Журнал «Безнең мирас»

Һади Атласи: "Инструктор татарча белсен иде"

Күптән түгел Самара өлкәсеннән тарихчы, төбәкче Шамил Галимов миңа Губерна Земство управасы фондыннан алынган һәм якташыбыз, мәгърифәтче, тарихчы Һади Атласи имзасы куелган документ җибәргән иде. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1917 ел февраль һәм Октябрь инкыйлаблары чорында, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши. Анда нинди генә хакимият урнашмасын, ул бер юнәлештә – уку-укыту эшләрен, халык мәгарифен юлга салу, тормышны үзгәртү, яхшырту өстендә эшли.



Февраль инкыйлабыннан соң ул Бөгелмә өязе земство идарәсендә халык мәгарифе бүлеген җитәкли. Октябрь инкыйлабыннан соң Бөгелмә өяз Советы составына – аның башкарма комитетына керә, мәктәпләр өчен татар укытучылары хәзерләү белән шөгыльләнә, яңа оештырылган дүртьеллык укытучылар семинариясендә укыта. Ак чехлар шәһәрне алгач та земство идарәсендә мәгариф эшен алып бара. Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, тагын мәктәпләр-оештыру хезмәтендә була. Колчак гаскәре килгәч тә земство идарәсендә мәгариф эшен дәвам итә. Совет чорында – 1920 елдан 1929 елга кадәр – Һади Атласи Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли.
Яңа табылган документ 1918 елның 7 августына карый. Бу вакытта акчехлар бунтыннан соң 1918 елның 8 июнендә Самара алар кулына күчә һәм 1918 елның 6 гыйнварында советлар тарафыннан таратылган Бөтенрәсәй учредитель җыелышы (“Комуч”) яңадан эшли башлый. Яңадан губерна, өяз, волость земстволары, шәһәр думасы торгызыла башлый. Рәсәй Демократик Федератив Республикасы (РДФР) төзелә.
Документтан күренгәнчә, волость земствосының идарә рәисе Һади Атласи губерна управасыннан төбеннән җимерелгән земство хуҗалыгын торгызу, дөрес эшчәнлекне алып бару өчен аңлы көчләр кирәк булуын, урыннарда белемле, тәҗрибәле җитәкчеләр җитмәвен искәртә һәм Бөгелмәгә дүрт инструктор җибәрүләрен сорый: “Бер инструктор татарча белсен иде”, – ди. 450 мең кеше яшәгән караңгы, белемсез Бөгелмә өязенә (47 волость кергән) командировать ителгән инструкторның хәлне үзгәртә алмавы да ассызыклана...
.

Теги: Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру