Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр

Классик җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов – зыялылык, затлылык, югары профессиональ вокал эталоны. Аның репертуары кебек зур репертуар белән кайсы гына җырчы мактана алыр икән. 26 (!) тематик программа ясаган артист ул. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка бик күп әдипләргә багышланган, Татарстан турындагы программалар да бар... Тукай шигырьләрен тулаем – барысын да яттан белә. Концерт залларында, төрле мәдәни «учак»ларда, китапханәләрдә бихисап чыгышлары әле дә дәвам итә. Ул аларга сәхнәгә яңа гына аяк баскан чагындагыча җентекләп әзерләнә, дулкынлана.


«Концерт алдыннан костюмын кигәннән соң, Эмиль абый беркайчан да утырмый, гел басып тора», – ди Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. «Чыгышына кадәр бер сәгать булса дамы?» – дип сорыйм. «Ун сәгать булса да – утырмый. Сәхнәгә ул беркайчан да, хәтта аз гына бөгәрләнгән кием белән дә чыкмый. Ул аның тәрбиясе!» – ди Фердинанд.


Урта Азиядә тәрбияләнгән милләттәшләребездә үзгә бер ягымлылык, киң күңеллелек, кешеләргә карата йомшак мөгамәлә бар. Эмиль ага җәйнең иң җимешле ае – июль башында матур табигатьле Сәмәркандта туган һәм шунда үскән. Казанда пылауны аның кебек тәмле пешерүче татарлар, булса да, бармак белән генә санарлыктыр.


Эмиль ага Җәләлетдиновның архивында Рөстәм Яхин белән бергә төшкән фотолар бихисап. Композитор романсларын еш кына иң беренче Эмиль агага күрсәтә торган булган. Р.Яхинның репертуарында хисләр патшалык иткән әсәрләр күп булуы табигый.


Соклангыч вокал осталыгы, тавышы белән могҗизаи аһәңнәр тудыру сәләте, ниндидер үзгә, башка беркемдә дә очрамаган мөлаемлек – болар барысы да Эмиль аганың сыйфатлары. Сәхнәдәшләре аны уникаль – халык җырларын да, классик әсәрләрне, шәһәр романсларын да бердәй камил башкара алучы оста итеп тасвирлыйлар. Ә үзе сайлаганы – классик юнәлеш.


Алдагы елларда «Безнең мирас» журналы өчен язган Эмиль ага хакындагы бер мәкаләмдә аның чордаш иҗатчылары телевидение тапшыруларын яздырыр өчен костюмнарны махсус тектерүләре турында мәгълүмат биргән идем инде. Ул чор фотоларын җентекләп караганда, киемнәрдә бер генә хилафлык та табармын димә. Телевидение тапшыруына төшәргә генә түгел, хәтта озын гастроль юлына да энәдән-җептән киенеп чыккан алар. Ат җигеп йөргән, авылдан-авылга мең бәла белән күченгән чакта да эталон икәнлекләрен онытмаганнар.


Эмиль аганың хатын-кызларга мөнәсәбәте гаҗәеп: ул аларны алиһә итеп күтәрә, алиһә итеп хөрмәтли. Аның белән чыгыш ясаган җырчы, музыкант, җырчыдан интервью алган журналист кызлар һәм ханымнар моны үзләрендә тойганнар инде. Бевакыт Филармониядә Эмиль агадан интервью алган журналист ханым: «Көне буе кәефем юк иде, бөтенләй икенче төрле кешегә әверелдерде мине бу сөйләшү», – диде.


Эмиль ага кебек затлы кешеләр белән күбрәк аралашып яшик! Ялгышмабыз!


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №5. — 108-109 б. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру