Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов – якташым. Туган авылларыбыз арасы, күп булса, 10 чакрымдыр. 90 нчы еллар башында бер концерт төркемендә дә бергә эшләдек – Рәсим анда җырчы да, гармунчы да иде. Бик күп юллар йөрдек ул чакта. Милләттәшләребезне сөендерәбез, дип, Төньяк боз океаны янындагы калага җитәргә дә бераз гына калган иде. Юлны беләсез, кешене иң шәп сыный торган җир – шул. Ул чакта әле студент булган Рәсимне дә сынадык: тәрбияле, олылардан узып сүз сөйләми – башта тыңлап тора, йөгең авыр булса, күтәрешә, табынга утыргач та, ризыкка олылардан узып үрелми.

Аны кеше буларак ачкан бер вакыйга турында да сөйлим әле. Бервакыт, Себердә гастроль тәмамланып, төркем җитәкчесе эшләгән өчен акчаларны бүлеп өләшкәч, Рәсим аны, сөйләшәсе иде, дип, читкәрәк чакырды. Акчаны азсынган дип уйладык. Алай булып чыкмады. «Минем монда акча килешенгәннән күбрәк. Ялгыш санадыгызмы, белеп санадыгызмы?» – ди икән Рәсим. «Син җырладың да, баянда да уйнадың, шуңа күбрәк түләдем», – дигән төркем башлыгы. «Юк, без бит алай сөйләшмәдек», – дип, артык дип санаган акчаны кире кайтарган егетебез.

 

«Гармунга тартылу, бәлки, әни ягыннан килгәндер, ул якта гармунчылар бар. Миңа 4 яшьләр тирәсе иде бугай, чормада яткан иске гармунны алып төштем дә, көй чыгарам дип, шуны шыңгырдата башладым. Ул шыңгырдаулар бераз көйгә охшый башлагач, гел яңа гармун сорадым инде. Алып кайттылар. Мәктәпкә кергәч тә, бәйрәмнәр булганда, шул хромканы күтәреп бара, концертларда уйный идем. Тәнәфес вакытларында күмәкләп бию оештырган чаклар да була иде. Әле дә исән әле ул гармун, уйный».

 

 

 

 

 

«Казан педагогика институтына укырга җырчы булам дип түгел, укытучы булам дип килдем. Ләкин өлкәннәрнең гел әйтә торган «артист булыр инде бу» дигән сүзләре бар иде, шул фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килде. Җырчы буларак, шагыйрьләр белән еш очрашам. Бу фотода мин шагыйрь Ләбиб Лерон белән».

 

 

 

 

«Татар җыр сәхнәсендә җырчылар күп. Бөекләр бар, бик популяр, танылган җырчылар бар, уртакуллар, сәхнәгә вакытлыча килгәннәр дә аз түгел. Татар җырчыларына барлык күзәнәкләргә үтеп җырларга, сәхнәдә үзеңне дөрес итеп тотарга өйрәнер өчен эталон – халкыбызның бөек җырчысы Илһам ага Шакиров ул. Җырчылар өчен өлге булган өлкән коллегаларыма мин бик рәхмәтле. Алардан мин күп нәрсәгә өйрәнә алдым, әле һаман да өйрәнәм».

 

 

 

«Фәнис абый Яруллин сүзләренә җырларым бар минем, аның иҗат, юбилей кичәләрендә дә катнашканым булды. Ә бу фото шагыйрьнең вафатына кадәр ярты еллап вакыт калгач, аның өендә төшерелгән. Бик хөрмәт иткән шәхесем иде. Аның белән аралашып, бергә иҗат итеп калуым белән горурланам».

 

 

 

 

Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №3. — 110-111 б. 

 

 

Комментарий язарга