Журнал «Безнең мирас»

Татарда гел көрәшәләр. Бар да көрәшчеләр

Әлеге сорауга “Татмедиа” агентлыгында узган “Сабантуйдан – олы мәйданга” китабын тәкъдим итү чарасында эзләп карадылар. Рәсми статистикаларда бу сан утыз мең дип күрсәтелә.


Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, спорт министрлыгы белән Татарстанның көрәш федерациясе алып барган эш нәтиҗәсендә ел саен күрсәткечләр бераз үзгәреп тора. Иң элек ике ведомство район һәм шәһәрләрдән бу турыда сорашып, хат җибәрә икән. Анда күпме көрәш түгәрәге, аларга ничә кеше йөрүе, балалар саны, хәтта келәмнәргә кадәр мәгълүмат булырга тиеш.
Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин әлеге хисап эшләре көз көне башкарылуын искәртте. Ни өчен көз көне, чөнки нәкъ шул чорда спорт мәктәпләре, көрәш түгәрәкләре тулы көчкә эшли башлый. “Соңгы елларда көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны артмый, әлбәттә, чөнки бик күп спорт комплекслары төзелде, бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Ә көрәш – ул авыр спорт төре. Аның белән, нигездә, авылда, авыл районнарында шөгыльләнәләр, — диде ул. — Әйе, татарда гел көрәшәләр. Бар профессиональ рәвештә шөгыльләнүчеләр, бар төрле ярышларга әзерлек алып барганда көрәшүчеләр, бар Сабан туйларында мәйданга чыгучылар. Болар бит бар да көрәшчеләр. Ләкин профессиональ рәвештә шөгыльләнүче көрәшчеләр унбиш меңгә җыеладыр.
Журналистлар белән алдагы очрашуларга Хәлил Шәйхетдинов бу сорауга төгәлрәк җавап алып килергә ышандырды.
Чыганак: "Татарстан"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру