Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

2007-­2017 еллар


2007 елда Татар дәүләт филармониясенең 70 еллык юбилеена багышланган китап чыга.


2008 елда беренче тапкыр Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале үтә. Әлеге фестивальне гамәлгә куярга Татарстанның 2013 елгы Универсиаданы Казанда үткәрү хокукын яулап алуы этәргеч була.


2011 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә.


2013 елның 18 гыйнварында филармониядә Әлфия Авзалованың 80 яшьлек юбилеена багышланган тантана була.


2014 елдан Халыкара «Джазлы Казан» фестивале уза башлый.


2014 елның ноябрендә Татар дәүләт филармониясе ветераннарының «Илһамият» клубы оеша.


2015 елда ун елдан артык тарихы булган «Халык көйләре» конкурсы шул ук исемдәге фестивальгә әверелә. Әлеге конкурс­-фестивальнең идея авторы – Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиков.


2015 елның ноябрендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының Көньяк Корея Республикасына зур гастроле оештырыла.


2015 елның 28 гыйнварында Филармония, Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышлап, күренекле җырчының «Калеб» клубына тупланган яшь шагыйрьләр белән очрашуын оештыра.


2015 елның 25 февралендә Филармониядә Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы концерт уза.


2015 елда Филармония Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивален үткәрә башлый.


2016 елның 4 декабрендә Филармониянең әдәби­-музыкаль лекторие, күренекле җырчы Гали Ильясовның тууына 80 ел тулуга багышлап, истәлекле әдәби-музыкаль кичә уздыра.


Г.Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган тантанада Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Назыйр улы Нуруллинның чыгыш ясаган чагы. 2016 ел

2016 елда Татар дәүләт филармониясенә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула. Зур юбилей уңаеннан күп кенә тантаналы чаралар үтә. Филармония бакчасына Габдулла Тукай истәлегенә чыршы агачы утыртыла, аның тамырына безнең чор кешеләренең киләчәк чор кешеләренә мәрәҗәгатьләре тупланган капсула салына.


2016 елда Филармония беренче тапкыр «Джаз­Кроссовер­Фест­Казан» фестивален уздыра. 2017 елдан башлап фестиваль ел саен октябрь­ноябрь айларында үтә.


2017 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры Мәскәүдә Асадуллаев йортында татарча концерт бирә.


2017 елда Татар дәүләт филармониясенең барлык концертлары 80 еллык юбилей кысаларында уза.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №8. - 112-113 б. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру