Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр

Исән чагында ук легенда дип атадылар Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны. Ягъни язмышы каһарманлыкка тиң вакыйгалар белән ныгытылып, шулар аша онытылмас, үрнәк шәхескә әверелгән кеше!


Нинди соң алар тыныч заманның каһарманнары? Шәп җырчылар, музыкантлар, артистлар, әдипләр күп, халык яратып кушкан ул исемгә исә сирәкләр генә лаек була.


Минем Хәмдүнә апа белән күп тапкырлар сөйләшеп утырганым, аның хакында мәкаләләр язганым булды. Кыю иде ул, кискен сүзгә дә шактый һәвәс иде. Әлеге әңгәмәләр вакытында нинди генә җүнсез чиновникларны кәнәфиләре-ниләре белән бергә «себереп түкмәдек» без. Ләкин мәкалә чыкканчы ул шактый кешеләргә, ихлас күңеле белән: «Журналистка интервью бирдем, фәлән дидем, төгән дидем», – дип сөйләп куя, акыллылары аңа система һәм аңа каршы сөйләгән кешеләр үтә торган авырлыклар турында кисәтеп, мәкаләләрне чыгармаска киңәш бирәләр иде. Дөресрәге, аның кискен сүзләрен үзем дә язмый идем. Нигә ул, аннан ни үзгәрә? Журналист «вәт артистны шәп ачкан» дигән мактау ала, респондент алга таба кимсетелүгә юлыга. Бары шул!


Хәмдүнә апа беренче тапкыр телевизордан күренгәндә мин үсмер генә идем әле. Җәй иде, мин авылда каникулда, аклы-каралы телевизор эшләп тора. Шул ике каналлы телевизорда нечкә буйлы җырчы кыз сиптерә генә бер тиз көйне. Ул чакта телевизорда җитез, такмакка охшаш җырлар бик яңгырамый да иде әле. Мин, никтер, туктый алмый көлә башладым. Мин сүзләрен дә ишетеп өлгерә алмаган ул җырны кемдер җырлап та өлгерүен күр әле! Соңыннан берничә әңгәмәсендә Хәмдүнә апаның: «Мине такмакчы дип шактый мыскыл иттеләр инде», – дигәне булды. Әйткәннәрдер. Озын, моңлы көйләр белән аның тиз җырлары арасында шактый җете аерма бар иде.



Илһам абый Шакировның Хәмдүнә апаны җырчы буларак ничек югары бәяләве хакында билгеле. Илһам абыйга барлык җырчыларның, әлбәттә, Хәмдүнә апаның да, җыр атасы итеп караулары да мәгълүм. Бу фотоларга күз саласың да, күңелгә ниндидер тынычлык, татар җырының саклаучы, яклаучылары бар, ул югары кимәлдә дигән ышаныч иңә. Гәрчә икесе дә бакыйлыкта булсалар да. Җырлары мәңгелек шул.


Татар дәүләт филармониясендә эшләү чорында бүген сәхнәдә булган һәм инде ветеран җырчылар белән күпме кызыклы проектлар ясадым. Шуларның берсе «Минем Филармониям» иде. Язмышларына әверелгән Филармония турында күпме матур сүзләр сөйләделәр ул чакта артистлар. Бу фото шул проектны язу вакытында төшереп алынган. Хәмдүнә апа ул көнне алкасын тагарга онытып килгән иде. Бик борчылды. Шуннан соң Филармония музееның мөдире Алсу аңа үз алкасын салып бирде...


Карап торышка өен туктаусыз җыеп, юып торучыга охшамаган иде Хәмдүнә апа. Бер тапкыр өенә әңгәмә корырга баргач, андагы операция ясый торган бүлмәдәгедәй чисталыкны күреп шаккаттым. Купшылык, артык байлык, алтын йөгертелгән кашыклар юк. Ләкин бары да ялт иткән, тузанның бөртеген дә күрмәссең. Бакчасын да шулай караган ул. Агачтан өзелеп төшкән көзге яфракларга кадәр җыеп торган. Шул бакчасында бакыйлыкка да күчте. Капыл, көтелмәгәндә... Дөрес, бер генә үлем дә көтелгән түгел. Бер генә югалту да ярасыз булмый.


Тормыш бара, кемдер килә, кемдер китә. Килгәннәр яңа язмыш яза, киткәннәрдән исә зур мәгънә кала...

Зимфира Гыйльметдинова 


Безнең мирас. - 2021. - №9. - 108-109 б.

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру