Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр.

 

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның балачак, яшьлек, шәхес булып формалашу чорлары истәлекләрен тыңлау – детектив роман уку белән бер. Озак еллар белгән, 8 ел бергә эшләгән җырчының кайбер тарихларын әле яңа гына ишетеп, тел шартлатып тыңладым. Мәскәүгә метро төзелешенә киткән әти-әнисе кире авылларына кайтып урнашкач та, ул Мәскәүдә, әтисенең сеңлесендә калган, аны 7 яшендә генә авылларына кайтучы бер хатынга ияртеп кайтарып җибәргәннәр икән. Кайтканда бер авыз сүз татарча белмәгән, шуңа мәктәпкә дә кермәгән. 1 сыйныфка 9 яшендә – татарча өйрәнгәч кенә кергән ул. Кайчандыр тире эшкәртү белән шөгыльләнгән, шунлыктан, хәллеләр рәтен дә булган бабаларының бөлү тарихын, әтисенең сәвитләргә каршы булуы сәбәпле, атна саен районга чакыртылып торуын һәм шул чорда күрше авылдагы җитәкче дустын сәбәпсез юк иткәч, алар золымыннан киткәнче, дип, үзенә кул салганлыгын тыңласаң, чәчләр үрә торырлык.

 

Армия сафларына Казаннан, Медицина институтында укыган чагында алына ул. Дөресрәге, военкоматка барып, үзе: «Мине армиягә алыгыз», – дип сорый. Нәтиҗәдә, СССР эчке гаскәрләренең «Чиләбе-­70» полигонына эләгә. Аны штабка билгелиләр. «Чибәркүл янында хезмәт иттем. Янына барырга рөхсәт ителсә дә, коенырга ярамый иде. И йөзә тегендә тәкә башы кадәр балыклар, тирәсендә алма зурлыгы җир җиләкләре. Ашарга ярамый. Бары да радиация белән «өлгергәннәр». 1975 ел, июль.

 

 

 

 

 

Фердинанд Сәлаховның «Язгы гөлләр сезгә» дип аталган беренче мөстәкыйль концерты 1986 елның 8 мартында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында аншлаг белән уза. «Ул концерт өчен мин заманына күрә коточкыч зур акча – 250 сум алдым», – ди Фердинанд.

 

 

 

 

«Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне Ульяновск өлкәсендә узган Татарстан мәдәнияте көннәреннән соң бирделәр. Республикабызның сәнгать осталары катнашында узган концертта мин «Эскадрон» дигән башкорт халык җырын башкардым. Фотода – Минтимер Шәрипович Шәймиев кулыннан мактаулы исемнең документларын алган мизгел». 1993 ел.

 

 

 

 

«Гаиләм – хатыным Раилә, улларым Марат, Руслан һәм мин». 1995 ел.

 

 

 

 

 

 

P.S. Җырчы күңеле – авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен, сынауларын моңга әверелдереп, кешеләр күңеленә дәва итеп таратучы кыл ул.

 

Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №1. — 110-111 б. 

Комментарий язарга