Татар карбызны ник ярата?

 

(Алтын Урдада бакчачылык)

Күпләр Алтын Урдада яшәгән бабайларыбызны күчмәннәр, атлы җайдак һәм яугирләр булган дип кенә күзаллый. Әмма алар бик оста бакчачылар да булган икән. Бу заманда бакчачылык шәһәр мәдәниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил иткән. Сәйф Сараиның 1394 елда язылган «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәренә генә игътибар итик:

«Сөһәйл әйтте: «Нигә гөлләр җыясың?
Үзең – гөл, кайсы гөл тиңдәш сиңа соң!»

Әлбәттә, биредә сүз хан сарайлары янындагы гүзәл гөлбакча хакында бара. Борынгы татар әдипләре гыйшык-мәхәббәт сюжетларын матур бакчаларда корган. Ә менә Алтын Урда шагыйре Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ендә сүз авыл бакчасы турында бара:

«Имеш, шаһзадәгә хезмәтче углан
Җимеш чәлгән, кереп авыл багыннан».

Борынгы бабаларыбыз йогынтысында рус телендә «бахча», «бахчи», «бакша», ягъни бакча сүзе барлыкка килгән һәм ул «сад»ның синонимы буларак хәзерге көндә дә кулланыла. Мәсәлән: «бахчевые культуры»… Ә сад сүзе руска борынгы исланд теленнән (sót – «сажа», садится) кергән икән. «Огород» сүзе исә тавык урманга кереп качмасын өчен территорияне киртәләп куюны гына аңлаткан. Гомумән, Борынгы Русь дәүләтендә бакчачылык булдымы икән? Әйтик, О.Б.Сокольская «История садово-паркового искусства» исемле бик яхшы китабында Русьта мәҗүси йолаларны башкара торган изге урыннар булуы турында гына әйтә. А.Э.Регель исә, русларга бакчачылыкны грек-византия монахлары алып килгән, ди. Бу очракта бакчаларны нигездә монастырь тирәләрендә генә булган дип уйларга мөмкин. Ә менә «Огурец» (борынгы грекчадан – agourus) сүзе рус язма чыганакларында XVI нчы гасырдан гына очрый. Рус галимнәре кәбестәнең дә Руська читтән кергәнлеге турында яза. Әмма мәшһүр галим Рифкать Әхмәтҗанов борынгы бабайларыбыз «кәбестә»не (диалектларда – капыста, кәпестә, капста) латин яки итальяннардан турыдан-туры алган дип әйтә.

Татар теленең 14 нче йөздәге иң затлы ядкяре «Codex Cumanicus» – «Коман мәҗмугасы»нда апельсин (әфлисун), груша, алма, персик (шәфталу), гранат (анар, нардан), абрикос (өрек), слива (караҗимеш), инжир, виноград, чия, хөрмә, имбир, лимон, кавын, кыяр, шалкан, чөгендер, кәбестә, кабак, суган, сарымсак, шпинат, петрушка, салат, укроп кебек бакчачылык атамалары китерелә. Димәк, алар барысы да безнең кыпчак бабаларыбызга таныш булган.

«Өй артындагы бакчадан / Өзеп алдым бер йөзем, шул…» – дип җырлана татар халык җырында. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрек» сүзлегендә виноградка бәйле «тарка» – әче йөзем, «бәнзи» – җыелмыйча тәлгәштә калып кипкән йөзем, «симән» – виноград согы, «җәхшак» – киптерелгән йөзем терминнары бирелә. Шулай ук борынгылар йөземнән ясала торган ракия, бренди кебек алкогольле эчемлекләр белән яхшы таныш булган. Алтын Урда буенча сәяхәт итүче Гильом де Рубрук Төньяк-көнчыгыш Кавказда виноград бакчалары булуы турында әйтә. Кавказдан тыш, Кырым, Тамань, Хорезм, Болгар төбәкләре дә виноградчылык үзәге булган. Йөзем дала шартларында да бик яхшы уңыш биргән. Археологлар кыпчакларда һәм Актүбә буйларында махсус сугару участоклары да булганын ачыклады. Хан ярлыкларында исә чиркәүләрнең виноград бакчалары буенда урнашуы турында әйтелә. Гадәттә, йөземне киптергәннәр яки шәраб ясаганнар.

Алтын Урдада ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәч, хәмер эчүгә чик куела. Сәяхәтче Марко Поло татарларның шәраб эчмәве турында яза.

Урта Идел буена виноград үстерү эше, мөгаен, Кавказ һәм Урта Азиядән килгәндер. Румыния һәм Россиядә виноградның тарихи «Болгар», «Тартара», «Татарский» һәм «Татарочка» сортлары үстерелә. Ә хәзерге Татарстан шартларында аның унга якын сорты җимеш бирә икән. Татар егетләре тарафыннан яңа сортлар булдырыла, аларны сынау буенча тәҗрибәләр үткәрелә, виноградтан ясалган «Эмиз» дигән хәләл эчемлек базарга чыгарыла.

Гарәп сәяхәтчесе әл-Гомәри: «Аларда (Алтын Урдада) виноград, гранат, айва, алма, груша, абрикос, персик һәм чикләвек үсә. Кавынны аеруча нык яраталар һәм аның тагы да сарырак төрен ашыйлар. Ул аларда ел дәвамында саклана һәм кирәк вакытта табында була. Бик тә баллы һәм тәмле, моннан тыш, бик арзан да. Кайберәүләр аннан сок һәм хәлвә ясый. Шәһәрдә гәрәнкә (эре шалкан), шалкан, кәбестә һәм башка бик күп яшелчә үстерелә», – дип язып калдырган. Алтын Урда халкы арахис (җир чикләвеге), фундук (бакча чикләвеге), урман чикләвеге, фисташка (пестә), миндаль кебек чикләвекләрне үзләре яратып ашап кына калмаган, экспортка да чыгарган.

Ибне Баттута Хорезм шәһәрендә булып: «Мондый карбыз дөньяның ни шәркында, ни гарбендә юк. Аның кабыгы яшел, эче кып-кызыл. Моннан тыш, бик тә баллы һәм каты эчле. Аны кояшта киптереп, кәрҗиннәргә салып, җир читенә – Һиндстан һәм Кытайга чаклы алып баралар. Киптерелгән җиләк-җимеш арасында шуннан да яхшысы юк», – дип, үзенең хис-кичерешләрен җиткерә.

Шунысы кызык: Россиядә карбыз үстерә торган иң зур компания – «Агросоюз Романовский»ның рәсми сайтында: «На территории России арбузы были завезены в 12-14 столетии татарами», – дип язылган. Карбызны Европа илләре һәм Россиягә Алтын Урда татарлары алып килүе бернинди дә шик уятмый. Хәзерге вакытта да борынгы татар шәһәрләре – Әстерхан белән Оренбург – Россиянең иң эре «карбыз үзәкләре». Карбыз үстерү Әстерхан татарларының гомер бакый яраткан шөгыле булды. Бу төбәктәге археологик казу эшләре вакытында да Алтын Урда чорына нисбәтле кабак, кавын һәм карбыз орлыклары күпләп табылган. Ә менә Урта Идел буе татарлары карбызны соңгы елларда гына яратып үстерә башлады.

Карбыз татарлар арасында ни өчен шулай популяр булган соң? Әлбәттә, урта гасырдагы татар яугире карбызны үзе белән йөртмәгән. Әмма, җае туры килү белән, кылыч белән урталай ярып, согын эчеп, сусавын баскан һәм аның составындагы тиз үзләштерелә торган углевод белән тәненә көч-сихәт алган.

Алмагач. Урта Идел буен бу төр агачтан башка, гомумән, күз алдына китереп булмый. Тау ягы һәм Кама аръягы татарлары аны аеруча яратып үстерә. Карагыз, алмагач турында телебездә күпме мәкаль һәм әйтем бар: «Алма агачыннан ерак төшми»; «Алмагачта – әкәлә, имән агачында алма үсми»; «Алманың яхшысын корт ашар», «Бер черек алма бөтен йөкне черетә». Бу чагыштыруларның берсе дә очраклы гына барлыкка килмәгән, чөнки алмагач татар җирендә бик борынгыдан үсә. Археологик казу эшләре вакытында да борынгы болгар җирләрендә алма, груша, чия һәм сливаларның орлыклары күпләп табылган. Болгар шәһәрләре урынында кыргый алмагачларны әле дә очратырга мөмкин икән.

Ризаэддин Фәхреддин 1899 елда басылып чыккан «Сәлимә, яки Гыйффәт» исемле әсәрендә казан татарлары турында: «Алма, әфлисун, лимон, кавын, карбыз кебек тиз бозылучан җиләк-җимеш белән алыш-биреш кылырга болардан башка беркемнең дә кыюлыгы җитми», – дип язып калдырган. Бүген исә базарда үзбәк, азәрбайҗан һәм таҗикларның гына җиләк-җимеш сатуын күрәбез. Ә кайчандыр бу сәүдә тулысы белән татарлар кулында булып, аларның төп кәсеп чыганагына әйләнгән. Татар егетләре җиләк-җимеш сатар өчен Себернең ерак шәһәрләренә – Красноярск һәм Иркутскиларга кадәр барып чыккан.

 

Ленар Гобәйдуллин

«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 7-9 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга