Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

ИКЕНЧЕ 10 ЕЛЛЫК (1947-1957 ЕЛЛАР)
Вакыйгалар:
1940-1950 нче еллар – җырчы Рәшит Ваһаповның сокланырлык популярлык казанган еллары.
1949 ел – күренекле музыкант Рокыя Ибраһимова филармониядә эшли башлый.
1950 нче еллар уртасы – филармониянең эстрада бүлегендә Олег Лундстрем җитәкчелегендәге джаз оркестры эшли башлый.
1950 нче еллар азагы – тамашачыларның классика һәм халык җырлары белән кызыксынуы арта. Филармония әзерләгән концерт-лекцияләрдә булган тамашачыларның саны меңнәр белән исәпләнә. Профессиональ музыка барлык уку йортлары укучыларын, студентларын үзенә тарта. Классик һәм халык музыкасы белән көчле мавыгу 15 ел дәвам итә.
1947-1950 еллар – филармония артистлары Мәскәүнең Колонналар залында, Урал, Удмуртия, Себер, Каспий буе, Урта Азия, Пермь өлкәсе шәһәрләрендә чыгышлар ясый.
1950 нче еллар – Әзәл Яһүдин филармониягә эшкә килә.
1952 елның көзе – филармония составындагы Җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры итеп татар бию сәнгатенең классигы Гай Таһиров билгеләнә.
1955 ел – Әлфия Авзалова филармониядә Гани Вәлиев җитәкләгән бригадада эшли башлый.
1958 ел – атаклы балетмейстер Әхмәт Кәлимуллин ансамбльгә эшкә килә.
1957 ел, май-июнь – филармония артистлары Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.
1957 елның июле – Җыр һәм бию ансамбленең биючеләре, Алтынчы бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашып, II дәрәҗә дипломга һәм көмеш медальгә лаек була.
"Безнең мирас" журналы - 2020. - №2. - Б.108

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру