Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр

Татарстанның халык артисты Миңгол абый Галиев белән якыннан танышлыгым 1988 елда башланды. Нәкъ шул елны мин, институт тәмамлап, Мамадышка эшкә кайттым һәм баштанаяк мәдәнияткә кереп чумдым.


Миңгол абый – Мамадыш төбәгенең горурлыгы. Районда нинди генә зур бәйрәм булмасын – шундук кайтып җитә, җырлый, якташларын куандыра, без хезмәт иткән мәдәниятне башка дәрәҗәгә күтәрә иде.


Ул әле танылган җырчы булып киткәнче, Казандагы мәдәният үзәкләренең берсендә эшләп йөргән чорында, тулай торакларның «Кызыл почмак»ларына килеп куйган концертларын тыңлаганнар аны Моңгол дип йөрткәннәр. Студент чагымда заводта эшләүче ике авыл кызының бәхәсләшкәнен тыңлап торганым булды. Берсе: «Миңгол ул!» – ди, икенчесе: «Юк, Моңгол! Моң сүзеннән ясалган исем. Тавышы моңлы булганга шундый исем куйганнар», – дип, аңа каршы төшә. Тавышы моңлы инде Миңгол абыйның, үзе дә тулы бер моңнан гына тора кебек ул.



Җәмәгате Фәния апа белән бер мәктәптә укыган алар. Менә ничек була бит ул «гомер буе бергә» дигәннәре! Икесе ике өлкәдә хезмәт итсәләр дә,
Фәния апаның да «сәхнә биографиясе» юк түгел. Үзешчән театрда герой белән героиняларны уйнаган Миңгол белән Фәния алар. Ун еллар элек алар кызлары Розаны югалттылар. Гаҗәеп тыйнак, кыяфәтеннән сабырлык сирпелеп торган, озын буйлы, зифа кыз иде ул. Таш калада андый нечкә күңелле, миһербанлы баланы ничек тәрбияләп булгандыр – иренең әтисе авырып кулга калгач, Казан үзәгендәге фатирларын сатып, ике балалары белән Аксубайның кечкенә авылына кайтып яши башлады алар. Каенатасын карап озаткач, үзенә
афәт килде... Миңгол абый кызын, туган авылы Иске Комазанга алып кайтып, әнисе кабере янына җирләде. Уллары Марат, Миңгол абый кебек үк, табигать баласы. Аның холкында да таш каланың әсәре дә юк. Бүген ул да гаиләсе белән Иске Комазанда яши. Миңгол абый белән Фәния апа дүрт оныкка әби белән бабай хәзер.



Миңгол абыйның Айдар Галимовны иң беренче күргән көне егетнең армиядән кайткан көне булган. Башкортстанның Миякә районына кунакка килгән күренекле шәхесләрне каршылаганда үзе язган җырны җырлаган ул. Тавышының гаҗәеп тембрына, йомшак аһәңенә сокланып, Миңгол абый аңа җырчылыкка укырга тәкъдим иткән. «Мин юристлыкны сайладым шул инде», – дигән Айдар... Һәм, еллар узгач, Миңгол абыйның шәкертенә һәм күренекле җырчыга да әйләнгән. Ул әле хәзер дә, никадәр генә үрләр яуламасын, Миңгол абыйның шәкерте. Айдар Галимовның Казан концертлары узган көннәрдә Миңгол абыйны әлеге концерт залларыннан табып була. Фанат! Киңәшен бирә, рухи көч өсти. Башка шәкертләре дә нәкъ шулай кадерле аңа. Ул да шәкертләре өчен бик кадерле!


Миңгол абыйның Илһам ага турындагы хатирәләреннән: «Илһам абый, консерваториядә укытса, гениаль педагог булыр иде. Ул концертлар вакытында биргән киңәшләр һәрчак төгәл һәм гаҗәеп урынлы булды. Аның авазын, ул җырлаган җырларның аһәңен тулаем саклыйсы иде. Күңелемдә бер истәлек саклана. Авылдан белемсез килеш әзерлек курсына укырга килгәч, консерваториянең бер классында утыра идем. Класска бер егет керде дә мине җырлатып карады. Җырладым. «Син дә моңлы икәнсең», – диде дә чыгып китте. Ул егет консерваториянең өлкән курс студенты Илһам Шакиров булып чыкты».


Артистларның архивларында сакланучы мондый фотоларны бик яратам мин. Илһам тулы, нур балкып торган йөзләр, зәвыклы караш, энәдән-җептән уйланган килеш-килбәт. Бер генә очрак-лы мимика, килешсез мизансцена юк ул фотосурәтләрдә. Бу фотода да күпме таныш, кадерле кешеләр...


Миңгол абый Галиев белән сөйләшүдә, узган көннәр истәлекләренә караганда, аның киләчәккә планнары күбрәк яңгырады. «80 яшегез тулуга җиңне тагын да ныграк сызганырга уйлыйсыз, ахры, Миңгол абый», – дим мин. «Башкача булмый. Мин бит җыр аркасында гына яшим. Хәрәкәт, омтылыш булмаса, кеше яши алмый, сеңлем», – ди Миңгол абый. Инкяр итә торган сүз түгел...


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №8. 108-109 б. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру