Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр


Күренекле җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов. Киң диапазонлы тенор тавыш иясе. Джакомо Пуччининың «Богема»сында – Рудольф, Сергей Рахманиновның «Алеко»сында – чегән егете, Александр Бородинның «Князь Игорь»ендә – Владимир Игоревич, Александр Даргомыжскийның «Русалка»сында – Дон Карлос, Джакомо Пуччининың «Турандот»ында – принц Калаф – музыка белән бәйле шәхесләр әлеге җитди партияләрне башкару өчен нинди диапазон кирәклеген яхшы беләләр. Һәм... һәр татар белгән бихисап популяр җырлар авторы да ул... Татар иленнән меңләгән чакрым ераклыкта туып-үскән, армия хезмәтенә алынгач кына җырлый башлаган (анда да татарча түгел) Гали Ильясовның татар күңеленә сары май булырлык көйләр язуы беренче карашка сәер дә тоела. Нури Арсланов сүзләренә язылган, «яратса, яр итә белгән, вәгъдә бирсә, көтә белгән» кызлар турындагы «Татар кызы», Җәвад Тәрҗеманов сүзләренә язылган, сөйгән ярларга иң купшы багышлау булырлык «Синең өчен», бүген дә Казаныбызның гимны итеп башкарырлык, Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән «Идел вальсы», Әнгам Атнабаев шигыренә язылган легендар «Әнкәй, синең куллар»... – татар халкының «җыр генофонды» түгелмени болар?!.


Галинең (сулдан беренче) сабый чагы

Гали абый Ильясов белән әниемнең әнисе Корбанбикә әбием – икебуын туганнар. Әбиемнең әнисе Маһиҗамал – Ильяс бабайның яшь хатыныннан туган кызы, Гали абыйның (чын исеме – Әхмәтгали) атасы Миңлегани – олы хатыныннан туган улы.


Бу туганлыгыбыз турында мин студент чагымда гына белдем. Югыйсә Саба төбәгендәге Ильяс бабам нәселе яшәгән Юлбатка балачакта әбиемә ияреп ел саен бара идем. Андагы туганнар бер җәй дә калмый елкы чалалар һәм зур мәҗлес ясыйлар иде. Ничектер, сөйләшенмәгән дә, Гали абый белән очрашылмаган да, күрәсең. Хәер, Гали абыйның әтисе Гани ага Юлбаттан 14 яшендә читкә чыгып киткән, балалары да Ерак Көнчыгышта туганнар. Гали абый Казанга 60 нчы еллар уртасында гына кайткан бит. 1959 елда – Хабаровскида музыка училищесын, соңрак Мәскәү консерваториясендә Б.Беркович классын тәмамлап, 1965 елда Татар дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшли башлаган.


Гали Ильясов хатыны Сания белән

Гали абыйның «музасы» – Сания апа. Гаилә көнкүрешен ул алып барганлыгы көн кебек ачык. Гомере буе ресторанда эшләгән чибәр бу ханым Гали абыйны тормыш мәшәкатьләреннән тулаем азат иткән. Аның белән бераз аралашып калдым. Олыгайгач та прическасыз, макияжсыз килеш кеше алдына чыкмады Сания апа. Янып торган матур күлмәкләр кияр, йөзеннән елмаю китмәс иде. 2016 елның ноябрендә җырчының Болак буендагы озак еллар яшәгән йорты диварында истәлек тактасы ачканнан соң (Гали абый 2000 елда вафат булды, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде), Сания апа безне өенә мәҗлескә чакырды. Алтын йөгертелгән кашыклар белән әллә нинди затлы ризыклар ашадык. Хәзер ризык белән кеше шаккаттырып булмый да... ләкин табынны күз камашырлык затлы итеп ул чакта аягына катлаулы операция ясатып, ике култык таягында йөргән 80 яшен тутырган ханым корган иде. Гали абыйны, аның коллегаларын, дусларын да шулай каршылап яшәгән бит инде ул. Бу ике «кояшлы» бер-берсенә тиң булганнар.


Гали Ильясов күренекле дәүләт эшлеклеләре Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Әсгать Сәфәров белән

Гали абыйның дәүләт эшлеклеләре белән дә, коллегалары белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булган. «Йомышы төшеп обкомга барса, аны кабул итми калмыйлар иде», – диде бер чордашы. Юлында очраган һәркем белән уртак тел табуы балаларча самимилегеннән, үзенә генә хас сөйкемлелегеннән булгандыр. Минем 80 нче еллар азагында-90 нчы еллар башында аның белән аралашканым булды. Йөзе җитди булганда да, күз читеннән бер «хыянәтче» елмаю күренеп тора иде аның. Мактаулы исемнәре дә вакытында бирелеп, шәһәр үзәгендәге фатиры да вакытында алынган, Казан артистлары арасында ул чорда еллар буе чиратта торып кына алып булган автомобиль дә иң беренче анда булмадымы икән әле, чөнки Гали абыйның ул автомобиле белән бәйле мәзәкләре дә миллион. Юл кагыйдәләрен бозгалагандыр инде, ләкин ул хакта кисәтүчеләргә: «Мастер ничек йөрисен үзе белә!» – дип кенә җибәрә торган булган ул.


***


Үзләре турындагы мәзәкләргә сәламәт карашлы, юмор хисе булганнар шәп тә кешеләр соң! Татар дәүләт филармониясендә иң күп мәзәкләр Гали абый турында булмадымы икән әле... Минем хәтергә сеңеп калган берсе бар. Бервакыт Гали абый аягын сындырган һәм аңа Казанның травмотология хастаханәсендә катлаулы операция ясаганнар. Хастаханәдә чакта, таеп китеп, шул ук аягын тагын бер җирдән сындырган. Бу хакта белеп алган коллегалары Филармониядә, «аһ-ваһ» килеп, шул турыда озак сөйләшкәннәр. Татарстанның халык артисты, виолончелист Лариса Маслова бертуктаусыз: «Мин аңламыйм, ничек ике җирдән сындырырга була?» – дип кабатлый икән. Ничек булганын кабат-кабат аңлатканнар аңа. «Мин ничек сынганын аңлыйм, ләкин шундый кыска аякны ничек ике җирдән сындырып булганын аңламыйм!» – дигән Лариса ханым.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №7. — 108-109 б. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру