Журнал «Безнең мирас»

Татар милли киемнәрендәге төс әһәмияте


XX гасыр башына кадәр милли кием этник мәдәният яссылыгында зур роль уйный.  Киемгә карап, кешенең яшен, катламын, динен, җәмгыятьтәге статусын, гаилә хәлен белеп булган. Тегелгән материалдан, тегү катлаулыгыннан, яңа тенденцияләрне кулланудан, декоратив элементлар һәм асылташлар күләменнән тыш, зур мәгънәви йөкләнешне үзендә костюмның төсе, бизәкләрнең нинди төсле фонда урнашуы да алып килгән.




Татар милли костюмында кызыл, ак, алтын, яшел төсләр өстенлек алган, кара төс тә еш кулланылган. Хатын-кыз күлмәкләре сары, аслу, кызгылт-сары, шәмәхә, зәңгәр, яшел, сирәк кенә кызыл төс белән тегелә торган булган. Авыл халкы киемнәрне чуар бизәкле тукымадан теккән, өстенлекне ачык зәңгәр, сары, яшел һәм алсу төсләргә биргән.



Татарлар арасында иң изге дип яшел төс саналган. Ул барлык мөселман халыкларында үзенчәлекле илаһи аерымлык билгесен символлаштырган,  хәтта төрекләр яулаган күп җирләрдә христианнарга яшел төстәге киемнәр киеп йөрү тыелган булган.


Ак төс шулай ук исламның төп төсләренең берсе булып санала һәм чисталык, сафлык белән ассоциацияләнә; бу яктан караганда, яңа туган баланың татарларда чиста ак киндер тукымага төреп алу кабул ителгән булуы да аңлашыла. Ак төс Казан татарларында хатын-кыз костюмының төп төсләреннән берсе буларак, практик яктан уңайсызлыгы аркасында, киң таралыш алмаса да, ак калфак кызлар киеменең аерылгысыз атрибутына әйләнә. Шулай ук күп кенә татарларда ак төс матәм яки картлыкны символлаштыра. Мондый киемнәрне гадәттә җеназага китүче олы яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар кигән.


Татар халкы мәдәниятенә зәңгәр төснең семантикасы мәҗүсилектән килә: зәңгәр төс - ул күк йөзе, Тәңре төсе; татар шигъриятендә аны куллану еш кына матурлык, бәхет, хыяллар, бай эчке дөнья образларын чагылдыра. Булачак костюмнарның төсенә килгәндә, зәңгәр төскә, гадәттә, бай, хәлле кешеләр мөрәҗәгать иткән.



Яшел һәм зәңгәр төсләр белән беррәттән, иң күп кулланыла торган төсләрнең берсе кызыл һәм көрән төсләрнең төрле төсмерләре булган.
XVIII гасырда исә кызыл төскә зур игътибар бирелгән. Ул хуҗаның бай катламнан булуын сөйли, ә бераз соңрак мал-мөлкәтле булуын да күрсәтә башлый. Әмма киләсе гасырда аның әлеге мәгънәсе җитдилеген югалта. Кызыл төстәге киемнәрне, аларның купшылыгы аркасында, милли бәйрәмнәргә һәм дәрәҗәле чараларга кия башлыйлар. Дини әдәбиятта кызыл төсне еш кына көчле шәхесләр, хис-кичерешләр, мәхәббәт белән бәйләгәннәр. Өстәвенә, ул керәшен татарларының төп төсләренең берсе булып саналган, шуңа күрә Казан татарлары, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, кызыл киемнәргә аерым бер саклык белән караганнар һәм аны көрән төс белән алыштырганнар.


Хәзер татар милли костюмнарында иң якты һәм колоритлы төсләрне очратырга була. Еш кына ир-ат һәм хатын-кыз киемнәрендә зөбәрҗәт, зәңгәрсу төсләрне күзәтергә мөмкин. Алар һәрвакыт контраст тоннар һәм ачык төсле бизәкләр белән катнашып киләләр. Алтын яки сары төс белән чигелгән бизәкләр дә очрый. Алар исә милли костюмны тагы бизи, аңа үзенчәлек өсти.


Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру