Журнал «Безнең мирас»

Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова укытучылар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе, яше җиткән абый-апалары ул чакта җырлый, бии, нинди дә булса уен коралында уйный торган булган. Авыл бәйрәмнәрендә, концертларда гел катнашып, гадәти кичләрдә дә гармун, думбыра уйнап яшәгән гаиләдә туган төпчек кызның беренче күргән уенчыгы да караваты янындагы диварда эленеп торган саз булгандыр, мөгаен.


Авыл клубына мөдир кирәклекне уйлап, район мәдәният бүлеге мөдире Лидиягә, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына керергә киңәш биргән. Апастан Алабугага ара якын түгел. Кызның үзен генә җибәрергә шикләнеп, әти-әнисе аның белән бергә гармунда шәп кенә уйнаучы олы абыйсын да шунда ук укырга юллаган. Ярты ел укыганнан соң, Лидиянең киләчәге башкачарак булачагы күзалланган – аңа Казан музыка училищесына күчәргә тәкъдим иткәннәр. Ярты елга соңга калып кыш уртасында гына килеп тыңланырга уйлаган кызга училищеның иң көчле педагогларының берсе Клавдия Щербинина: «Моңа кадәр кайда йөрдең?» – дигән. Лидия икенче уку елы башыннан әлеге педагог классында укый башлаган.


Музыка училищесының тромбон классында Лидиядән бер генә курс алда укып йөрүче Казан егете Рөстәм Әхмәтов, кыз кайда гына фортепиано дәресләрен кабатламасын, ерактан булса да күзәтеп торган. Сүз кушарга кыймаган, артык тыйнак егет булган, күрәсең. Көннәрдән беркөнне Лидиягә укытучысы Клавдия Щербинина: «Обрати на него внимание, он очень хороший, воспитанный, талантливый парень», – дигән.


4 курста укыганда алар өйләнешкән. Уллары Илдар, кызлары Әдилә туган. Икесе дә музыка мәктәбе, Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаганнар. Рөстәм белән Лидия хәзерге көндә өч тапкыр әби-бабай да инде.


Лидия Әхмәтова Казан педагогика институтының (хәзер КФУ составында) музыка факультетында 30 елга якын укыта. 2006 елда ул институтта студентларыннан «Сәлам» ансамблен оештыра. Әлеге ансамбль фольклор туплау юнәлешендә зур эшләр башкара, керәшен җырларын табып, эшкәртеп халыкка җиткерә. Көннән-көн камилләшеп торучы «Сәлам» – масштаблы бәйрәмнәр, дәрәҗәле шәхесләр катнашындагы чараларның даими кунагы.


Илһам ага Шакировның керәшеннәргә аерым игътибары бар кебек тоела иде миңа. Бер мәзәктә аның үзе турында: «Монда иң карт керәшен мин», – дип шаяртуы хакында да укыганым бар. Лидия Әхмәтовага да, яратып: «Нихәл, керәшен!» – дип сәлам бирә торган булган ул.


Бу фото 1997 елда Камал театрының сәхнә артында Яңа елга багышланган концерттан соң төшерелгән. Фотосурәттә: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Лидия Әхмәтова һәм Тәлгат Әхмәтов.


Лидия Алексей кызы Әхмәтова 2014 елдан Филармония джаз-оркестрында җитәкче вазыйфасында. Оркестр репертуары, концертларны оештыру, костюмнар, инструментларны яңартып тору, клиплар төшерү һәм башка бик күп күңелле мәшәкатьләрнең берсе дә аның катнашыннан башка узмый.


Оркестрның Яңа елга багышланган программаларының башкаручы директоры да ул.



«Әгәр җырчы булмасам, йә биюче, йә табиб-терапевт булыр идем», – диде ул. Бу эшләрнең һәммәсенең дә нигезендә «дәва» төймәсе бар бит...


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №2. - 110-111 б. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру