Татар көймәсе

Фотодагы көймә 1960 елда Минзәлә районының Ык елгасы буенда урнашкан Бикбау авылында яшәгән Габдеразый Шәйхиразый улы Хаҗиев (1916) тарафыннан ясалган. Ул моңа кешеләрдән карап өйрәнгән. Әлеге көймәләрне Ык елгасы буендагы татар авылларында элекке чорлардан ук ясаганнар. Бу – ата-бабалардан калган мирас-шөгыль. Ык елгасының аргы ягында күлләр дә шактый. Әлбәттә, халык балык тоткан. Авылда мондый көймәләр күп булган. Күрше Дусай-Кичү һәм башка татар авылларында да шушындый типтагы көймәләр ясаганнар.

Әлеге көймәне нинди агачтан һәм ничек эшләгәннәр соң? Көймәне тирәк, өянке һәм юкә агачыннан ясаганнар. Иң әүвәле агачның яхшы, көймә ясарга яраклы өлешен сайлап алганнар. Аны туп-туры итеп агач буен чокып кергәннәр. Төп, аскы өлешенә нечкә борау белән 2-3 см тирәнлегендә төрле урыннарга контроль тишекләр тишеп, анда чөй какканнар. (Бу тишекләр көймәнең төбен артык нечкәртмәс яисә артык калын булмасын өчен кирәк.) Чөйләрнең башы күренүгә үк, агачны чокуны туктатканнар.

Көймәнең формасын эшләгән саен, аны «мунча кертә» баралар. Агач туп-туры чокылып кына ясалса, судагы көймә әйләнеп капланыр иде. Шул сәбәпле, аның чокырына кайнап торган су салып яисә кайнар себерке белән «кыйнап», урта өлешен яссылата, киңәйтә барганнар. Бу процессны акрынлап, берничә тапкыр башкарганнар. Көймә эшләнеп беткәч, нарат сагызын кайнатып, яисә каен тузы дегете, ә соңрак чорларда керосинда төрле майларны эретеп, көймәгә сылаганнар. Аңлашыла ки, әлеге эш көймәгә су үтмәсен һәм ныклык өчен кирәк булган.

Фотодагы көймә бер кеше өчен көйләнгән. Кешенең авырлыгына яисә санына карап, аның ян-ягына өстәмә такта – күтәртмә куйганнар. Авыл күлдән ерактарак урнашкан. Коры җирдә көймәне күчереп йөртер өчен махсус арба ясаганнар, аны бер кеше үзе генә дә тартып бара алган. Бу көймә бер ишкәкле генә. Аның, чайкалып кергән суны түгәр өчен, агач соскысы бар. Җәйге көннәрдә көймәне судан чыгарып, җилле урынга киптерергә куйганнар. Яңгырлы көннәрдә өстен каплаганнар. Кышын түбәдә сакланган.

Контроль тишекләргә кагылган чөйләр

Фотодагы көймәнең озынлыгы – 4,2 м, киңлеге – 1 м, тирәнлеге – 0,5 м. Көймә соңрак чорда, сыешлыгын зурайту һәм йөк күтәрү авырлыгын арттыру өчен, 10-15 см биеклеккә күтәртелгән.

Әлеге көймә бүгенге көндә Казан-Чаллы юлының 925 нче чакрымында урнашкан «У самовара» кафесы (хуҗасы – Тәлгать Мотыйгуллин) җирлегендәге музейда саклана.

 

***

Без, гадәттә, Обь, Иртыш, Енисей кебек елга һәм аның кушылдыклары үзәнлегендә яшәүче милләттәшләребезне көймә ясауның чын осталары булган дип беләбез. Бактың исә, үзебезнең Татарстанда да әлеге көймәләр эшләнгән һәм аны балыкчылар бик теләп файдаланган икән.

 

Нурулла Гариф

Безнең мирас. — 2021. — №7. — 16-17 б.

Комментарий язарга