Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Филармониядә узучы фестивальләр һәм конкурслар


«Филармониада» халыкара сәнгать фестивале


Фестиваль 2008 елда барлыкка килде. Аны уздырырга Татарстанның 2013 елгы Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын яулап алуы этәргеч булды. Чараның максаты – югары сәнгатьне, дөньякүләм танылган иҗатчылар белән берлектә, киңрәк тарату, яңа исемнәр ачу. Фестиваль программасы сәхнә сәнгатенең төрле жанрларыннан туплана: классика, фольклор, эстрада, джаз, рок, нәфис сүз, бию, балет, кино…


Иосиф Кобзон «Филармониада» фестивалендә

Халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрларының «Халык көйләре» Бөтенроссия фестивале


Ул беренче тапкыр 2015 елда оештырылды. Рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәменә башлангыч бирүче –Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков. Халык уен кораллары оркестры чирек гасыр дәвамында Россиянең әйдәп баручы коллективларының берсе булып тора. Оркестр елдан-ел яңа үрләр яулый, аның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә меңнәрчә музыка сөючеләр алкышлады. Ул Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да уңыш казанды. Фестивальнең Казанда үтүе бик отышлы: башкалабыз музыкаль коллективларны җәлеп итү, халык сәнгатен hәм халык уен коралларында уйнауны пропагандалау үзәгенә әйләнде. Бөтенроссия фестиваленең башлангычы шушы исем белән аталган халык уен кораллары ансамбльләре hәм оркестрларының конкурсына барып тоташа. Фестивальдә Людмила Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле, Анатолий Квасов исемендәге «Дон казаклары» ансамбле, «Лезгинка» бию ансамбле, «Терем-квартет» ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.


«Джазлы Казан» халыкара фестивале


«Джазлы Казан» халыкара фестиваленең төп максаты – джаз музыкасы бәйрәме оештыру, тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен чын иҗади атмосфера тудыру. Фестиваль концертлар, джем-сейшеннар, иҗади остаханәләр һәм очрашулар рәвешендә уза. Алар төрле яшьтәге тамашачы аудиториясе белән башкаручылар арасында якын элемтә оештыруны күз уңында тота. Мондый иҗатташлык фестивальнең максат-бурычларын тагын да нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга булыша. Фестивальнең халыкара форматта булуы Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы башкаручыларын чакырырга, шул рәвешле, әлеге бәйрәмгә күпсанлы джаз белгечләрен һәм джаз музыкасын сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.


«Джаз-Кроссовер-Фест-Казан» халыкара фестивале


Стилистик чикләү кысаларына гына сыймаган, үзендә күптөрле музыкаль юнәлешләрне камил берләштергән халыкара кроссовер-фестиваль 2016 елда барлыкка килде. Аның тарихы шушы елның апрелендә үткәрелгән ике концерттан башлана. Филармония сәхнәсендә дөньякүләм танылган башкаручылар: Даниил Крамер, Денис Мажуков, Игорь Бутман hәм Арминэ Саркисян чыгыш ясады. Төрле яшьтәге тыңлаучыларны җәлеп итеп, бу чара үз тамашачысын тапты hәм ел саен үткәрелә торган фестиваль статусын алды.


Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале


Фестиваль беренче тапкыр 2015 елда узды. Төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый. Һәр елның ноябрь аенда классик музыка җәүһәрләреннән тупланган өч уникаль концерт уза. Фестиваль «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамлана.


«Бард-Арт» автор-башкаручылар фестивале


Фестиваль беренче тапкыр 2020 елның гыйнварында узды. Ул озак еллар Татар дәүләт филармониясе директоры булган Марат Таҗетдинов истәлегенә багышланды. Марат Таҗетдинов Казанның танылган бард-башкаручысы иде. Фестиваль музыка сәнгатенең әлеге жанрына яңа сулыш өрү максатында оештырылды.


Анатолий Шутиков исемендәге «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурсы


Бу – халык уен коралларында уйнауны пропагандалау, халык көйләренә игътибар җәлеп итү максатында оештырылган конкурс. 2021 елда 13 нче тапкыр узачак. Конкурста балалар һәм яшьләр сәнгать мәктәпләре, урта махсус музыка уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары, профессиональ коллективлар катнаша ала.


Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы


Ул 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. Аның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.


Әдәби әсәрләрне сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе


Ул 2020 елда гамәлгә куелды. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырыла. Аның бурычлары: татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү; татар халкыбызның бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын саклап калу; татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту; талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итү.


Бәйгене гамәлгә куючы – Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №12. - 106-108 б.

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру