Журнал «Безнең мирас»

"Тәртип" радиосы "Татар никахы" дигән темага "түгәрәк өстәл" уздырды

Бүген "Тантана" банкетлар залында "Тәртип" радиосы "Татар никахы" дигән темага "түгәрәк өстәл" уздырды.


“Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов, дини мәҗлесләр алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм Ильяс Халиков, журналистлар һәм никах-туй мәҗлесләрен алып баручылар катнашты.


Никахка кагылышлы нинди гореф-гадәт, йолаларыбыз бар? Хәзерге көндә кайсылары үтәлә? Никахны өйдә, кафеда, мәчеттә — кайда үткәрү хәерлерәк? Никахта кайсы кагыйдәләрне һичшиксез үтәргә кирәк? Мәһәр бүләгенә нәрсә сайларга? Әлеге күркәм мәҗлесләрдә тамадалар нәрсәләргә игътибар бирергә, басым ясарга тиеш? Хәзерге көндә яшь парларыбыз никах туйларына нинди карашта, алар өчен никахта нәрсә әһәмиятлерәк? Гомумән алганда, бүгенге татар никахы нинди? "Түгәрәк өстәл"дә нәкъ менә шушы һәм татар никахына кагылышлы башка күп кенә сорауларга җаваплар яңгырады. Гомумән алганда, никахның дини һәм милли яктан дөрес итеп ничек үткәрелергә тиешлеге каралды.


Әлеге “түгәрәк өстәл” – зур проектның башы, Аллаһ боерса, киләчәктә дә шундый файдалы очрашулар үткәрелер дип көтелә.







Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру