Журнал «Безнең мирас»

Гөлчәчәк Нәҗипова: «Татар әдәбияты музее булырга тиеш!»

ТР Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре докторы, «Безнең мирас» журналының редколлегия әгъзасы Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова белән Ленар Гобәйдуллин әңгәмәсе.


-Татарстан Республика­сы музейларга иң бай төбәк­ләрнең берсе. Апрель аенда шушы музейларның иң олысына – ТР Милли музее оешуга 120 ел тулды. Музейда татар халкының милли-мәдәни, археологик, этнографик, эпиграфик мирасы белән кызыксыну кайчаннан башланган?


– Әлбәттә, 1895 нче елда музей оеш­кан көннәрдән алып, биредә татарлар­ны өйрәнү иң төп максат булып торган. Музейның нигезе булган А.Ф.Лихачёв коллекциясенең күп өле­шен Болгар һәм Биләрдән табылган бол­гар чоры материаллары тәшкил итә. Музейны оештыручылар арасында Н.П.Загоскин, А.А.Штукенберг, Н.Ф.Высоцкий, Н.Ф.Катанов кебек Ка­зан университеты профессорлары бул­ган.


Галимнәр университет бар­­лык­ка килгән елдан ук татарны өй­рәнгән, аларны төбәктә яшәүче та­тар­ларны фәнни өйрәнүгә нигез дә сал­ган, дип әйтергә мөмкин. Универ­си­тет галимнәренеке белән бергә В.И.За­у­сай­лов, И.А.Износков, Л.О.Сик­­лер ке­бек шәхесләрнең коллек­цияләре дә музейга алына. Алар тапшырган экс­понатларның шактый өлеше татарларга нисбәтле. Бу коллекционерлар татарның рухи һәм матди дөньясы белән кызыксынган һәм үзләренең өйләрендә дә шушы бай мәдәнияткә караган төрле-төрле әйберләрне җыйган. Ә революциядән соң музейда татар халкы мирасын туплау эше белән Б.Ф.Ад­лер, Н.И.Воробьёв, М.Г.Ху­дяков, П.М.Дульс­кий, М.Е.Ев­севь­ев кебек югары квалификацияле этнографлар шөгыльләнә. 1930-2000 елларда төрле фәнни оешмалар, аеруча СССР ФАнең Казан филиалы оештырган этнографик, археологик, СССР ФА Археология институтының Куйбышев археологик экспедицияләре туплаган искиткеч бай мирасның бер өлеше музейда саклана.


– Биредә татар халкы язма мира­сы­ның иң борынгы нинди ядкяр­ләре саклана?


– Теге яки бу предметка уеп яки күпертеп язылган язмалар балдакларда, төрле бизәнү әйберләрендә бар. Идел буе Болгар дәүләтендә бронзадан коелган йозакка уелган язма бик кызыклы. Лихачёв коллекциясеннән безгә килеп ирешкән бу ядкяр 1146-1147 елларга карый. Әхмәд углы Әбүбәкер оста үзе ясаган йозакка: «Һәрвакыт дан һәм тыныч уңыш, һәм һәрьяклы бәхет, һәм дан, һәм муллык (булсын) бу йозакның хуҗасына», – дип язган.


Ташъязма мирас – халкыбызның урта гасырлар чорыннан калган иң сирәк ядкярләрнең берсе. Безнең бинабыз – элеккеге Кунак сарае (Гостиный двор) – борынгы зират урынында урнашкан. Биредә төзелеш эшләре башкарганда кабер ташлары килеп чыккан, аларны безгә китергәннәр һәм бу музей документларында да теркәлеп калган. Шулай ук Татар бистәләре биләмәсендә генә түгел, ә Казанда булган башка борынгы, хәзер юкка чыккан зиратларның да кабер ташлары биредә. Заманында Кремльдә табылган татар кабер ташлары да бездә саклана. Бу ташларның барысы да фондта җыйналган, әмма аларны тиешле фәнни югарылыкта өйрәнелгән, дип әйтеп булмый, бәлки киләчәктә каталогын да чыгарырбыз. Эпиграфик һәйкәлләрнең бер өлеше авыллардан җыйналган, әмма андыйлар бик сирәк.


Ә татар кулъязма китабы мирасына килгәндә, аларның музейда сак­ланган иң әүвәлгесе – Мөхәммәд бине Барзәнҗезадә тарафыннан 1507 елда күчерелгән Коръән тәфсире. Сәләхетдиннең 1509 елда күчерелгән «Мәлхәмә»се (дөньяның кояштан яратылышы турында китап), Сәгъди Ширазиның 1554 елгы «Гөлстан» әсәре дә кулъязма мирасның иң борынгыларыннан. Барыгызга да мәгълүм, 1523 елда язылган Сәхибгәрәй хан ярлыгы да безнең музейда сакланучы кыйммәтле ядкярләрдән.


– 2015 ел – Россиядә әдәбият елы. Сезнең музейда татар әдипләренең бай мирасы сакланганын беләбез. Кайсы әдипләрнең фонды аеруча бай?


– Татар әдипләре фондының оешуы сугыштан соңгы еллар белән бәй­ле. Нәкъ менә 1940 еллар ахырында Бө­ек Ватан сугышында һәлак булган язучылар Ф.Кәрим, Г.Кутуй һәм баш­ка­ларның гаилә әгъзалары музейга беренче экс­понатларны китерә. Му­са Җәлил фонды аеруча бай, чөнки аның кызы Чулпан һәм хатыны Әминә ха­ным заманында герой шагыйрь ми­ра­сының күп өлешен безнең музейга тап­шырган. Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәх­ред­дин, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Ә.Хә­­сә­ни, С.Сүнчәләй, К.Тинчурин, Ш.Ус­­­манов, Һ.Такташ, К.Нәҗми, Т.Гыйз­­зәт, Ф.Ильская, С.Хәким һәм баш­ка күренекле шәхесләребезнең исән кал­ган архивлары, мемориаль әйберләр комп­лексы, аерым предметлары бездә саклана.


Теге яки бу әдипнең мирасын туп­лау аерым мемориаль музейлар оешу белән бәйле. Милли музей, Татарстан Республикасының иң зур музее буларак, Казан шәһәрендә, район үзәкләрендә, авылларда шактый күп музейлар ачуда катнашты. Әлбәттә, район җитәкчеләре безгә музей оештыру турында мөрәҗәгать иткәч, без күп чыганак­ларны яңа оешкан музейга тапшырдык, аларның экспозицияләренә урнаштырдык, ә бер өлеше үзе­без­нең фондларда саклауга калды. Дөрес, бүгенге көн­дә ул музейлар төрлечә эшли, әмма барлык экспонатлары да саклана.


– Вафат булган каләм әһеленең туган-тумачалары әдипнең язма мирасын, документларын сезнең фондларга тапшыра аламы?


– Без хәзер документларны музейга алмаска тырышабыз, ТР Милли архивына тапшырсыннар. Чөнки анда кәгазь документлар дөрес саклана, аларның бу юнәлештә мөмкинлекләре зуррак. Кызганыч, бүген документларны, кулъязмаларны җыйнау, аны музей фондларында саклау урыныбыз чикле. Дөрес, тарихи шәхесләребезнең аерым кулъязма мирасын, архивын без җыйныйбыз, бу эшне күпмедер дәрәҗәдә дәвам да итәрбез. Күптән түгел генә Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге мирасын үзебезнең фондка алдык. Әмма соңгы буын әдипләренең язма мирасы, архивлары ТР Милли архивына тапшырылса хәерлерәк.


Ә без исә язучыларның шәхси әйбер­ләрен җыябыз, алар безнең өчен күпкә кызыклы. Бу әйберләрне экспозициядә күрсәтергә була. Әдип яки шагыйрьнең иҗат лабораториясен, аның көнкүрешен, заманын, яшәү шартларын халыкка күрсәтү өчен безгә шәхси әйберләр кирәк. Әдипнең киемнәре, каләмнәре, өстәл-урындыклары, шәхси шкафлары, укыган, басылып чыккан китаплары – боларны, әлбәттә, туплыйбыз. Без – музей, шулай булгач, без әдип тормышын визуализация аша күрсәтергә тиеш.


– Инде менә дистә еллар дәвамын­да татар җәмәгатьчелеге, зыялылар татар әдәбияты музее ачарга хыял­лана. Республикабызның төп музей белгече буларак әйтегез әле, зыялыларның әлеге хыялы кайчан да булса чынга ашармы икән? Бу музейны ничек күзаллыйсыз?


– Әлбәттә, бу хыял безнең үзебездә дә бар. 1944 елда ук күренекле татар язучысы Гадел Кутуй ТАССР Югары Советының 21 июнь сессиясендә ачынып: «Мин Пушкинның каурый каләмен, аның кулъязмаларын күрдем. Аларга инде 100 елдан артык. Алар зур саклык белән музейда сакланалар. Тукай 30 ел элек үлде. Аның каләмен, кулъязмаларын кайда күрергә була? Шуны ук Мәҗит Гафури һәм Һади Такташ турында да әйтә алам. Безгә әдәби музей кирәк», – ди.


Шәриф Камал музееның безгә беркетелгән бинасы бар. Әмма анда һаман да чын мәгънәсендә музей төзи алмыйбыз, мөмкинлегебез юк, чөнки бина бик мөшкел хәлдә. Галимнәрне, әдәбият белгечләрен, язучыларны, Разил Вәлиев, Ренат Харисларны җыеп киңәшкәннән соң, шушы бәләкәй бинага, мең елдан артык мирасы булган татар әдәбияты тарихын кертә алмыйбыз, ул бинада яңадан Шәриф Камал музее булырга тиеш, дигән карарга килдек. Ә татар әдәбияты музее турында әйтсәк, бай экспонатлар, фондлар бар, әмма бина юк.


Бу музейның концепциясе дә тө­зел­гән, ул искиткеч матур, хәтта берничә вариантта эшләнгән. Концепция буенча әлеге музей татар әдәбиятын иң борынгы чордан ук чагылдыра. Дөрес, сакланып калган борынгы, урта гасырларга нисбәтле әйберләр аз, әмма шулай да, әдәбият музее шулардан башланырга тиеш. Музейда зур урын ХХ гасыр татар әдәбиятына, әдипләренә биреләчәк. Вафат булган әдипләрнең туган-тумачалары, хәзер исән-сау булган каләм әһелләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәргә ниятлибез.


Безгә төрле биналар тәкъдим итеп карадылар, әмма әлегә кадәр берсен дә бирмиләр. Разил Исмәгыйль улы фикеренчә, мин дә моның белән килешәм, Милли китапханә өчен зур, заманча бина төзесәләр, әлеге музей шушы бина эчендә дә булырга мөмкин. Бу бик тә яхшы идея, чөнки әдипләрнең иҗаты, тормышы, әлбәттә, китап белән тыгыз бәйләнештә. Ренат Харис исә элекке Матбугат йорты бинасы булмасмы, дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Бу бина булса да яхшы булыр иде, чөнки биредә узган гасырның 30 елларыннан алып 2000 нче елларга кадәр татар әдипләре килеп, эшләп, иҗат итеп йөргәннәр.


Кызганыч, һаман да әдәбият музеен оештыру мәсьәләсен хәл итә алганыбыз юк. Көчебез җитмиме, әллә моның өчен хөкүмәтнең акчасы юкмы? Шунысы бәхәссез, Казан каласында татар әдәбияты музее һичшиксез булырга тиеш!


– Милли музей фондларындагы, экспозицияләрендәге тарихи ядкяр­ләрне саклау шартлары ХХI гасыр таләпләренә җавап бирәме?


– Әлбәттә, юк.


– Казанда кыйммәтле музей экс­по­нат­ларының «гомерен озынайту», рес­таврацияләү, консервацияләү эш­лә­ре башкарыламы?


– Башкарылмый. Дөрес, без кулдан килгәнне эшлибез. Күпмедер дәрәҗәдә консервация, мониторинг эшләрен алып барабыз. Әмма фонд бинасын төзү мәсьәләсе дә актуаль булып кала. Консервация, реставрация эшләрен алып барыр өчен аерым, кыйммәтле җиһазлар, белгечләр кирәк. Дөрес, җиһазлары булса, белгечләр мәсьәләсен хәл итеп булыр да кебек. Аларны укытырга, музейда эшләүче кадрларны бу хезмәткә әзерләргә мөмкин. Әмма бина, остаханәләр, җиһазлар булдыру искиткеч зур мәсьәлә булып кала.


– Димәк, саклау тиешле шартларда булмагач, борынгы экспонатларның 100, 200 елдан соңгы буыннарга барып җитмәве, киләчәк өчен сакланмавы мөмкин?


– Без бер гасырдан артык сакладык бит, җиһазлар булмаса да. Әлбәттә, без үзебезнең кулдан килгән кадәр шартларны тудырабыз, мирасыбызны киләчәк буынга тапшырырбыз. Әмма, һичшиксез, хөкүмәт тарихи-мәдәни мирасны саклау турында уйларга тиеш. Разил Исмәгыйль улы да үзенең комитетына безне бу мәсьәлә буенча берничә мәртәбә җыйды. Ул, аеруча, гарәби язулы чыганакларны реставрацияләү, цифрлы форматка күчерү белән кызыксына. Аларны бит әле сакларга гына түгел, ә өйрәнергә, бастырып чыгарырга да кирәк. Хәтта дөньякүләмендә танылган галим Ш.Мәрҗанинең дә кулъязмалары тулаем басылмаган, хәзерге укучы ул хезмәтләрне белергә тиеш.


ХХ гасыр башында татар зыялылары Мәрҗанинең «Вафият әл-әсляф» исемле VI томлы биобиблиографик китабын бастырып чыгарырга карар кыла. Әмма олуг галим вафатына гасырдан артык вакыт үтсә дә, әлеге гыйльми хезмәтнең басылып чыкканы юк. Заманында Галимҗан Баруди да: «Шул китапны бастыру өчен җитәрлек батырлык һәм тырышлык һаман да Казан тирәсендә булмады. Моннан соң ни булыр?» – дип яза.


– Әйе, аларны татар теленә тәрҗемә итеп халкыбызга җиткерү, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп дөнья халыкларына таныту да актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Без музейга килгән кешеләргә Мәрҗани, Курсавилар турында сөйлибез, алар белән горурланабыз. Ә аларның хәзерге буын укучысына тәкъдим итәрлек китаплары кайда? Аларны хәзерге дөньяда белмиләр, чөнки без үзебез тәрҗемә итмибез. Дө­рес, хәзерге заман әдипләренең әсәр­ләрен рус, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә итү мәсьәләсе берникадәр хәл ителә кебек. Ә борынгыларының биниһая күп өлеше басылып та чыкмаган, кулъязма хәлендә саклана. Аларны ничек тә булса тәрҗемә итеп дөнья халыкларына җиткерәсе иде!


Казакълар бөтендөнья буенча үз­ләренең кулъязмаларын, мәшһүр шә­хесләренең мирасын эзли. Аларның бу юнәлештә махсус дәүләт программасы бар һәм моның өчен шактый акча тоталар. Бу максат белән, әлбәттә, безгә дә берничә мәртәбә килделәр. Ике ай чамасы Казанда яшәп, казакълар турында нинди мәгълүмат бар, аеруча кулъязмаларны ксерокстан чыгартып, цифрлы форматларга күчертеп алып киттеләр. Мондый эшне без дә башкарырга тиеш. Чөнки татар дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, аның шунда сакланып калган язма мирасы бар. Татарстандагысын гына түгел, ә бөтен илләрдә саклана торган кулъязма мирасын бер урында, электрон нөсхәдә булса да туплау – безнең изге эшебез.


– Музей борынгылыкны сакласа да, ул заманча технологияләр белән бергә, янәшә атларга тиеш кебек, информацион дөньяга яраклашу – хәзерге заман таләбе.


– «Бөек Ватан сугышының виртуаль музее» (www.tatfrontu.ru) проекты турында аерым әйтеп үтәсе килә. Ул үзенә 43 район музеен берләштерә. Виртуаль музейда ТР китапханәләрендә, архивларында, музей фондларында, экспозицияләрендә саклана торган Бөек Ватан сугышына нисбәтле предметлар электрон нөсхәдә халыкка күрсәтелә. Ул сайтта фронтовик-әдипләрнең дә документлары, шәхси әйберләре бар. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кайда, нинди вакыйга бара, болар да әлеге сайтта яктыртыла. Кайбер районнарда шушы максатны активрак башкарыр өчен корпунктлар да ачылды.


– Җиңүнең 70 еллыгы узганнан соң, бу уңайдан оештырыла торган чаралар кимеп, әлеге сайтка игътибар кимемәсме?


– Һич кенә дә кимемәс. 70 еллык­тан соң да чаралар бетәргә тиеш түгел, әле Җиңүнең 71 еллыгы, 75, 80 еллык­лары буласы бар... Гомумән, авылларда, районнарда, шәһәрләрдә Бөек Ватан сугышына, ветераннарга нисбәтле кайчан, нинди вакыйга була, алар сайтта яктыртылсын иде. Ә музейлар бу эшне башкаруда төп үзәк булып торырга тиеш. Максатыбыз – бөтен мәгълүматны бер урында җыйнау.


– Бу мәгълүматны җыйнап бетерү мөмкин эшме икән?


– Юк, аны җыйнап бетерү мөмкин түгел. Хәбәрсез югалган, һәлак булган солдатларның исемнәре, яңа әйберләр елдан-ел табылып тора. Казан шәһәрендәге, Спас, Чирмешән, Апас, Арча, Чаллы, Буа районнарындагы эзтабарлар аеруча актив, даими һәм нәтиҗәле эшли. Шунысы куанычлы, тарих белән кызыксынучыларның, аеруча яшьләрнең саны көннән-көн күбәя. Хәзерге вакытта «Хәтер» китабы редакциясе хезмәт геройларына багышланган китапка мәкаләләр туплау белән шөгыльләнә. Бу хезмәт тә әлеге сайтта яктыртылыр, дип өметләнәбез.


Быел, аеруча Җиңүнең 70 еллы­гы уңаеннан, кешеләр музейга өйлә­рен­дә сакланган фронт хатларын, фото­рәсемнәр, документлар алып килә. Әлбәттә, болар безнең өчен бик кадерле. Бөек Ватан сугышы музееның экспозициясен яңартсак, алар анда кирәк булачак. Ә экспозициягә кертелмәгән өлеше виртуаль музейга куелачак.


– Журнал – укучысыз, театр тамашачысыз яши алмаган кебек, музейлар да аңа килүче кунаклардан, туристлардан башка яши алмый. Милли музейда халкыбызның бай мирасы саклана, дидек. Шулай да, чит ил туристлары биредә аеруча нәрсә белән кызыксына?


– Милләтебез, республикабыз тарихы, иң борынгы экспонатлар – менә алар белергә теләгән нәрсәләр. Безнең экспозициябез дә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерүгә йөз тотарга тиеш иде. Әмма әлегә кадәр өч бүлектән торган («Татарстан тарихы борынгы чорлардан безнең көннәргә кадәр», «Кеше һәм табигать», «Мәдәният: Татарстан халыкларының мәдәни бәйләнешләре») даими экспозиция төзелмәгән. Кызганыч, музейда татар халкы тарихының аерым-аерым бүлекләре, чорлары белән генә танышырга мөмкин. Музейның хәзерге экспозицияләрендә борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихыбыз хронологик эзлеклелектә яктыртыла, дип әйтеп булмый. Бинага реконструкция булмый торып, бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел.


– Гадәттә музейга бер килгән кеше минем анда бер булганым бар, хәзер анда кереп ни эшлим, дип әйтә. Музейга бер кешене кабат-кабат кертер өчен нәрсә эшләргә кирәк, дип саныйсыз? Аеруча район, авыл музейларына.


– Чит ил туристларыннан аермалы буларак, казанлылар безнең музеебызга даими килә. Алар күпмедер дәрәҗәдә безнең экспонатларны, фондларны белә, нигә тегене, нигә моны күрсәтмисез, диләр. Еш кына күргәзмәләргә дә киләләр. Музейларда ел дәвамында махсус календарь-план нигезендә мә­дәни чаралар үтә. Районнарда да актив эшли торган музейларга халык күп йөри. Лаеш, Апас, Арча, Чаллы, Норлат, Әлмәт музейлары бик көчле, шул сәбәпле, аларга килүче кешеләрнең дә саны күп. Әлбәттә, искиткеч дәрәҗәдә начар, пассив эшләүче музейлар да юк түгел. Шуның өчен аларның музейларына кеше дә килми, хәтта районда яшәүчеләр дә әлеге музей турында берни белми, ә инде туристлар турында әйткән дә юк. Музей җитәкчеләре, хезмәткәрләре үзләре актив эшлиләр икән, анда, әлбәттә, кеше килә.


– Якын һәм ерак киләчәктә музей кунакларны нинди проектлар белән шатландыра алачак?


– Музей бинасында реконструкция эшләре башкарылса, әлбәттә, без Казанда зур музей үзәген булдыра алачакбыз. Анда зур фондсаклагыч төзергә уйлыйбыз һәм ул ачык булыр, дип өметләнәбез. Безнең фондларда миллионга җитеп килүче экспонат шунда сакланырга тиеш, һәм аны бар кеше дә күрә алачак. Шунда ук реставрация эшләрен алып бара торган лаборатория дә булыр, дип уйлыйбыз. Менә шундый максат һәм хыяллар белән яшибез. Әлеге хыяллар гамәлгә ашса, музеебызны, димәк татар халкын, биредә яшәүче башка милләтләр тарихын дөнья күләмендә танытыр өчен зур мөмкинлек туачак.


– Сезне редакция исеменнән ТР Милли музее оешуның 120 еллыгы һәм Халыкара музейлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Милли мирасыбызны халкыбызга җиткерүдә алга таба да бергә максатчан эшләсәк иде, дигән теләктә калам.

Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру