Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр


 Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова нәкъ Казан артында – Биектау районының Өнсә авылында дөньяга килгән. Җәйнең уртасында – шаулап аткан чәчәкләргә, «мине өз» дип мөлдерәп торган җиләкләргә мул вакытта тугангадыр – аннан һәрчак зиннәтле купшылык бөркелеп тора. Атлаганда да үз дәрәҗәсен белеп атлаган, әйтер сүзен сайлаганда да аны адресатына һичшиксез барып җитәрлеген тапкан ханым ул. Клара ханым белән аралашкан берничә дистә елда мин аның киң күңеллелегенә, юкка-барга вакланмаучан холкына, ханбикәләргә хас көязлегенә сокланам.



Сабакташларның Тукай әдәби музеенда очрашуы. 2019 ел

Мәскәүдә Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә укып кайткан яшьләр, Камал театрына Щепкин училищесын тәмамлап кайткан артистлар кебек үк, шаулы, данлы буын. Барысы да гомерләрен эстрада сәнгатенә багышлады. 2019 елда Тукай әдәби музеенда әлеге төркемнең Мәскәүдә укый башлавына 50 ел тулуны бәйрәм иттек. Ул истәлекле очрашуда яшьләрне 1969 елда укырга туплап җибәргән легендар шәхес Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов та бар иде.


СССР Үзәк мәдәният хезмәткәрләре йорты. Сулдан уңга: Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтҗанов, Виктор Шәрәфетдинов, Нәзифә Кәримова, Татьяна Романова, Клара Хәйретдинова.
Мәскәү, 1970 ел


Клара Әкърам кызы Хәйретдинова 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясенең җыр кафедрасында вокал буенча педагог, доцент. Шулай ук Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә дә укыта. Мөгаллимнәр һәм талантлы шәкертләр, гомумән, тәҗрибәсе булган күп җырчылар бу хакта хыялланадыр. Клара ханымның горурланырлык шәкертләре аз түгел. Мәсәлән, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Роман Байлов, Айгөл Гардисламова, Эльвира Авзалова, Алсинә Җәгъфәрова, Диләрә Палатова, Аршак Алтунян, Энҗе Шәймурзина, Диләрә Төхвәтуллина. Татар сәхнәсенә чын осталарны чын осталар гына үстерә ала!


1994 елда Клара Хәйретдинова Венециянең атаклы «Ля Фениче» театрында җырлый. Әлеге данлыклы залда чыгыш ясаган беренче Татарстан җырчысы ул. Клара ханым талантлы, тырыш, үзе кебек үк затлы кыз үстерде. Кызы Самира Латыйп Казан дәүләт консерваториясенең хор-дирижерлык факультетын тәмамлаган. Хәзер Мәскәүдә «Орфей» классик музыка радиосында музыкаль тапшырулар, Мәскәү консерваториясенең Зур залында, Мәскәүнең халыкара Музыка йортында һәм башка күп кенә дәрәҗәле залларда концертлар алып бара, эстрада җырчысы буларак танылган.


Оныгы Сабина музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлаган. Хәзер Мәскәүдә Россиянең иң алдынгы университетларының берсе – Югары экономика мәктәбендә анимация режиссеры белгечлеге буенча белем ала.


Мәскәүдә укып кайтканнан соң, Клара Хәйретдинова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәбимузыкаль лекторий бүлеге солист-вокалисты булып эшли башлый. Соңрак Казан консерваториясенә В.А.Лазько классына укырга керә һәм аны 1979 елда тәмамлый. Филармониядә Клара Хәйретдинова 1980 елга кадәр эшли. 1980-2006 нчы елларда – ул инде М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №6. — 106-107 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру