Журнал «Безнең мирас»

Татар радиолары пляжга - волейболга чакыра

15 август көнне Казанның пляж волейболы үзәгендә (Сибгат Хәким урамы, 70) татар телендә сөйләүче радиолар арасында алтынчы пляж волейболы турниры узачак.
Әлеге проектның максаты - татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү. Заманында аны уздыру теләге белән ул чакта "Болгар" радиосында хезмәт куйган Илнур Фәйзрахманов чыккан иде һәм ул идеясен тормышка да ашырды.
Быел турнирның төп оештыручысы - “Тәртип” радиосы. Әлеге җаваплы вазифа алдагы елда җиңү яулаган командаларга бирелә.
Турнирда катнашу теләге белән әлегә сигез команда чыкканлыгы билгеле: “Тәртип” радиосы, “Болгар”радиосы, “Татар радиосы”, “Күңел”(Чаллы), “Дулкын”(Саба), “Нократ дулкыннары”(Мамадыш), “Легендалар”(радиода эшләп киткән шәхесләр), “Азан”(интернет радио). Оештыручылар тагын бер команданы әлегә сер итеп саклый, ләкин, безгә билгеле булганча, анысы йолдызлы команда булырга тиеш. Җырчылар булырмы, башкалармы - әлегә сер.
Турнир 15 августта сәгать 10:00да башлана.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру