Мирхәйдәр Фәйзи: «Татар илен сагынам мин!»

1922, июнь. Җәйләү

Хуҗабыз Исмәгыйль агай ачык, күңелле, фикерле генә бер кеше. Ул безне борчымый. Карт булса да, динле булса да, суфыйланган булып, кәефне җибәрми. Бер җитмеш яшьлек карт кереп утырып, гел кызлар, кызыклар хакында сөйләп, безне кызартып, көнләштереп чыкты.

Исеме әле билгеле булмаган бер пьеса яза башладым. (Автор кулыннан кызыл кара белән өстәлгән: «Адашкан күңел». 1926.) Хәзерге планым белән дүрт пәрдә, биш картинада булырга тиеш. Хәерле эш булсын!

20сендә көн бер тәртип белән уза. Эчәбез, йөреп киләбез дә эчәбез. Кояш ваннасы принимать итеп кайтабыз да эчәбез. Эчә-эчә язабыз, җырлый-җырлый эчәбез, бер тапкыр йоклап алабыз. Кымыз үз-үзеннән туйдыра тора. Кич белән чәй дә, аш та програмнан төшерелде.

Икебез җәяүләп өч чакрымдагы Измага (нугай авылына) бардык. Мәсҗедләренең манарасын бик яраттык. Кантонлыктагы мин күргән һәммә манаралардан да матур. Гали агайга кереп, кымыз эчтек. Кызыл суының ярында аяк салындырып байтак утырдык. Арып-талып йөреп кайттык.

Кымыз бик һәйбәт. Көн дә бер чирек эчәм. Шуннан арттырмамдыр, шаять. Докторлар кымыз эчүдән, ит ашаудан, күп йөрүдән вә башка күп рәхәтлекләрдән катгый тыялар. Ә бу йөрештә шул сыйфатлар гел алдымда тора. Башкорт гадәте эчендә бу хәлләрдән саклана алу мөмкинме?!

21ендә Солтанскидан Вәкил мулла белән Эстәрледән бер карый килделәр. Бай тәкә суйды. Курайчы Мөхи агай китерелде. Уен, җыр, биюләр белән кызу гына, җанлы гына бер мәҗлес булды. Курайчы уйный да көйнең тарихын сөйли, аннан җырлап җибәрә. Вәкил мулла бик дәртле, күңелле кеше икән. Җырлап та, күңелле әңгәмәләрне сибеп тә мәҗлесне ямьли. Карый да дәртле кеше, ул инде бәетләр, «Мөхәммәдия»ләр белән үзенчә бизәк ясый. Исмәгыйль агайларның агасы – җитмеш яшьлек карт Габбас хәзрәт тә курайлы җыелышта дәрт белән утыра. Мәҗлестә ике хәзрәт, бер карый, берничә ап-ак сакаллы карт бар. Җитмеш яшьлек картлар сикереп төшеп бии, яшь егетләр аларның эзенә төшә. Тартыну, суфилыклар юк. Бу картина мине хәйран итте. Никадәр башымны ватып карасам да, татар картлары, бигрәк тә муллалары белән шундый бер хәл булганны-күргәнне хәтеремә китерә алмадым.

Кунакларга, хуҗа һәм муллаларга, картларга җырлап эчердем. Мөхәррирче дигән исемне алып, үз кеше булып, табында сәяхәт иттем. Садыйк та җырлап эчерде. Байтак мактауларның астында калдык. Биючеләргә акча ташлап тордык.

22сендә иртәнге чәйгә коймак пешерделәр. Сибай авылының Һибәт дигән бер карт углы белән килеп төште. Кунак та кунак. Бу хәл безнең өчен бик мәтлуб булмаса да, тормыш типларын күрү дәрте белән түзелә. Картның улы иптәшлеккә ярардай ямьле егет. Мондый тормышта кызларны өмид тә ителми, әмма шундый егетләр булмау ачуларны китереп куя. Яшьләрчәрәк итеп яшисе иде.

Садыйк белән Боравычлы тауга барабыз дип чыгып, кызып китеп, бу тирәдәге бердәнбер каенлыкка кадәр бардык. Матур була агачлы җирләр! Каенга язулар яздым, нечкә сабаклар белән чук-чук салынган каен сабаклары алдым, яңа тәм керә башлаган җиләкләрдән авыз иттем. Кәрешкәләр вә башка төрле чәчәкләр белән бизәнгән куе озын үләндә ятып, кояш ваннасы принимать иттек. Йөрешләребез күңелле чыга. Көн бер дә ялыктырмый узып тора.

29ында эчүне үрчетә алмыйм, ярамавын хис итәм. Расходланып ятуымның мәгънәсен тапмый башладым. Бу халыкның тормышы белән минем арамда үтеп чыгу мөмкин булмаслык бер аерма барын сынадым. Аларның гадәт-җоласы белән табигатемнең дус була алмавын сиздем. Ашау-эчү тәртипләре үземне авыруга сабыштырачагын белдем. Шулар сәбәпле тормыш белән җырак танышу, гадәт-җолаларын өйрәнү, халык әдәбиятын җыю дигән теләкләремне дә мәйданга куюдан гаҗиз калдым һәм, рухлана алмагач, файдасыз да таптым. Ваз кичтем.

Ах… Татар илен сагынам мин! Рухымны иркәләгән, табигатемне борчымый торган татар тормышын сагынам. Казан, Татарстан, син кайда?! Ал балаңны үз кулыңа! Куй мине үз туганнарым арасына! Алар белән бергә яшисем килә. Эзләп тапкан гөлләрем белән аларның гына бакчасын бизисем килә…

 

 

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2020. — №. — 38-42 б. 

Фото: kazan.aif.ru

Комментарий язарга