Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Филармония солистлары

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев

 

  • Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылында туган;
  • Казан дәүләт консерваториясендә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Заһидуллина классын тәмамлый;
  • Тавышы – тенор-альтино;

    Илһам Шакировның туган көн кичәсендә: Илһам Шакиров, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев. 2011 ел

  • 1985 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә алына;
  • 1985 елда халык җырларын башкаручыларның Бөтенроссия бәйгесендә дипломант була;
  • 1986 елда Мәскәүнең Колонналы залында Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан узган тантаналы концертта СССРның халык артистлары И.Козловский, А.Соловьяненко һәм З.Соткилава белән чыгыш ясый;
  • 1990 елда С.Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесе лауреаты исемен яулый;
  • 1991 елда җырчыга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелә;
  • 2000 елда ул «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек була;
  • 2007 елда – Г.Ибушев шигырьләре тупланган «Рәхмәт сиңа, җыр», 2019 елда балачак истәлекләре тупланган «Балачакны сагынып…» җыентыклары чыга;
  • Георгий Ибушев репертуарында татар композиторлары С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов һәм Р.Еникеев әсәрләре, опералардан арияләр, романслар, чит ил композиторларының әсәрләре бар;
  • 2019 елда җырчы «Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек була.

 

Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.

Безнең мирас. — 2020. — №10. — 110-111 б. 

Комментарий язарга