иттем. Икенче көнне ирем, минем арттан Биккол авылына килеп, Рафик Моратов йортына чакыртып, анда мине әрли, кыйный, әшәке сүзләр әйтә: «Минем ризалыгымнан башка мыштым гына китеп баргансың», – дип, миннән мәһәр (калым) акчаларын таләп итә башлады, миңа гаеп тагарга тырышты. Бу дөрес түгел. Аның сүгенүенә, кыйнавына җәмгыять җитәкчесе Ногман Вәлишев, Ибәтулла Ишмөхәммәтов, Биктимер Ишбулатов, Әюп Әхмәров, Низаметдин Абдулмәнов шаһитлар. Алар ишетепкүргәннәрен, әйберсез килүемне раслый алалар. Югарыда тасвирлаган хатымны кабул итеп, ислам дине кагыйдәләре буенча безнең арадагы эшне тикшерүегезне үтенеп калам. Карар чыкканчы, ирем янына яшәргә кайтмаячагымны, Сезнең миһербанлы карар чыгаруыгызны көтеп калам». Хат ахырында: «22 март, 1835 ел. Үтенеч хаты Чистай мещаны Павел Сурков тарафыннан язылды, Хәбибҗамал Зәйнетдинова үзенең «Х» рәвешендәге тамгасын куйды», – диелә.


Ахун Г.Габдерәхимовның Диния нәзарәтенә биргән рапорты. 1937 ел

Габденнасыйр: «Хатыннар арасында тигезлекне сакладым»


«Эш»тән күренгәнчә, ахун хәзрәтләренең тикшерү, сорау алу, документ язу тәртипләре шул чордагы дәүләт органнары, полиция чиновниклары – приставларныкыннан бер дә аерылмый. Ул 1835 елның 15 июлендә Хәбибҗамалның ире Габдүшевтән сорау ала: «Мине Габденнасыйр Габдүш улы дип атыйлар. Миңа 40 яшь, штрафка һәм хөкемгә тартылганым булмады. Чыннан да, 1834 елда Хәбибҗамалга өйләндем, мәһәр – 110 сум, шулардан 50 сумы акчалата, 60 сумлык җирән бия һәм бер чуар сыердан иде. Миңа күченеп килгәч тә, аны «сөйрәлчек», «күркә» дип атамадым, кыйнамадым, бервакытта да аңа талак әйтмәдем, хатыннар арасында тигезлекне сакладым. Ни сәбәптәндер, мин өйдә булмаган чакта Хәбибҗамал Биккол авылына качып киткән иде. Икенче көнне мин аны Рафик Моратов йортында эзләп табып, өйгә кайтырга чакырдым, тик ул катгый рәвештә кайтмас булды. Мин ул чагында аңа бернинди зыян салмадым, сүкмәдем, кыйнамадым, «сөйрәлчек», «күркә», «кәфер» дип, талак та әйтмәдем. Ул шулай Биккол авылында калып, шунда яши. Милеккә килгәндә, мендәрләр белән ястыктан (16 сум 60 тиен), ике сыер (60 сум), тайлар белән бия (30 сум), ике сарык (10 сум), йозагын ватып сандыктан алынган өч күлмәк, камзолдан тыш башка әйбер юк. Хәбибҗамал үзе белән бер алтын полуимпериал, ике бер сумлык металл акча алып киткән. Тик моны раслый алмыйм», – дип җавап тоткан һәм беркетмәгә «Х» рәвешендәге тамгасын куйган. Сорау Габдүшев ягыннан, аның туганнан туган энесе Бөркәй Монасыйпов, Хәбибҗамал ягыннан – Биккол авылыннан Сәйфелмөлек Рафиков катнашында ахун Габдерәхимов тарафыннан алынган.


Чулпан авылы мулласы Мәһди Мәкъсүтов ахун Габдерәхимовка язган аңлатмасында: «Бу авылның йомышлы татары Габденнасыйр Габдүшевнең хатыны Хәбибҗамал Зәйнетдинова иренең кыйнавы, сүгенгәне турында 1834 һәм 1835 нче елларда миңа хәбәр иткәләгән иде. Тик алар арасындагы ызгышның ни сәбәптән булуы миңа билгесез», – дип язган, күрсәтмәләрен имзалаган.


Шуннан соң, ни сәбәптәндер, тикшерү эшләре янә ярты елдан соң гына дәвам ителгән. Биккол җәмгыяте җитәкчесе Ногман Вәлишев: «Миңа 30 яшь, штрафка һәм хөкемгә тартылганым булмады. Чыннан да, 1835 елның март аенда мин җәмгыять җитәкчесе идем, Чулпан авылыннан килеп, Хәбибҗамал миңа Бикбай исемле абыйларында төн кунганын әйтте. Икенче көнне аның ире Габденнасыйр Габдүшев, имеш, хатынын эзләп килгән. Аны тапканнан соң, ул кешеләр алдында аны мыштым гына качып киткәне өчен әрләде, мәһәр акчаларын кире кайтаруны таләп итте. Соңыннан: «Кит минем яннан, сиңа миннән талак», – дип әйтте, аны кыйнады, төрле әшәке сүзләр кычкырды, мин Хәбибҗамалны анардан авылдашларым ярдәмендә генә аерып алдым, шуннан соң да Габдүшев аны куркытырга, кисәтергә омтылды», – дип җавап тотып, үзенең тамгасын куйган.


Соңыннан 62 яшьлек Әюп Әхмәров тә, 22 яшьлек Низаметдин Абделмәнов та, 35 яшьлек Биктимер Ишбулатов та, 98 яшьлек Ибәтулла Ишмөхәммәтов та ахунга: «Без анда булдык, Ногман Вәлишев сөйләгәннәр барысы да дөрес, без Габдүшевнең кыланмышларын күреп, ишетеп тордык, башка нәрсә өсти алмыйбыз», – дип җавап биргәннәр.


Шул ук шаһитлар өч көн алдан, ягъни 15 февральдә: «Биккол авылына хатыны Хәбибҗамалны эзләп килгәч тә, Габденнасыйр Габдүшев хатынының бер алтын полуимпериал һәм ике бер сумлык акча алып китүе турында хәбәр итмәде, ә безнең алда хатыныннан акча таләп итә башлады, урлау-югалту булмады. Зәйнетдинованың милке югалмаган, нәрсәгә соң аны эзләргә, дип әйтүен без ишеттек», – дип җавап бирәләр һәм үзләренең тамгаларын куялар.


Диния нәзарәте: «Йәмәни мугалләзи» антын бирдертергә!


Диния нәзарәтендә «Эш» 29 июньдә тыңлана. Анда: «Шаһитлар Габденнасыйр Габдүшевнең сүгенүләрен һәм хатынын кыйнавын раслап торалар», – диелә. Хәбибҗамалның рөхсәт алдым дип баруын, ә иренең рөхсәт бирмәдем диюен, аларның бер-берсенә сылтавын һәм икесенең дә моны раслаучы җитди дәлил китерә алмауларын исәпкә алып, Диния нәзарәте: «Шәригать кануннарына таянып, дөреслекне ачыклау максатында, ягъни аның хатынына рөхсәт бирүбирмәве турында хатыны Хәбибҗамал каршында Габденнасыйр Габдүшевтән «Йәмәни мугалләзи» антын бирдертергә, бу эшне Диния нәзарәте ышанычлысы – ахун һәм казый Габдешәкүр Габдерәхимовка тапшырырга», – дигән карар кабул иткән. Карар ахунга 24 августта җибәрелгән.


Ахун Габдерәхимовның 1837 елның 1 ноябрендәге рапортында: «Диния нәзарәтенең указын үтәмәк өчен Чулпан авылыннан Габденнасыйр Габдүшевкә берничә тапкыр күрсәтмә җибәрсәм дә, ул «Йәмәни мугалләзи» антыннан баш тартты, янәсе, Зәйнетдинова аңа хатын түгел, янәсе, аның башка хатыны бар. Шул сәбәпле указны үти алмыйм», – диелә.


1838 елның 17 мартында Диния нәзарәте утырышында ахунның әлеге рапортын карап чыкканнан соң: «Хәбибҗамалның иренә карата дәгъвасы булмавын, иренең башка хатын белән яшәвен, икесенең дә аерылышуга риза булуларын исәпкә алып, Хәбибҗамал һәм Габденнасыйрның никахын юкка чыгарырга, моны метрика кенәгәсенә теркәп куярга», – дигән карар кабул ителгән.


***


Архив документыннан күренгәнчә, татар җәмгыятендә аерылышу процессы, күпләр уйлаганча, өч мәртәбә талак әйтү белән генә чикләнмәгән, ә шактый катлаулы күренеш булган. Аеруча мал-мөлкәт бүлү белән бәйле «Эш»ләр озак вакытка сузылган. Мәсәлән, 1835 елның 22 мартында башланган әлеге аерылышу процессына 1838 елның июлендә генә нокта куела, ягъни Хәбибҗамал белән Габденнасыйрга гаилә хәле акты хәбәр ителеп, метрикага теркәлеп, бу хакта Диния нәзарәтенә рапорт бирелә. Шулай итеп, бер ел дәвам иткән никахны (1834-1835) таркату өчен өч ел вакыт (1835-1838) үтеп китә!


Мондый эшләр шактый катлаулы булганлыктан, әби-бабаларыбыз аерылышып мәшәкатьләнмәгән, түзгән, сабыр иткән. Хатын бик зирәк яки хәйләкәр булган очракта гына явыз иреннән котыла алган. Килешәсездер, төбәкнең иң дәрәҗәле кешесе янына – ахунга килеп: «Минем белән мунча кергәне, йоклаганы юк», – дип дәгъва белдерү (ә бәлки, ялганлау), шаһитларны үз ягыңа күндерү өчен шактый тәвәккәллек һәм җитезлек кирәк! Ә менә тикшерү һәм аеру (талак) процессында дин әһелләренә, аеруча казыйларга полиция функциясен дә башкарырга, аерылышачак парларның интим тормышына кадәр үтеп керергә туры килгән. Бу эштә алар аеруча зур җаваплылык тоеп хезмәт иткән, чөнки Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән, әмма Ул иң яратмаган гамәлләрнең берсе – талак.


Галим Хисамиев


Безнең мирас. - 2020. - №12. - 4-8 б.

Теги: Галим Хисамиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру