Ташъязмаларда – газиз тарихыбыз!

Эпиграфик истәлекләрне (каберташ язмаларын) өйрәнү һәм аларның сак­ланышын тәэмин итү ихтыяҗы бернинди дә бәхәс тудырмый. Чөнки, беренчедән, эпиграфик истәлекләрнең фәнни кыйммәте бик зур, икенчедән, милли мирасыбызның бер өлеше булган әлеге ядкярләр елдан-ел кимеп, юкка чыгып бара, өченчедән, киң җәмәгатьчелектә дә аларга карата хөрмәт-ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү, «зират культурасы»на өйрәтү зарур­лыгы арта.

Ташъязмаларның тарихны өйрәнү­дәге әһәмияте га­лим­нәр тарафыннан күп мәртәбәләр расланган. Борынгы чорлардан башлап, ХХ гасыр башына кадәр кабер ташларында вафат булган шәхескә бәйле рәвештә милли тарихыбызның аерым бер фактлары, халыкның мәдәни һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан. Ташъязмалар хәбәр иткән тарихи-документаль мәгълүматлар башка төрле чыганак­лардан алынганнарына бик саллы өстәмә. Аерым очракларда, эпитафияләр үзләре үк күпкырлы мөстәкыйль чыганаклар рәтенә кертелергә лаек. Халкыбыз тарихын өйрәнүнең кайбер бәхәсле мәсьәләләрен хәл итүдә комплекслы эпиграфик тикшеренү эшләренең әһәмияте гаять зур.

Соңгы егерме ел дәвамында без мах­сус экспедицияләр оештырып, Татар­­станның сигез районындагы элекке кабер ташларын комплекслы өйрәнү һәм теркәү эшләрен башкардык.

Борынгы Болгар, Алтын Урда дә­верләре, Казан ханлыгы кебек чор­лар­­дан калган ташъязмалар гына тү­­гел, ә соңгырак чорларга караган ис­тә­лекләрнең дә әһәмияте зур. Фәкать алардагы мәгълүматларны тирәнтен өйрәнергә һәм лаеклы дәрәҗәдә кадерли, саклый белергә кирәк. Моннан йөз яки ике йөз ел элеккеге ташларны, борынгы түгелләр икән, дип, битарафлык күрсәтү дәвам итсә, булганнары да уалып-ватылып юкка чыгып бетәчәк. Югыйсә, алар безнең газиз тарихыбыз! Әллә кайчангы борынгылыкны гына эзләп йөреп, якынрак тарихтагы кыйммәтле чыганакларны да кадерсезләсәк, Ходай да кичермәс, киләсе буыннар да гафу итмәсләр! Шуларны фәһемләп, без иң башта үзебезнең туган төбәкләребез Әгерҗе һәм Кукмара районнарындагы барлык мөселман татар зиратларын максатчан тикшереп чыктык, булган ташларның текстларын укып, күчереп алдык, фотога төшердек. Шулай ук Саба, Алабуга, Менделеев, Балтач, Мамадыш һәм Әтнә районнарының зиратлары тулаем өйрәнелде, Удмуртиянең Можга, Алнаш, Кече Пурга, Кияс һәм Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы, Слободской районнарындагы татар авылларына эпиграфик экспедицияләр үткәрдек.

Мәгълүмат өчен әйтеп үтик: 1998 һәм 1999 елларда Кукмара районына оештырылган фәнни экспедицияләребез нәтиҗәсендә 58 татар авылындагы 284 гарәп язулы кабер ташын өйрәндек. Әгерҗе районындагы 2000 елгы экспедицияләребез дәвамында 48 торак пунктка нисбәтле 226 кабер ташы исәпкә алынды һәм тикшерелде. Саба районында исә 1994, 2001, 2002, 2004 елларда 62 авылдагы зиратларда гарәп язулы 218 ташъязма, Балтач районының 47 авылында 1997-2008 еллар арасында 214 ташъязма, 2004-2005 елларда Алабуга районының 10 торак пунктында 407, Менделеев районының 13 торак пунктында 147 гарәп язулы ташъязма истәлек, 2012-2015 елларда Мамадыш районының 43 торак пунктында 342 ташъязма, 2015-2016 елларда Әтнә районының 49 авылында 1476 истәлек-ядкяр өйрәнелде. Аларның иң борынгылары Алтын Урда (Мамадыш һәм Саба районнарында) һәм Казан ханлыгы (Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач районнарында) дәверләренә карый. Шулай ук XVII һәм XVIII гасыр кабер ташлары да җентекләп өйрәнелде. Теркәлгән истәлекләрнең зур күпчелеге XIX гасыр белән XX гасырның башына нисбәтле.

Кукмара, Әгерҗе, Саба, Алабуга, Мен­де­леев, Балтач, Мамадыш һәм Әтнә районнарында урнашкан 330 торак пункттагы 3314 эпитафик истәлек өйрәнелгән икән, бу инде зур нәтиҗә, һәрхәлдә, табигый таушалу сәбәбеннән дә, адәм баласы үзе уйлап чыгарган ясалма афәтләр һәм игътибарсызлык аркасында да елдан-ел юкка чыгып, мәңгелеккә бетә баруларын исәпкә алганда, бу бигрәк тә мөһим күрсәткеч. Югыйсә, 30-40 еллар элек кенә галимнәр күргән-өйрәнгән борынгы ташлардан кайберләренең хәзер әсәре дә юк.

Үзебез өйрәнгән һәр төбәктәге эпиграфик истәлекләрнең фоторәсемнәрен һәм текстларын биреп, аерым китап-җыентыклар итеп бастырып халыкка җиткерү эшебезнең башында ук күздә тотылган төп максат иде. Кыенлык­ларга карамастан (мөмкинлекләре булган район хакимиятләре дә бу изге гамәлнең чыгымнарын үз өсләренә алырга ашыкмый), әлеге максат тормышка ашып килә. «Татар эпиграфикасы» сериясеннән Әгерҗе, Кукмара, Мамадыш төбәкләренең ташъязма истәлекләренә багышланган китаплар 2008, 2014, 2015 елларда укучыларга барып иреште, тиздән Әтнә районыныкы да дөнья күрәчәк.

Мондый китаплар тәэсире белән күпләр үз кан-кардәшләренең кабер ташларын зиратлардан табып, тирәсен чистартып, ташын төзәтебрәк куяр, ихластан багышлап догасын кылыр. Туган-тумачасы булмаса да, тарихи ядкярләрнең кадер һәм кыйммәтләрен аңлап, киләсе буыннарга да уалмыйча-ватылмыйча ирешүен хәстәрләр. Һәрхәлдә, без шундый теләктә һәм өметтә булдык. Арабызда игелекле затлар бар бит, әүвәлге тарихи ташларны җил-давылдан, ватылудан саклауның менә дигән мисаллары да аз түгел!

Бу китаплардан үзләренең нәсел­дәшләрен, элеккеге әби-бабаларының исемнәрен, ташларының рәсемнәрен табып куанучылар булыр. Андый бәхетле бәндәләр белән без дә бергә сөенәбез, тырышып эшләгән хезмәтебез бушка китмәгәнлеген тоябыз. Уртак шатлык­ларыбыз китапларда исемнәре искә алынган һәркемнең рухларына изге дога булып ирешсә иде.

Ташъязма истәлекләрне кичек­тер­ми­чә барлау, өйрәнү, мөмкинлек бул­ганда, юкка чыгудан саклау – изге бу­рычларның берсе. Чөнки бу кабер ташларында бабаларыбызның га­зиз исемнәре уелган. Һәркемнең кү­ңе­лен­дә иман, беренче нәүбәттә, ата-бабаларның изге рухларына ихтирамнан башлана. Һәммәбез халкыбызның, нәсел-нәсәпләребезнең, авылдаш һәм төбәктәшләребезнең исемнәрен һәм гамәлләрен белергә, өйрәнергә һәм күңелләрдә сакларга тиешбез.

Тарихыбызның кыйммәтле чыганак­ларына карата яшәп килгән мөнәсәбәткә мисал итеп Казан шәһәренең Яңа Бистә зиратын гына китерик. Җанны өшетерлек әхлаксызлык күренешләре аз түгел монда. Элек кабер булган урында яңадан кабер казу, аны югары бәягә сату үзе үк әхлаксызлыкның зур бер чагылышы лабаса. Борынгы кабер ташларын вату, сындыру, урыннарыннан алып ташлау, өсләренә чүп-чар өю кебек төрлечә мәсхәрәләүләр дә җитәрлек. Эшләр шулай барса, бу ташларга, кайчандыр шушы кабер ияләренә укыган кебек, җеназа укырга гына кала. Казан элек тә, хәзер дә бу өлкәдә үз өлешен кертеп килә – дистәләгән, йөзләгән ташлары булган татар зиратларының берсе – XVIII йөзгә караганы – инде күптән асфальт астында, Киров районындагы тагын берсе – Идел сулары белән юылып бетеп бара, шул ук райондагы икенчесе – элекке Пороховой бистәсенең хәзерге «Рамазан» мәчете янәшәсендәге зираты яңа төзелешләр белән һәрьяклап кысрыклана һәм бик начар хәлдә тотыла. Төбәк һәм авыллардагы әүвәлге кабер ташларының да сакланышы мактанырлык түгел.

Бер яки берничә дистә ел элек язулары укырлык хәлдә булып, төз басып торган кабер ташларының хәзерге көндә бөтенләй юкка чыгуын яисә сынып, ватылып ятуын күрү, таш өслегендәге язулар ашалу белән бергә тарихи хәтернең дә юкка чыга баруын аңлау, зират коймаларын җимерү һәм ташъязма истәлекләрне бозу очраклары турында ишетү-белү, ниһаять, ата-бабалар, туганнар, авылдашлар җирләнгән зират-каберлекләрнең бөтенләй каралмавы, чистартылмавы кебек әхлаксызлык күренешләренә елдан-ел ешрак шаһит булу йөрәкләрне сыкрата. Фәнни яктан караганда да, бәһасез мәгълүматлар туп­ланган бу төр тарихи чыганакларның һаман да игътибардан читтәрәк булуы бик кызганыч. Шуңа күрә, авылларда, шәһәрләрдә яшәүчеләргә, җирле хакимият вәкилләренә, дин әһелләренә, мәчетләргә йөрүчеләргә, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итәбез. Әйдәгез, зиратларны, каберләрне чистартып, койма-чардуганнарын төзәтеп, аеруча кадерле ташъязмаларның өсләренә түбәләр ясап, сынган-аерылган кисәкләрен үзара беркетеп, ауган-кыйшайганнарын турайтып яки башка юллар белән бер, ике гасыр, хәтта биш йөз елга якын торган истәлекләрнең гомерен тагын күп елларга озайтыйк! Бу фани дөньяга килеп киткәннәр дә бездән разый булсын, киләчәк буыннар алдында да йөзебез ак, күңелебез чиста торсын!

 «Мамадыш төбәгенең ташъязма истәлекләре» исемле китаптан өзек

Дусай авылы эчендәге аерым каберлектә ХVII гасырга караган ике ташбилге янәшә тора. Икесенең дә көньяк тарафында гарәп хәрефләре белән уелган язулары сакланган.

1677 елда Байыш суфый улы дусмөхәммәд каберенә куелган таш

Ташларның сул яктагысы 1677 елда Байыш суфый улы Дус­мөхәммәд каберенә куелган. Тексттагы «Байыш суфый угылы Дусмөхәммәд хафиз» дигәнгә өстәмә аңлатма бирү тиеш дип саныйбыз. «Хафиз» сүзе ул чорда мулла мәгънәсендә кулланылган. Димәк, Дусмөхәммәд исемле кеше мулла булган. Ә аның әтисе Байышның «суфый» дигән титулы бу кешенең аеруча зур дини белемгә һәм дәрәҗәгә ия булганлыгын белдерә.

Дусмөхәммәднең исеме Дусай авылының атамасы булып киткән дияргә тулы нигез бар. Чөнки татарларда элекке дәверләрдә дә озын исемнәрне кыскартып әйтү гадәти күренеш булган.

Ташларның уң яктагы икенчесе Сабай остабикә улы Шәехмөхәммәд каберенә 1679 елда куелган. Сабай остабикә исеме, ихтимал, Сабагөл, Сафагөл, Сабига кебек әүвәлге татар хатын-кыз исемнәренең берсеннән кыскартылгандыр.

Әлеге ике ташның янәшә торуына карап, аларда исемнәре язылган Дусмөхәммәд белән Шәехмөхәммәд кардәш-туганнар булгандыр, дип, фаразлаган идек. Архив документларын тәфсилләп өйрәнү, дөрестән дә, моны раслады. Тагын да киңрәк эзләнүләр нәтиҗәсендә, Дусмөхәммәд Байыш улының нәсел дәвамчыларын ачыкладык, алар Дусмөхәммәд — Мөхәммәд (1656-1733) — Габдулла (1714 елда туган) — Әсән (1735 елда туган) — Үсәен (1764-1831) — Габделлатыйф (1803 елда туган) — Гыйззәтулла (1823 елда туган) — Рәхмәтулла (1863 елда туган) — Миңнехан (1890 елда туган) — аның улы Нургали (1930-2001) – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, аның бертуганнары Рифкать белән Рәиснең әтиләре.

 

Комментарий

  1. Кунак

    Әтнә районы эпиграфик истәлекләрен А. Гайнетдинов та өйрәнде, аның тарафыннан 1600 гә якын кабер ташы табылды. Тиздән, иншалла, аның да «Әтнә районы эпиграфик истәлекләре» дигән китабы дөнья күрәчәк.

Комментарий язарга