Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

2017-2020 еллар


2017 елның 21 августында Татар дәүләт филармониясе оешуга 80 ел тулды.


2017 елның 15 июнендә танылган татар җырчысы Әлфия Авзалова бакыйлыкка күчте.


2017 елның 19 октябрендә Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов яшәгән йортка мемориаль такта куелды.


Гали Ильясов яшәгән йортта мемориаль такта ачканнан соң. 2017 ел

2017 елның 15 ноябрендә Казанда Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.


2017 елдан Филармония гамәлгә куйган «Джаз-Кроссовер-Фест-Казан» фестивале ел саен уздырыла башлады.


2018 елның май аенда Татар дәүләт филармониясенең солисты Резидә Галимовага «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде.


2018 елның июнь аенда Филармония бакчасында «Чәчәк атучы Татарстан» музыка фестивале кысаларында алты хәйрия концерты узды.


Татар дәүләт филармониясе FIFA-2018 чемпионатының мәдәни программасында 14 концерт программасы тәкъдим итте.


2018 елның җәендә Татар дәүләт филармониясенә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның «Рәхмәт хаты» тапшырылды.


2019 елның 16 гыйнварында татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.


2019 елның 5 апрелендә Филармония Татарстан Милли музеена 198 оригиналь экспонат тапшырды.


2019 елның июнь аенда Татар дәүләт филармониясе солисты Георгий Ибушевка «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде.


2019 елның 14 июнендә Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта ачылды.


2019 елның 14 июлендә Казанда җырчы, композитор Илгиз Мәҗитов истәлегенә мемориаль такта куелды.


2019 елда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.


2019 елда Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуга 20 ел тулды.


Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең Гала-концертыннан соң. 2018 ел

2020 елда Филармония бакчасындагы «исемле» агачлар саны 18гә җитте. Монда эшләгән мәшһүрләр истәлегенә һәм танылган артистлар тарафыннан агачлар утырту традициясе 2015 елда башланган иде.


2020 елның гыйнварында Татар дәүләт филармониясендә беренче тапкыр «Бард Арт» автор җыры фестивале узды.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №9. - 108-109 б.

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру