Журнал «Безнең мирас»

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның әсәрләре Ирландия күргәзмәсендә тәкъдим ителде

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре, танылган фотограф Солтан Исхаковның иҗади эшләре Ирландиядә ачылган күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бу хакта агентлык хәбәрчесенә фотокүргәзмәне оештыручы Эдвард Хәкимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, фотокүргәзмә Россиядә булган революциянең 100 еллыгына багышланган. Шуңа да күргәзмәнең тулы өлешендә 100 фотосурәт урын алган. Ирландия халкына исә шуларның 60ы тәкъдим ителә.
“Бу проектны без җиде фотограф бергә эшләдек. Анда гасыр дәвамында булган вакыйгалар, безнең бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, мәдәни байлыкларыбыз урын алган. Бер сүз белән әйткәндә, аларда Советлар союзында, хәзер инде Россиядә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан”, - диде Эдвард Хәкимов.
Солтан Исхаков сүзләренчә, күргәзмәдә аның 2 эше урын алган. Нәкъ менә шул фотосурәтләр Ирландия журналистларының игътибарын җәлеп иткән дә инде. “Алар 1978-1982 еллар тирәсендә төшерелгән иде. Берсе “Яшибез әле...” (“Еще поживем...”), икенчесе “Килеп җиттек...” (“Приехали...”) дип атала. Беренчесе мәҗлестә төшерелгән булса, икенчесе Арчадагы туй мизгелен чагылдыра”, - дип аңлатма бирде ул.
Күргәзмәдә Солтан Исхаковтан тыш, Зөфәр Бәширов, Владимир Зотов, Юрий Филимонов, Валерий Михайлов, Эдвард Хәкимов һәм Рифкать Якупов фотоларын күрергә мөмкин.
“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру