Журнал «Безнең мирас»

Татарча “Фиксиләр” мультсериалында “дәү әти” булып Хәлим Җәләлов сөйләшә

Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы популяр мультсериалларның берсен - “Фиксики”ны татарчага тәрҗемә иттергән. Мультфильмнарны татар теленә тәрҗемә итү эшен башкарган “Аксу” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сериал геройлары булып кемнәр сөйләшүен сөйләде.


Рөстәм Сәрвәров әйтүенчә, бу эш 2016 елда башланган һәм узган Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 60 серия тәрҗемә ителеп, Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгына тапшырылган.

“Рольләрне татарча яздырыр өчен мәртәбәле артистлар сайлап алынды. Ноликны Казан мәктәпләренең берсендә, 7 сыйныфта укучы бик талантлы кыз Энҗе Әхмәтҗанова татарчалаштырса, аның дәү әтисе Пусны (“Фиксики”да – “Дедус” - ТИ) Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, әнисен шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисткасы Гүзәл Минакова яңгыратты. Мультсериал татар телендә чынлап та бик кызык килеп чыкты, аны башта үзебезнең балалар, оныклар карады. Алар бик ошатты. Хәзерге вакытта калган 60 серия өстендә эшлибез”, - диде ул.


Әлеге мультфильмның 60 сериясен ведомство сайтыннан карарга була. Ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, мультфильмны тәрҗемә итү “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасына нигезләнеп тормышка ашырылган.


Белешмә: “Фиксики” мультфильмы Эдуард Успенскийның “Гарантийные человечки” повесте нигезендә төшерелгән. Аның беренче серияләре 2010 елның 13 декабрендә “Россия-1” каналында чыга торган "Тыныч йокы, нәниләр!" тапшыруында күрсәтелә башлый. Мультфильмда Фиксиләр гаиләсе тасвирлана. Элеге кечкенә кешеләр, техника эчендә яшиләр hәм аны төзәтү белән мәш киләләр.

“Татар-информ”

Теги: Раушания Зарипова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру