Журнал «Безнең мирас»

Татар җыры – ул мәңгелек!

Мәшһүр шагыйребез Зөлфәт татар җыры турында заманында:
«Татар җыры,
Бер юлдашның әйткәне искә килә:
Сезнең җырларны
Тыңлавы авыр бит,
Җанга тия!»
– дип язды.


Димәк, җыр ул Ватан, милләт, туган җир, туган тел, ата-ана, бала кебек мәңгелек кыйммәтләрнең асылында ята.


Халык: «Менә хәзер мин сезгә җыр язам әле», – дип утырып газапланмаган. Җыр ул үзе халык күңеленнән чишмә кебек ургылып чыккан. Ул – Алладан, ул – изге! Дөньяның мәшһүр композиторлары Бах, Бетховен, Моцарт һ.б.ның әсәрләре дә көй язам дип утырып язылмаган. Җанны эзәрлекләгән моңны алар кәгазь битләренә ноталар гармониясе итеп төшергәннәр. Шуңа күрә дә әлеге мәшһүрләр менә йөзәрләгән ел яшиләр. Халык аларның әсәрләрен бүген дә тыңлап хозурлана, көч таба, чистарына. Халык җырлары да менә шушы бөек әсәрләргә тиң. Шуңа күрә дә алар, гасырдан-гасырга күчеп, халыка хезмәт итәләр. Кемнәр аларны иҗат итте, кемнәр аларга күңел бизәкләрен өстәде, нотага салмаган килеш, ничек бүгенге көнгә кадәр килеп җиттеләр?! Ул хакта тәгаен генә әйтеп булмый. Әмма шунысы хак, һәр җырның үз тарихы бар, нигездә, аларда халык язмышы, хәтере ята. Халык бер җырны да югалтмады, безнең җанга диеп саклады.


Безне инде күпме еллар радио-те­ле­видениеләрдән көйсез, мәгънәсез җыр­лар белән «сыйлыйлар». Менә бу татар җыры, заман җыры, хәзерге заман форматы, дип, халык җырларын читкә этәреп, яңа җырлар тәкъдим итәләр. Татар халкының җырлары шундый булгач, халкы да шундый инде, дип безне ышандырырга тырышалар. Безне, түбән вибрация дулкынында тибрәтеп, зомбиләштерү бара. Әнә шул җырчылар үзләренең йолдыз булуына ышанып, табигать биргән матур тавышларын өч көнлек җырлар җырлап, эголарын үстерделәр, бәхетсезлеккә тардылар. Ә үсеп килүче буын шушы шаукым­га кушылып, деградация киче­рә. Инде уйлый белгәннәре, татар җы­р сәнгатенең нинди түбән булуын, үзләрен башка халыклардан ким күреп, үз милләтеннән йөз чөереп, башка «бөек» милләтләр сафына кушылу чарасына керешәләр. Катнаш никахлар да шуңа килеп терәлә. Ә концертларда килешмәгән сүзләр сөйләп, телебезне бозып күрсәтергә дә чирканмыйлар. Татар халкының меңьеллык язма мирасына төкереп, пычратып, бөек Тукаебыз, Мөхәммәт Мәһдиевләр, Әмирхан Еникиләр, Туфан, Такташ һ.б. әдип, галимнәребезнең рухын рәнҗетәләр.


Шушы урында аз гына читкә китеп, Яңа ел тамашасын алып баручылар турында берничә сүз әйтәсем килә. Каян тапканнар ул шамакайларны? Әнә шуларның берсе менә мондый җыр җырлап бирде:


«Алмагачның алмасын,
Тырыша-тырыша утадым...»


Әлбәттә, ахыргы юлларын җырла­мады. Әмма безнең буын аның икенче яртысын бик яхшы хәтерли. Халыкны болай мәсхәрәләү инде 20 елга якын дәвам итә. Әле без бит исән, хәтеребез исән. Халык көйләре – безнең җанда, хәтердә. Ата-бабаларыбызның рухи байлыгын аяк астына салып таптыйбыз түгелме?! Редакторлар, режиссерлар ни карый? Бөек шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән тор­мыш-көнкүреш, көрәш җырлары, Ватан турында, туган ил турында, Казан турында һ.б. хакындагы җырлар кайда? Радио фондында алар меңәрләп иде. Кемнәр шул асыл мирасыбызны юк итте?! Булсалар, нигә аларны радио аша тапшырмыйбыз? Нигә соң әле гасырлар буе тәрбия чарасы булган җыр бүген нәҗескә әйләнде. Нигә үсеп килүче буын җыр тәрбиясеннән мәхрүм? Юк, мактый алмыйм мин бүгенге эстрада халәтен. Ул халык акчасына, халыкның үзенә каршы эшли. Бу минем генә фикерем түгел, бу – халык фикере дә. Сез – халык җырчылары ник дәшмисез? Нишләттеләр безнең бөек сәнгатебезне? А.Ключарев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов, С.Садыйковалар язган җырлар кайда? Боларның барысы да Татарстан радиосы фондында бар иде ләбаса. Нигә аларны тапшырмыйлар? Җыр сәнгатебезнең түбән дәрәҗәдә булуының сәбәпләреннән берсе – җыр дәресләренең башка фәннәр белән алмашынуы. Ә югары уку йортларында профессор дәрәҗәләренә ирешеп, татар җырына бәя бирүчеләр авызыннан: «Халык җырларын җырламагыз, алар хәзер модада түгел, алар белән акча эшләп булмый», – дигән сүзләр ишеткәч, әллә без акылдан яздыкмы, дигән уйлар башка килә. Шундый корткычларның мирасыбыз тамырына балта чабуларын күреп, без дәшми кала алабызмы? Сәнгать башында шундый педагоглар торгач, нинди җыр җырлыйсың инде. Әлбәттә, бөтен педагогларны да бер калыпка салырга ярамый. Бүген Казан музыка көллиятендә менә дигән педагоглар балаларга халык җырларының серләрен өйрәтәләр. Зур репертуар төяп чыга алар көллияттән. Ә менә укуларын тәмамлап, тагын шул профессорлар «арбасына утырып», халык җырларын җырламаска үзләрендә көч табарлармы? Заманыбызның мәңгелеккә калырдай матур, моңлы җырчылары да бар. Милли мәдәни үзәк җитәкчеләре алар өстендә бик нык эшли, күрәсең. Халык җырлары безнең геннарга, ДНКларга кереп урнашкан. Авыл урамнары буйлап армиягә китүчеләрнең өйдән-өйгә кереп саубуллашып, тальян гармунга кушылып җырлап йөрүләре әле дә күз алдында. Күңел тула, җырның бүгенге халәте өчен җан әрни.


Шөкер, безнең буынга татар җыр сәнгатенең чәчәк аткан чорында яшәргә насыйп булды. Безгә кадәрге буын һәм без – урта буын халкыбызның алтын фондын җыеп, җыр тәлинкәләренә, радиога яздырып, ул җырларның берсен дә югалтмыйча үзебез яшәгән заманга китереп җиткездек. Әйе, һәр заманның үз җыры, ләкин бу әйтем халык җырларына һич тә кагылмый. Алар һәр буын тарафыннан җырланып, тагын да матураеп киләчәк буынга тапшырылырга тиеш. Халык җырларын башкару осталыгы – ул Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Алар җаныңны гына түгел, тәнеңне дә чистарта. Мин шуны Мәскәүдә музыка белән дәвалау курсларын үткәндә аңладым. Иң моңлы көй – азан, иң тәэсирле олы дәвалау көченә ия сүз – Коръән сүзе. Аннан кала – халык җырлары, мөнәҗәт, бәетләр. Фольклорның потенциаль мөмкинлекләре искиткеч зур, чөнки анда – халыкның яшәү рәвеше. Халкыбыз арасында зәвыклы кешеләр дә күп. Алар мирасыбыз сагында торалар. Бөек көч – Аллаһы Тәгалә бар. Шуның өчен илаһи моңны сатып та, бетереп тә, үзгәртеп тә булмый. Ул – мәңгелек. Безнең татар халкындагы бәетләр, мөнәҗәтләр турында аерым әйтәсем килә. Алар дога сыман. Кеше тормышындагы фаҗигале хәлләр турында Аллаһы Тәгалә белән киңәшүдән, аның белән кайгы-хәсрәтләрне уртаклашудан гыйбарәт ул. Мөнәҗәтләр кешенең шәхси, иң тирәнгә яшеренгән психологик кичерешләре турында сөйләсә, бәетләр ил һәм халык язмышының да фаҗигале якларына кагыла. Башка халыкларда безнең бәетләргә тәңгәл бер генә жанр да юк. 1990-1992 елларга кадәр мөнәҗәт, бәет турында аыз ачарга да ярамый иде. Әле дә хәтеремдә. 1992 елда радиода качып, ишекне бикләп, җыр яздырабыз, дип алдап, мөнәҗәтләр, бәетләр яздырып, татар тарихында беренче тапкыр мөнәҗәтләр, бәетләрдән генә торган пластинка чыгарган идем. Ул вакытта пластинка чыгару өчен Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт кәгазе кирәк иде. Кая ул рөхсәт бирү, ул хакта хәтта сорарга да ярамый иде. Бәхетемә, Мәскәүдә коммерция юлы белән пластинка чыгару мөмкинлеге ачылды. Шунда барып, үз акчама меңәрләгән тираж белән берничә тапкыр пластинка чыгардым һәм дөнья татарларына бушлай өләшеп тә бетердем. Менә шулвакыттан башлап, 23 ел элек, мөнәҗәтләр югары сәхнәләргә менделәр, халык арасында өлкәннәр һәм балалар тарафыннан әйтеләләр, җырланалар. Минем пластинкаларны кулланып, консерваториядә фольклор дәресләре үткәрәләр. Соңгы елларда «Илаһи моң» дип аталган мөнәҗәтләр фестивале үткәрү дә халыкның үзаңын үстерүдә зур роль уйнады. Юкка гына галимнәребез ач-ялангач чакларда авылдан-авылга йөреп, халык авыз иҗатын җыеп йөрмәде. Бүген алар тарафыннан татар халык авыз иҗатының 12 томлыгы дөнья күрде. Ә Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан җыйган 3 томлык мәкаль һәм әйтемнәрендә – халкыбызның аңы, акылы, тапкырлыгы, шаян-шуклыгы. Мондый мирас бер генә халыкта да юк.


Кеше күңеле җыр аша чагыла. Җансызлар гына халык җырларын тыңламый да, җырлый да алмый. Җыр ул һәр заманда тәрбия чарасы, агартучы булды. Һәм моннан соң да ул шулай булып калсын иде.


Сүземне шагыйрь Харрас Әюповның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


Җырлар кала
Чиксез мәңгелеккә
Сәфәр чыккан Бөек Агыштан –
«Әллүки»е, «Тәфтиләү»е кала,
Карурманы кала, Сакмары.
Бер моңны да югалтмады чорлар,
Безнең җанга диеп саклады.
Үткәннәрдән киләчәккә кадәр
Җаны булып җирнең җыр бара.
Син югалта күрмә ул тавышны,
Йөрәгеңдә сакла, ир бала!


Профессиональ сәхнәдәге иҗат эшчәнлегенә – 20 ел. Сулдан уңга: Гөлзадә Сафиуллина, Резедә Сафиуллина, Фәүзия Бәйрәмова

Теги: Гөлзада Сафиуллина Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру