Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

1997-2007 еллар


1998 елда Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры Германиядә гастрольдә була.


1999 елда филармония базасында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оеша.


«Таныш моңнар, таныш исемнәр» циклында узган Илдар Юзеев сүзләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль кичәдән соң. Сулдан уңга: Мәсгут Имашев, Фәрит Хатипов, Флера Сөләйманова, Фердинанд Фәтхи, Илдар Юзеев, Нәҗип Бәдретдинов, Фәрдия Сәфәргалиева. 17 октябрь, 2002 ел

2000 елның 18 ноябрендә Павлюхин урамында урнашкан Киров исемендәге мәдәният сараенда Татар дәүләт филармониясенең Концерт залы ачылуга багышланган «Таныш моңнар» дип аталган тантаналы концерт була.


2001 елда Киров исемендәге мәдәният сарае бинасы тулаем филармония балансына тапшырыла.


2002 елда Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе итеп Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов билгеләнә.


Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган Халыкара «Татар җыры» конкурсы 2003 елдан «Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы» исеме белән дәвам итте. 2005 елда әлеге җыр бәйгесе Казанның 1000 еллыгына һәм Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилеена багышлана.


2003 елның декабрендә филармония директоры итеп Кадим Назыйр улы Нуруллин билгеләнә.


2005 елда филармония Казанның 1000 еллыгына багышланган «Җанлы татар музыкасы» музыкаль проектын гамәлгә ашыра. Казанда узган концертта Әнвәр Измайлов (Кырым), Зөлфия Камалова (Австралия), «Казан төркеме Бәдретдин» (Финляндия), ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һ.б. чыгыш ясый.


Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан, филармония бинасы фасады ремонтлана. 2007 елда бина эчендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлана һәм филармония 70 еллык юбилеен 605 тамашачы сыйдырышлы залы булган затлы бинада каршылый.


2006 елда атаклы дирижер Натан Рахлинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Натан Рахлин исемендәге музыка фестивален гамәлгә куя. 2007 елда фестиваль Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының оешуына 40 ел тулуга багышлап уздырыла.


Г.Тукайның тууына 118 ел тулуга багышланган концерттан соң. Сулдан уңга: Нәҗип Бәдретдинов, Гөлчирә Бәдретдинова, Зилә Сөнгатуллина, ..., Равил Шәрәфи, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Вәлиев, Илһам Шакиров, Кирам Сатиев, Лена Шагыйрьҗан, Фердинанд Фәтхи, Резеда Галимова. 2004 ел

Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде. 

Теги: Зимфира Гыйльметдинова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру