Журнал «Безнең мирас»

Татар текстлары (өзекләр)

Шәрык белгече Готтхольд Вайль 1883 елның 13 маенда Берлинда дөньяга килә. Алман башкаласындагы Ирекле университетны тәмамлап, 1914 елдан шунда тюркология буенча семинарлар алып бара башлый. 1918 елда Пруссия Милли китапханәсенең Шәрык бүлеген җитәкли. Соңрак, 1931-1934 елларда, Франфуркт-Майн шәһәрендәге Гёте университетында шәрык фәннәре профессоры була, Берлиндагы Яһүди институтында укыта.


Хакимият национал-социалистлар кулына күчкәч, Готтхольд Вайльне, яһүд доценты дип, мәҗбүриләп, эшеннән азат итәләр. Шуннан соң ул Фәләстыйнга күчә һәм 1948 елга кадәр Иерусәлим шәһәрендәге Яһүди университетында Милли китапханәнең җитәкчесе булып тора. 1960 елның 25 апрелендә Иерусәлимдә бакыйлыкка күчә.


Готтхольд Вайль «Татар язмалары» җыентыгын бик озаклап, җентекләп, берничә этапка бүлеп эшли. Иң әүвәл Вюнсдорф лагеренда тотылган татар әсирләре арасында сораштыру үткәрә, аннары, «чимал»ның өйрәнелергә, тикшерелергә лаек булуына инангач, җиң сызганып, материал туплый башлый. Аның турыдан-туры катнашында күп кенә татар җырлары, мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре һәм башка шундый җәүһәрләр пластинкага яздырылып, Пруссия Милли китапханәсе фондларына тапшырыла, алай гына да түгел, җентекләп анализлана һәм 1930 елда ук мөстәкыйль китап итеп бастырыла.


Җыентык өч бүлектән тора: җырлар, чәчмә язмалар һәм грамматик язмалар. Автор татар текстларын тулысынча транскрипцияли, аларны оригинал телнең аваз үзенчәлекләрен мөмкин кадәр якын чагылдырырлык итеп латин имласында, татарча (гарәп имласында) һәм, ниһаять, алманчага тәрҗемәдә урнаштыра. (Без исә латин шрифтында язылган өлешне генә, мөмкин кадәр бозмаска, чыганактагыча калдырырга тырышып, кирилл хәрефләрендә бирәбез, шунлыктан кайбер сүзләр бүгенге татар теле орфографиясе кагыйдәләренә туры килмәскә мөмкин. – Р.М.). Галим һәр текстны тәфсилле искәрмәләр белән ныгыта, алман колагы өчен ятышсыз, катлаулы фонетик әйләнмәләргә, географик атамаларга, этнографик күренешләргә аңлатма бирә.


Автор сөйләүчеләрнең (башкаручыларның) туган урынын, яшен, һөнәрен сорап китапта күрсәткән, ләкин, кызганыч ки, исемнәрен үк язып алмаган (әсирләргә лагерьда номер гына бирелгән). Аның каруы, әти-әниләре турындагы мәгълүматны теркәргә кирәксенгән. Димәк ки, теләгән кеше, архивларны өйрәнеп, әсирләрнең шәхесен дә билгели ала.


Хөрмәтле укучыларыбыз!
Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән кайбер татар сугышчыларының тавышларын биредән тыңлый аласыз.


Пластинка PK 627


«Татарларны үзгәрешкә чакыру»
«Икенче садә»гә ияреп (1)

1. ғафил улған татарларны
ник уйғатмыйсың зәман
аһ син зәман зәман зәман
ник уйғатмыйсың һәман


2. йуқ алардай алға бару
йалқау йаталар һәман
аһ син зәман зәман зәман
ник аңлатмыйсың (2) һәман


3. аңлат ғилем кирәклеген
тормасын алар надан
аһ син зәман зәман зәман
ник аңлатмыйсың һәман (3)


4. күфрү золым мәйдан алып
хақиқәт артта қалан (4)
аһ син зәман зәман зәман
ник өскәлмыйсың һәман


5. болыт китте кәрwан күчте
татарлар йоқлап қалан (5)
аһ син зәман зәман зәман
ник уйғатмыйсың һәман


Искәрмәләр
1) 1905 елгы инкыйлабтан соң Россиядә татарлар күтәрелә башлый: мәдрәсә шәкертләре фетнә кубаралар, дөньяви фәннәр өйрәтүне, православиегә каршы фәнни методлар куллануны таләп итәләр, бу күтәренкелектә сугышчан, дәртле җырлар туа. Шулар арсында Беренче садә һәм Икенче садә дә бар. Әлеге җырны әсирләр хәтердән башкардылар, әмма ул ни текст, ни көй ягыннан Икенче садәгә туры килми.
2) Бу юлны кабатлаганда ул уйгатмыйсың, дип җырлый.
3) Өченче һәм дүртенче строфа арасында әсирләр тагын бер строфа башкара иде:
йоқлый йоқлый булды инде
анларның хәле йаман
аһ син зәман зәман зәман
ник уйғатмыйсың һәман
4) Монда һәм алдагы строфада кулланылган калан сүзе госманлы-төрки теле йогынтысында үзгәреш кичергән калган сүзе булырга тиеш.
5) Табигать һәм кешеләр алга бара, татарлар гына алай түгел мәгънәсендә.


PK 627 пластинкасын башкаручының биографиясеннән:

Тубылда туган. Әти-әнисе дә шул төбәктән. Кызылбайдагы татар урта мәктәбен тәмамлаган. Гомерен, нигездә, Тубылда уздырган.
Һөнәре: укытучы һәм мәзин.
Яше: 31.
Белгән телләре: татарча, урысча.


Яздыру вакыты: 30. XII. 1916



Пластинка PK 629


Унбер мәкаль
Өч кеше тарафыннан башкарылды.

1) Керәреңдән элек чығарыңны уйла
2) Иртәге өчен ишәктә қайғырған
3) Күп күргән күп белгән
4) Ашыққан җитми быйорған җитә
5) Кәғәсе қыйбат түгел мәзәге қыйбат
6) Үрдәк бирсәң қаз алырсың
7) Ашыққан ашқа батқан әкреннәгән морадына җиткән
8) Ни чәчсәң шуны урырсың
9) Алты йәшәр йулдан қайтса
алтмыш йәшәр күрешә килсен
10) Аwызың пешсә өреп қабарсың
11) Аз ашасаң күп ашарсың


Искәрмәләр
1) Мәгънәсе: ниндидер эшкә керешкәнче аны ничек тәмамлаячагыңны уйла. – Беренче сөйләүче чыгарынга сүзен әйтеп баш селкеде.
2) Мәгънәсе: киләчәгең турында уйла. – Икенче сөйләүче ишәк, дип кисәкчәсез генә әйтте.
3) Икенче сөйләүче күп сүзен беркадәр ясалма кыланыш белән әйтте.
4) Мәгънәсе: ашыгу осталыкка җитми. – Өченче сөйләүче бойорган, диде.
5) Мәгънәсе: башка берәүнең кайгысына куану, берәр нәрсәңне җуюдан да начаррак. – Кыйбат гарәпләрнең кыйммәт сүзеннән килеп чыккан.
6) Мәгънәсе: син эшләгән кечкенә яхшылык та берзаман зур яхшылык булып үзеңә кайтыр.
7) Монда баткан урынына пешкән сүзен кулланырга кирәк. Икенче сөйләүче бу урында яңадан 4 нче мәкальне кабатлады. Өченче сөйләүче әкренләгән диде.
9) Мәгънәсе: өлкәнәюгә караганда сәяхәт кылу зуррак тәҗрибә бирә (3 нче мәкаль белән чагыштырып кара). Күрешә килмәк – кочаклашу, исәнләшү. Беренче сөйләүче, ялгышып, күрсинә, диде.
11) Мәкальне берничә төрле шәрехләргә мөмкин. 1. Аз ашасаң сәламәт булырсың. 2. Кунакта күп ашасаң, икенче килгәндә ашарыңа берни дә бирмәсләр һәм, киресенчә, тыйнак булсаң, икенче юлы күбрәккә ирешерсең. – Икенче сөйләүче яңадан күп сүзен сәер әйтте.


PK 629 пластинкасын башкаручыларның биографиясеннән:

1) Бөгелмә (Самара) тирәсендәге Колшәрифтә туган. Әти-әнисе шул ук төбәктән. Әлмәттәге татар башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Егерме яшьтән – Никольск-Уссурийскида.
Яше: 27.
Һөнәре: крәстиян.
Белгән телләре: татарча, урысча.
2) Курмыш (Сембер) янындагы Чүмбәлидә туган. Әтисе Чүмбәлидән, әнисе Нижгардан. Алты яшькә кадәр Чүмбәлидә яшәгән, аннары Казанда урта мәктәп тәмамлаган. Егерме яшьтән Мокшанда (Пенза) гомер кичерә.
Яше: 24.
Һөнәре: игенче.
Белгән телләре: татарча, урысча.
3) PK 627 пластинкасын башкаручыны карагыз.


Яздыру вакыты: 31. ХII. 1916


Пластинка РК 1249


Тел белмәү (1)

Старыста (2) старшина (3) урысча брәргенә сүз белгәнләр берсе: «зачим пришул субака (4)» дигән сүзне, икенчесе: «пушчити (5)» дигән сүзне белгән. Боларның аwлына земский начал’ник (6) килгән. Староста қаршы алған wақытында земскийға йахшы сүз әйтәм дийеп: «зачим пришул субака» дигән. Земский ачуланып старостаға ун биш рузга (7) дигән. Суғып торғанда старшина килеп миндә русча беләм дийеп «пушчити» дигән. Земский икенче awылғa китмәк булған русча «дайте меня патвуда (8)» дигән. Болар русча белмәү сәбәбле нишләргә дип торғанда бер салдат килгән. Бу русча блә дигәнләр. Земский солдатқа: «дайте меня патвуда» дигән. Салдат «такточна (9)» дигән. «Ат буғы китерегез» дигән (10). Ат буғы (11) китергәнләр. Земский буқны күреп бик қаты «патвуда патвуда» дигән. Салдат: «ә белдем белдем ағамның путвалында (12) бер батман (13) балы бар шуны сорый» дигән. Хәзер балны китергәнләр. Земский балны көлә көлә алып арбаға қуйған, үзе арбаға ат булып җигелеп күрсәткән. Салдат: «ә белдем ат кирәк икән» дигән. Земский әйткән: «визите меня деревня Шумуртувай (14). Салдат: «ә белдем» дийеп «бу шомырт җыйарға бара» дигән. Салдат кучер булып киткән. Салдат атларын бар көченә қуа икән. Земский: «тихон’ка (15) салдат» дигән сүзгә «синең тихон’ка дип әйтүеңә атларны үтеримме» дигән, исчу (16) қуа икән. Барып йиткәнләр шомырт урманына. Салдат атларын туқтатып (17) «менә шул шомырт урманы» дигән. Земский әйткән: «йа пайду гул’ат’ меня не оставл’айте (18)». Салдат «тактучна» дигән дә атларын бурлуп қуа биргән. Земский күреп «пастуйте (19)» дип қычқыра икән. Салдат ишетеп пастуйы пустау (20) тун бирә дийеп қычқыра икән дийеп «нигә синең миңа пустау туның» дийеп атларын қуа биргән һәм земский тел белмәү сәбәбле утыз чақрым җәйәү қайтқан.


Искәрмәләр
1) Татар крәстияннәре – урысча, урыс түрәләре – татарча сөйләшә белмәгәнгә күрә, еш кына аңлаешсызлыклар килеп туган.
2) = урысча: староста.
3) = урысча: старшина.
4) = урысча: зачем пришел, собака.
5) = урысча: пустите.
6) = урысча: земский начальник.
7) = урысча: розга.
8) = урысча: дайте мне подвода.
9) = урысча: так точно.
10) Монда сөйләүче буталды; пластинкада текст бу рәвешле яздырылган: ат бугы китергән дип китерегез, дигән.
11) Урыс телендәге подвода сүзе татарча падвуда дип әйтелә, солдатлар сөйләшкәндә ул еш кына яңгырашы буенча охшаш ат бугы кәлимәсенә әверелә.
12) Шул ук гыйбарә подвалда (в подвале) сүзе белән буталган.
13) Батман – төрки һәм фарсы кабиләләрендә авырлык үлчәме, ул төрле җирдә төрле үлчәү берәмлегенә тигез булган.
14) = урысча: везите меня в Шумуртувай. Шумуртувай җирлегенең шомырт сүзенә охшаш булуыннан.
15) = урысча: тихонько. Мәгънәсен аңламаган солдат аны тиз, җәтрәк, дип уйлый.
16) = урысча: еще.
17) Сөйләүче бу урында туктатып сүзе урынына башканы әйтте.
18) = урысча: я пойду гулять, меня не оставляйте.
19) = урысча постойте сүзе татарча постау (юка эскәтер) сүзе белән буталган.
20) = урысча: не уезжай без меня! Солдат, аңламыйча, түрәнең монда каласы килә, дип уйлый.


Пластинка PK 1250


А
Тапкыр мәзәк (1)

Бер қарчықның һөтенә һысқан төшкән (2). Һөте бик жалка (3) булғас (4) муллаға алып килгән. «Мулда (5) балақайым һөтем бик қуйы ине (6), һөтемә бер дәлил тапмассыңмы» дийеп муллаға үтенгән. Мулла «аббирһе қитабты (7)» дигән. Аббиргәннәр қитабны. Қарчыққәйткән «һин (8) бик йахшы тыңнап тор бән хәдис уқыйым» дигән. Мулда уқый. «Харчық (9) йахшы тыңла, әлһөткә мәлһөткә (10) һысқан төшсә ипрагин типрәңдәп (11) алып килеп сықса һиткә (12) әл-мәкрүһын мәкрүһ булсада сайдап (13) ичмәк йарыйдыр дигән. Қарсың «балам бик рәхмәт бик рәхмәт» дийеп йегерме тин тәнкә биреп қайтып киткән.


В
Гади саннар

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, туғыз, ун, унбер, унике, унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде, унсигез, унтуғыз, йегерме, утыз, қырық, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туқсан, йөз, мең.
Брәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигез, туғыз, унау, унбер, унике.


C
Төрле сүзләр (14)

Йир, қойаш, ай, йолдыз, күк, болыт, йаңғыр, қар, боз күктән йawa, су, боз, суық, җил, ут, томан, қызу, төн тарафы, қойаш чығышы, қыйбла тарафы, қойаш батышы, диңгез, инеш, күл, су буйы, айу, мәче, сыйыр, үгез, эт, кәҗә, қаз, дуңғыз, қара, күк, қара қуч (15), йәшел, қызыл, ақ, сары, йаз, җәй, көз, дүшәмбә, сишәмбә, чәршәмбә, пәнҗешәмбә, җомға, шәмбә, йәкшәмбе, қан, тән, баш, чәч, күз, борын, awыз, тел, теш, ирен, қул, қолақ, йөз, қул, бләзек, борын, тырнақ, айақ тырнағы, йомырқа, awыз, он, икмәк, сөт, май, сары, қуфийа (16), чәй, арақы, қош, дуңғыз, хатын, ир, ата, ана, уғыл, қыз, ағай-эне, тута, сеңел, бала.


Искәрмәләр
1) Карчыкның кызыклы сөйләм үзенчәлеге бар: ул ч урынына с куллана.
2) = татарча: тачкан төшкән.
3) = урысча: жалко.
4) = татарча: булгач.
5) = татарча: мулла.
6) = татарча: бик куе иде.
7) = татарча: алып бирче китапны. Китап сүзе монда Коръәнне түгел, ә дин хокукы буенча белешмәлекне белдерсә кирәк.
8) татарча: син.
9) = татарча: карчык.
10) Гарәпчәдән алынган әл артикле үзеннән соң килгән сүзне (мәлһүткә) ассызыклабрак җибәрер өчен генә кулланыла.
11) Сүзлектә табылмады, бәлки = татарча: пычргын тыпырланып?
12) = татарча: чыкса читкә.
13) = татарча: сайлап.
14) Әлеге сүз үрнәкләре PK 1245 пластинкасында да кабатланды. Әмма уку тәҗрибәсе зур булмаганлыктан, бу сөйләүче күп кенә сүзләрне бозып укыды. Шуңа күрә плас­тинкада яңгыраган вариантны диалекталь үзенчәлек дип түгел, ә хаталы уку дип кабул итәргә кирәк. Ике пластинканы чагыштырган кеше моңа бихисап мисаллар таба ала.
15) Кара кучкыл булырга тиеш.
16) Күфи булырга тиеш.


PK 1249, PK 1250 пластинкаларын башкаручының биографиясеннән:

Шадринскидан ерак түгел, Чиләбе янындагы Кунчак җирлегендә туган. Әти-әнисе шул ук төбәктән. Кунчакта халык мәктәбенә йөргән. Озак вакыт читкә чыкмыйча яшәгән.
Һөнәре: игенче.
Яше: 40.
Белгән телләре: татарча, башкортча, урысча.


Яздыру вакыты: 16. III. 1918


Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.


Теги: Готтхольд Вайль Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру