Татар боцманматы

1832 елда Мисыр Сүрияне басып ала. Төрек солтаны Мәхмүд II моңа ризасызлыгын белдерә, әмма бернинди чара да күрә алмый. Шул сәбәпле, Мисыр патшасы Мөхәммәд Гали төрек солтаны җирләренә басып керүен дәвам итәргә карар кыла. Госманлы империясенә бүленү куркынычы яный. Моны күреп, әле 1829 елда гына Төркия белән сугышудан туктаган Россия императоры Николай I төрек солтанына хәрби ярдәмен тәкъдим итә. Госманлы империясенең бүленеше, аеруча Франция белән Англиянең бу төбәктә йогынтысы көчәюе Россия өчен дә куркыныч була. Төрек солтаны моңа бик теләп ризалаша, аның мөрәҗәгатен истә тотып рус хәрби флоты кораблары Босфорга кузгала.

Босфорда Кара диңгез флоты эскадрасы

Мисыр-Төркия кризисын көйләүдә катнашу Россия империясе өчен бик файдалы була. Шуның нәтиҗәсендә, 1833 елда Өнкәр-Искелес солыхы төзелә. Бу эшләрнең башында тәҗрибәле дипломат, Госманлы хөкүмәте вәкилләренең һәм солтанның ышанычын яулаган кенәз Алексей Федорович Орлов тора. Ул Төркиядәге барлык рус хәрбидиңгез көчләре җитәкчесе, Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнә. Аңа ярдәмгә генерал-лейтенант Н.И.Муравьев җибәрелә.

Госманлы солтаны Мәхмүд II

1833 елның апрелендә Босфорда 3 эскадра – 10 кораб, 5 фрегат, 2 корвет һәм башка кораблар туплана. 10 меңнән артык Россия солдатыннан (8 батальон, 24 орудие, 1 казак сотнясыннан) торган десант Босфор буендагы Өнкә-Искелес (Солтан пристане) тирәсенә лагерь булып урнаша. Мисыр патшасы, Рәсәй белән сугышудан куркып, һөҗүмен туктата. Алдарак билгеләп үткәнчә, Төркия белән Мисыр арасында 4 майда солых төзелә. Аның буенча Төркия, төп җирләрен саклап калса да, Сүрия һәм Адан биләмәләреннән мәхрүм кала. 1833 елның 23 апрелендә А.Ф.Орлов Константинопольгә (Истамбулга) килә һәм солтан Мәхмүд тирәсендә бик мөһим кешегә әверелә. Аның исә төп максаты булып Петербургта әзерләнгән һәм 8 елга исәпләнгән Рус-төрек солыхы тора. Бу солыхка 1833 елның 26 июнендә кул куела. Аның нигезендә Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә Көнбатыш Европа илләренең тыкшынуы тыела, ихтыяҗ туса, Россия Төркиягә хәрби ярдәмгә килергә дигән карар ята. Үз чиратында, Госманлы империясе дә хәрби конфликтлар туганда Дарданелль бугазын ябарга һәм чит мәмләкәтләрнең хәрби корабларын Россиягә таба уздырмаска тиеш була. Солых төзелгәннән соң, Россия төрек территориясеннән хәрби флотын һәм гаскәрләрен чыгарырга вәгъдә итә. Чыннан да, 28 июньдә рус гаскәрләре, Кара диңгез эскадрасы корабларына төялеп, Босфордан китә һәм 11 июльдә Феодосиягә кайта. Хәрбиләр анда 42 көн карантинда торалар, чөнки бу вакытта Константинополь тирәсендә кара үләт (чума) эпидемиясе тарала. Шулай итеп, әлеге экспедиция 3 ай дәвам итә.

Төрек солтаны Мәхмүд II рус солдатларына тараткан медаль

Экспедициянең уңышлы тәмамлануы уңаеннан, князь А.Ф.Орловка кавалерия генералы дәрәҗәсе бирелә. Сугыш беткәннән соң, солтан Мәхмүд рус экспедициясе десантын медальләр белән бүләкли. Генерал һәм адмиралларга бриллиант сибелгән (унлап), офицерларга алтын (250 тирәсе), ә түбән чиннарга көмеш (11 меңгә якын) медаль бирелә.

Медальнең алгы ягында лавр (дәфнә) веногы эчендә күппочмаклы йолдыз һәм солтан Мәхмүд туграсы урнаштырылган. Венок астындагы овал эчендә гарәпчә һиҗри белән «1249 ел» дип күрсәтелгән. Медальнең арткы ягында лавр веногы эчендә сигезпочмаклы йолдыз белән ярымай урнашкан һәм овал эчендә милади белән «1833 ел» дип язылган. Бу медаль Константинопольдә эшләнгән. Медальне кызыл тасмага тагу өчен уем да ясалган.

 Шундый ук медальләр Россия тарафыннан төрек гаскәриләре өчен дә эшләнә: медальнең алгы ягында император таҗы астында Николай Iнең вензель сурәте куелган, ә икенче ягында лавр (дәфнә) венок эчендә «1833 ел» дип язылган. Медальләрнең диаметры 11/16 дюйм.

Россия тарафыннан төрек гаскәриләре өчен эшләнгән медаль

 

Боцманмат Габделкаюм Хәмит улы

Мисыр-Төркия кризисында Кыр Шонталысыннан боцманмат Габделкаюм Хәмит улы да катнашкан. Архив материалларыннан күренгәнчә, Босфор вакыйгаларындагы батырлыгы өчен ул көмеш медальләр белән бүләкләнгән. Сүзне тарихи чыганакка бирик әле: «Боцманмат Каюм Хаметов сын Саетов из резервнаго полка 3 бригады. Имеются серебряные медали в память о пребывании в 1833 г. Босфор. вспомогательнаго отряда рос.войск и спасение погибавших». [ТР Милли архивы, 1019 нчы фонд, 1 нче тасвирлама, 113 нче эш.]

Каюм ага, 25 ел хезмәт итеп, 1858 елның ноябрендә 44 яшендә туган авылына кайтып төпләнә һәм 1890 елда 75 яшендә вафат була. 1886 нчы елгы тарихи картага күз салсак, аның йорты хәзер Рәшит Дәмир улы Вәлиевнең нигезенә туры килгәнен күрәбез. Боцманматның тәрҗемәи хәлен, нәсел-нәсәбен болай тасвирларга мөмкин.

XVIII гасыр башында Кыр Шонталасы (элегрәк – Түбән Яңа Шонтала, Түбән Шонтала) авылына нигез салучыларның берсе – Казан губернасының Нугай юлындагы Нарат Елга авылы кешесе морза Сәет Өмет (Имәмет) улы. Бу морза, чукынмау сәбәпледер, күрәсең, өстенлекләрен югалткан һәм күчеп китәргә мәҗбүр булган. Сәетнең кызы – Сәлимә (1756 елда туган), энесе – Колмәмәт (1711-1750). Колмәмәтнең балалары: Сәет (1737), Борһан (1739), Сәгыйть (1741), Хәлимә (1744; Көрнәле кешесенә кияүгә чыккан), Калимә (1747). Сәет Колмәмәтевнең балалары: Мәүлед (1760), Хәмит, Вәлит (1778-1833) һәм Мәҗит (1788).

Сәлимә Сәет кызы – ерак бабам Әбдерәхим Тимнәкәй углы Әбүбәкергә (1748 елгы) кияүгә чыга. Аларның Әбекәй (1776-1839) һәм Өмет (1785) исемле балалары туа. Әбекәйдән – Хәкимулла (1807-1867), Хәкимулладан – Хисмәтулла (1842-1924), Хисмәтулладан – Нигъмәтулла (1875-1942), аннан әниебез Фәризә (1922-1978) дөньяга аваз сала.

1788 елда туган Мәҗит 1811 елда рекрутка алынган. Указлы мулла Вәлитнең уллары – Бикмөхәммәт (1831 елдан авылның указлы имамы) һәм Мөхәммәтша (указлы мәзин).

Габделкаюмның әтисе – Хәмит Сәетов (1771), әнисе – Гөлминә (1776), абыйлары – Хәлил (1801-1838) белән Сәмит (1808), апасы – Хәдичә (1812) һәм энесе Габденнасыйр (1820-1866). Габденнасыйрның (хатыны – Гайшә Шәрипова) балалары: Габделкәбир, Габделвәли, Габделгалим. Габделгалимнең улы – Габделәхәт, ә соңгысының кызлары – гомерләрен авыл халкына белем бирүгә багышлаган мәшһүр укытучылар: Галимова Зәйнәп һәм Кәримә апалар.

Архив документлары күрсәткәнчә, Каюм Хәмитовның тормыш иптәше – Вафия Насыйрова (1828 елгы). Аларның Камалетдин (1850-1903; хатыны – Урта Тигәнәледән Әминә Әхмәдҗан кызы), Галәветдин (1865; хатыны – Көрнәледән Ягъфәр углы Сәедбатталның кызы Миңлеҗамал), Җәләлетдин (1868) исемле уллары, Бибимаһруй (1858; ире – Ярулла Мостафа улы) һәм Бибифатыйма (1867; 1898 елда Чистай өязендәге Чирүле Шонталасыннан Хәйрулла Вәлиулла улына тормышка чыга) исемле кызлары булуы мәгълүм. Күренгәнчә, Каюм аганың балалары тирә-як авыл кешеләре белән аралашкан: килен төшереп, килен алган. Олы улы Камалетдин кантончы булган.

 

Искәрмә

Боцманмат дәрәҗәсе 1720 елда Петр I тарафыннан кертелә. Бу – кече офицер дәрәҗәсе. Ул такелаж эшләрен башкара, рангоут төшерә һәм күтәрә, корабтагы барлык кораллар, компас һәм руль белән эш итә, паруслы шлюпканы йөртә, орудиеләр янында күнегүләргә өйрәтә, ярдагылар белән леер элемтә урнаштыра ала торган, кораб төбе тишелгән очракта су астында «пластырь» ябыштыра белгән хәрби диңгезчеләргә бирелә. Боцманмат – үзенә буйсынган түбән чиннарның кайда булуын, нишләвен, аларның тышкы кыяфәтенең, өс киеменең пөхтәлеген, савыт-сабаларының чиста булуын контрольдә тоткан, боцман вазыйфаларын үтәгән унтер-офицер. Түбән чиннар аңа: «Галиҗәнап боцманмат!» – дип эндәшә торган булган.

 

Галим Хисамиев

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 6-9.

 


Галим Хисамиев – Казан дәүләт медицина университеты доценты, химия галиме, төбәкне өйрәнүче.

Комментарий язарга