Журнал «Безнең мирас»

Таркаулык

Мөселманнар арасындагы таркаулык проблемасы бүген бик актуаль һәм безнең уйлавыбызча, ул чишә алмаслык түгел. Ислам авыр дин түгел, ә кешеләр бәхет-сәгадәттә булсын өчен аларга Аллаһ тарафыннан рәхмәт йөзеннән бирелгән дин. Аллаһның рәхмәте белән татарлар ул проблемаларны чишә алырлар, дигән өметтә калабыз.Аллаһы Тәгалә дә, Аның рәсүле Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм дә бу таркаулыкларның булачагын кисәтеп, безгә үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде. Коръәндә дә, пәйгамбәребез хәдисләрендә дә бу турыда күп кисәтүләр бар икәнен беләбез.


Хәзерге заманда төрле идеология һәм агымнар саны артканнан-арта бара. Яңа гына ислам диненә кергән кешеләр кем артыннан барырга, кемне тыңларга белмиләр, чөнки һәрберсе динне төрлечә сөйли һәм аңлата. Кемдер бу очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлый, ә кемдер бернәрсә дә аңлый алмыйча ислам диненнән чыга. Бу үзенә күрә бер сынау булып тора. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Чынлыкта, сезнең арада (сәхабәләр арасында) озаграк яшәгән кеше бик күп таркаулыклар күрәчәк!» (Бу хәдис Әбү Дауд, Тирмизи, Ибн Мәҗа җыентыкларында китерелә).


Татар мөселманнары бүленеп, бер-берсен көферлектә гаеплиләр, кө­­рә­шә­ләр, талашалар. Шул ук вакыт­та алар таркаулыкның өммәтне зә­­гыйфьләгәнен, көчсезләндергәнен оны­талар. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Үзе үк әйтә:


«Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагать итегез! Һәм үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз, көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез, сабырларга ярдәм бирәчәк» («Әнфәл» («Табыш») сүрәсе, 46 нчы аять).


Бу таркаулыклар ни сәбәпле килеп чыккан соң? Әгәр дә без аның сәбәпләрен белсәк, иншә Аллаһ, бу проблеманы чишәчәкбез. Алар түбәндәгеләр:


1. Бозык ышанулар, гөнаһлар таралу.
Таркаулыкның чыганагы булып, иң беренче чиратта, гөнаһка баткан мөселманнар санала. Чөнки иң зур гөнаһ – ул бозык игътикад (иман).


Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Әй мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер» («Шура» («Киңәш») сүрәсе, 30 нчы аять).


«Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһтан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, ул кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер» («Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 79 нчы аять).


«Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кебек, Аллаһка карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен, дөньяда бәгъзе залим кавемне икенче залим кавемгә ирекле кылырбыз» («Әнгам» («Терлек») сүрәсе, 129 нчы аять).


Аллаһ кешеләр өстеннән хакимлекне үзләренең эшләренә күрә бирә! Динле кеше белән динле, ә динсез белән динсез идарә итә.


2. Гыйлемнең булмавы һәм гыйлемсез гамәл кылу.
Бу шулай ук ислам өммәтендәге фаҗига һәм зур проблема булып тора. Эш-гамәлләрне гыйлемгә туры китереп кылу мәҗбүри. Дәгъват, укыту, тәрбия һәм башка шундый бөтен мөселман өммәтенә кагылган мөһим нәрсәләрдә бу бигрәк тә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре бөтен нәрсәне нәкъ менә шулай – гыйлем белән эш иткәннәр. Бу турыда Аллаһы Тәгалә әйтә:


«Әй Мөхәммәд! Әйт: «Бу Коръән күрсәткән юл минем юлымдыр, мин шул юл белән күреп-белеп кешеләрне Аллаһка чакырырмын һәм миңа ияргән мөэминнәр шул юл белән кешеләрне Аллаһка чакыралар, һәм Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип беләмен һәм мин мөшрикләрдән түгелмен» («Йосыф» сүрәсе, 108 нче аять).


Гыйлем – гамәлнең башы, ә гамәлләр исә гыйлемнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Гыйлемсез эшләнгән эшнең бернинди дә файдасы булмый, киресенчә, зыян гына салына. Нәкъ менә ислам дине турында гыйлемгә нигезләнмәгән сүзләр сөйләүчеләр һәм шул сүзләр белән гамәл кылучылар аркасында фикер төрлелеге, таркаулык­лар барлыкка килә.


3. Динне ялгыш аңлау һәм аңлату.
Ислам өммәтендә начарлык, әшәкелек таралуның тагын бер сәбәбе – динне ялгыш аңлау. Нәкъ менә шул сәбәп исламда күп санлы агымнар һәм секталар барлыкка килүгә китерде. Кешеләр динне пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләренә таянып түгел, ә үзләре мөстәкыйль төшенергә тырышалар. Күп кенә мөселманнар, Коръән һәм сөннәт юлыннан барабыз, диләр. Ләкин алар шуны оныталар: Коръән һәм сөннәтне нәкъ менә сәхабәләр аңлаганча аңлау мәҗбүри, ә һәр кеше аңлый алганча һәм аңларга теләгәнчә түгел. Моны Аллаһ һәм Аның рәсүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм таләп итәләр. Аллаһы Тәгалә әйтте:


«Берәү Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң рәсүлгә хилафлык кылган эшләрне эшләсә, бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер» («Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 115 нче аять).


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­ла­һү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Яһү­­диләр җитмеш бер төркемгә бүленер, җитмеше җәһәннәмгә, берсе җәннәткә керер. Нәсаралар җитмеш ике төркемгә бүленер, җитмеш бере җәһәннәмгә, берсе җәннәткә керер. Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленер, җитмеш икесе җәһәннәмгә, берсе җәннәткә керер». Сәхабәләр сорадылар: «Җәннәткә керүчеләр кемнәр алар?» Пәйгамбәребез салләл­лаһү галәйһи вә сәлләм җавап бирде: «Алар минем артымнан һәм минем сәхабәләрем юлыннан баручылар» (Бу хәдис Тирмизи, Әхмәд, Әбү Дауд, Ибн Мәҗә җыентыкларында килә).


Димәк, динне пәйгамбәребез салләл­лаһү галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре аңлаган кебек аңларга кирәк икән. Башкача, үз белдеге белән, ничек тели, шулай аңлаган кеше, һичшиксез, адашачак һәм җәһәннәм утына дучар булачак. Аллаһ сакласын!


Динне дөрес итеп аңлау Аллаһы Тәгаләнең зур нигъмәте булып санала һәм Ул аны фәкать хаклыкка омтылучы ихлас бәндәләренә генә бирә. Коръәндә бу турыда түбәндәгечә әйтелә:


«Тәхкыйк, Коръәнне укырга җиңел һәм мәгънәсен аңларга ачык кылдык, әмма Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан газаптан куркучы бармы?» («Камәр» («Ай») сүрәсе, 17 нче аять).


4. Нәфес артыннан иярү.


Үз нәфесең артыннан иярү шулай ук адашуга илтүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.


Бу турыда Аллаһы Тәгаләнең китабында бик күп әйтелгән:


«Әгәр алар синең китап китерегез дигән сүзеңне кабул итмәсәләр, бел, алар сиңа иман китермәүдә фәкать нәфес һаваларына иярәләр, Аллаһның һидаятеннән башка нәфес һавасына ияргән кешедән дә адашучырак кеше бармы? Нәфесләренә ияреп адашкан залимнәрне Аллаһ туры юлга күндермәс» («Касас» («Хикәя») сүрәсе, 50 нче аять).


«Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас» («Рум» сүрәсе, 29 нчы аять).


Гыйлем буенча барырга теләмәгән кешегә, әлбәттә, үз нәфесе артыннан гына барырга кала. Шуңа күрә һәр кеше бу мәсьәләдә үз-үзен тикшереп карарга тиеш.


Күңелендә бу дөньяга карата гына мәхәббәт булган кеше Коръәнне дөрес итеп аңлый алмый. Андый кеше теге яки бу аятьләрне үз нәфесенә ярак­лаштырып аңларга тотына һәм шуның белән үзенең адашканын сизми дә кала. Хәтта кайбер кешеләр элек бер төрле сөйләгән булсалар, соңыннан, мохтаҗлыкка төшсәләр, җиңел генә акча эшләр өчен икенче төрле сөйли башлыйлар. Мәсәлән, урлауны, рибаны хәләлгә саный башлыйлар һ.б.


5. Дингә төрле яңалыклар кертү.
Боларның ислам дөньясында фетнәләр барлыкка килүгә сәбәп булып торуында шик юк.


Аллаһы Тәгалә әйтә:


«Әйт: «Өстегездән һәм аяк астыгыздан сезгә газап җибәрергә яки сезгә азган халыкны аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир», – дип. («Әнгам» («Терлек») сүрәсе, 65 нче аять).
«Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аннан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидгать гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидаяткә салды һәм итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез һәм күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган?» («Нәхел» («Умарта кортлары») сүрәсе, 36 нчы аять).


6. Чын ислам галимнәренә мөрә­җә­гать итүдән һәм алар артыннан иярүдән баш тарту.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең: «Чынлыкта, галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары» диюенә карамастан, кешеләрнең кайберләре алар юлыннан баруга каршы чыгалар. Бу да өммәтнең адашуына китерә. Галимнәр дигәндә, 5-6 ел ниндидер дини уку йортында укыган кеше түгел, ә кимендә 20-30 ел гомерен башка зур галимнәрдән тырышып гыйлем туплауга багышлаган кеше күздә тотыла. Аллаһы Тәгалә дә Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм өммәтенә, үзләрендә гыйлем булмаганда, галимнәргә мөрәҗәгать итәргә куша. Чөнки һәр кеше проблеманы үзенчә чишә башласа, төпле генә бер фикергә килә алмаска мөмкин. Коръәндә бу турыда түбәндәгечә әйтелә:


«Синнән элек тә синең кебек ирләрне пәйгамбәр итеп җибәрдек һәм аларга шәригать хөкемнәрен вәхий кылдык, югыйсә, бервакытта да фәрештәләрне пәйгамбәр итеп җибәрмәдек, белмәгән һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!» («Нәхел» («Умарта кортлары») сүрәсе, 43 нче аять).


Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһы Тәгалә бәндә­ләреннән гыйлемне алар арасындагы галимнәрне бетереп кенә ала. Бөтен галимнәр үлеп беткәч, кешеләр үзләренә дини җитәкче итеп надан кешеләрне куя башлаячак. Алар, гыйлемнәре булмаган килеш фәтвалар биреп, үзләре дә адашырлар, аларга иярүчеләрне дә адаштырырлар». (Бу хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килә).


Хәзерге көндә галимнәре булмаган агымнар, секталар арасында нәкъ менә шушы хәл күзәтелә дә. Алар бик мөһим булган әйберләрне дә шәригать кушканча түгел, ә үзләренең аңлауларына нигезләнеп кабул итәләр. Шуңа күрә дә бик күп мөселманнар адашалар. Бүгенге көндә атаклы зур галимнәргә мөрәҗәгать итү урынына аларны хурлыйлар гына.


7. Шикле дәлилләргә иярү.
Бу да мөселманнарның адашуына китерүче бер сәбәп. Үз нәфесләрен һәм батыл гамәлләрен яклаган кешеләр еш кына ялган хәдисләр кулланалар. Шулай итеп гыйлемнәре җитәрлек булмаган кешеләрне ялгыш юлга кертәләр, адаштыралар.


Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Әй Мөхәммәд! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кяфер булуны эстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә муафикъ мәгънәләр бирүне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, бары Аллаһ Үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: «Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһка тапшырабыз», – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил акыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар» («Гимран» сүрәсе, 7 нче аять).


Шуны да белергә кирәк: һәрбер аятьне яки хәдисне һәр кеше үзенчә аңлап, үз ягына каерырга мөмкин, чөнки Коръәндәге аятьләрне төрлечә аңларга була. Аларны ничек аңларга кирәк икәнлеген зур дин галимнәреннән белә алабыз.


Татар мөселманнары үз нәфесләренә туры килә торган фикерләргә түгел, ә Коръән һәм сөннәттән алынган ачык дәлилләргә генә таянырга тиешләр. Нәкъ менә шул сыйфат Аллаһның дөрес юлга керткән колларына хас.


Коръәндә әйтелә:
«Әмма хак мөэминнәр сыннарга гыйбадәт итүдән һәм бидгать гамәлләрне кылудан сакландылар һәм Аллаһка кайттылар, ягъни һәрвакыт Аңа итагать иттеләр, аларгадыр җәннәт белән сөенү. Колларыма җәннәт белән сөенү бир. Алар сүзне ишетеп яхшысына гына иярерләр, Аллаһ аларны туры юлга күндерде, һәм алар акыл ияләредер» («Зүмәра» («Халык төркеме») сүрәсе, 17-18 нче аятьләр).


8. Адаштыручы дини җитәкчеләр.
Мөселман өммәтенең таркалуына булышлык иткән тагын бер сәбәп – адаштыручы имамнар һәм дини җитәкчеләр. Мондый имамнар һәм «галимнәр» бик күп кешеләрне һәлак иттеләр һәм адаштырдылар.


Чынлыкта, галим булмаган, ләкин кешеләр аларны галимнәргә санаганнар үзләренә дә, ислам һәм мөселманнарга да бик зур зыян китерәләр. Мисал итеп күп кешеләрне үтереп, соңыннан тәүбә итәргә теләгән кеше турындагы хәдисне китерергә мөмкин. Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Сезгә хәтле яшәгән халыклар арасында туксан тугыз кеше үтергән бер бәндә бар иде. Көннәрдән беркөнне ул дөньяда иң күп белә торган кешене эзли башлый. Аңа галим булып саналган берәү янына барырга киңәш итәләр. Бу бара һәм шул галимнән сорый: «Мин туксан тугыз кеше үтердем, хәзер мин тәүбә итсәм, Аллаһ мине кичерерме?» Теге галим: «Юк», – дип җавап бирә. Бу кеше аны үтерә һәм шулай итеп үзе үтергән кешеләрнең санын йөзгә җиткерә. Ләкин бу кеше барыбер дөньяда иң күп белә торган кешене эзләвен дәвам итә. Аңа тагын икенче галим янына барырга киңәш итәләр. Бу бара һәм шул галимнән сорый: «Мин йөз кеше үтердем, хәзер мин тәүбә итсәм, Аллаһ мине кичерерме?» Теге галим: «Әйе, әлбәттә, тәүбә итәргә сиңа бернәрсә комачауламый», – дип дөрес җавап бирә һәм тегесе тәүбә итеп төзәлә. (Бу хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килә).


Бу хәдистән күренгәнчә, дини җи­тәк­че яки галим дөрес җавап бирмәсә, тәүбә итәргә уйлаган кешегә нинди зур зыян салырга һәм адаштырырга мөмкин икән. Бүгенге көндә мондый очраклар күзәтелә, хәтта мисаллар китерергә дә кирәк түгел, бөтенебез моңа шаһит.


Һәр кеше кыямәт көнендә үз-үзенә җитәкче итеп куйган, ияргән кешесе белән кубарылыр. Шуңа күрә мөселман кем артыннан ияргәнлеген карарга, тикшерергә тиеш. Бу турыда Коръәндә түбәндәгечә әйтелә:


«Хисап көнендә кешеләрне үзләре­нең пәйгамбәрләре, имамнары һәм башка хуҗалары белән хөкемгә чакырырбыз, берәүгә гамәл дәфтәре уң яктан бирелсә, андый кешеләр дәфтәрләрен шатланып укырлар, алар җеп очы хәтле дә золым итмәсләр» («Бәни исраил» («Ягъкуб балалары») сүрәсе, 71 нче аять).


9. Мәзһәбләр аркасында тарткалашу.
Мәзһәбләр мәсьәләсе дә диндәге тар­каулыклар темасы белән күпме­дер дәрәҗәдә бәйләнгән, чөнки сөнни­ләрнең дөрес дип саналган дүрт дини юнәлеш вәкилләре арасында да каршылыклар бар. Ислам дине буенча, кем аларның кайсысын күңеленә хуш дип таба, шуны сайлый ала, әмма башка мәзһәбне сайлаган кешегә тел-теш тидерергә беркемнең дә хакы юк. Шулай ук мөселман кеше бернинди мәзһәбкә дә кермичә, үз гыйлемен кулланып, үз-үзенә мөҗтәһид булган икән, аны да гаепләргә кирәкми. Бүгенге көндә менә бу нәрсә татар мөселманнарына җитеп бетми. Хәтта ниндидер бер мәзһәбкә фанатикларча ияреп, башка фикердәгеләрне күрә алмас дәрәҗәгә җитүчеләр бар. Кайда соң монда толерантлык?! Без үзебез башка милләт һәм дин вәкилләре белән дус-тату яшибез, дип мактанырга яратабыз, ә үзебез ниндидер вак фикер төрлелеге аркасында бер милләттән, бер диннән булган дин һәм кан кардәшләребезне кимсетеп, төрле кушаматлар тагып, талашып, дошманлашып бетәбез түгелме? Хәзерге көндә танылган дүрт мәзһәб электән үк ислам галимнәре алдында бертигез дәрәҗәдә торган һәм аларның кайсысы өстенрәк, дигән сүзне акыллы кешеләр куертмаганнар һәм көчләп үз фикерләрен такмаганнар. Эшләр шул рәвешле булса, мәзһәбләр арасындагы каршылыклар да шунда ук юкка чыгачак. Мөселманнарга ниндидер дини юнәлеш тирәли түгел, ә Коръән тирәли берләшергә кирәк.


II
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­лаһү галәйһи вә сәлләм дә әйткән: «Минем һәм һидаяттә булган тугры хәлифәләр юлын үзегезгә лязем итеп тотыгыз һәм аңа азау тешләрегез белән ябышыгыз!»


Ислам динендә бердәмлек, хәзерге көндә бигрәк тә, иң мөһим мәсьәлә булып тора. Моны Аллаһы Тәгалә Үзе Коръәндә әйтә:


«Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, һәм сиңа, Мөхәммәд, һәм Ибраһимга, һәм Мусага, һәм Гайсәгә васыять иттек, ягъни йөкләдек: «Без төзегән шул хак дин шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә, төрле мәзһәбләргә бүленмәгез», – дип, һәр пәйгамбәргә һәм һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең кешеләрне хак дин – исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен кабул итү аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә Үзе теләгән кешесен ихтыяр итәр һәм анда тартыр, һәм Аллаһка итагать белән кайткан кешене Ул хак дингә күндерер» («Шура» («Киңәш») сүрәсе, 13 нче аять).


Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә үзлә­ренең диннәрен төрле төркемнәргә бүлеп бетергән кешеләр Мөхәммәд пәйгамбәргә бернинди катнашлары булмаганлыгын хәбәр итә.


Шулай ук Раббыбыз әйтә:


«Тәкъвасыз мөселманнар Аллаһ тө­зеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар. Әй, Мөхәммәд, син аларның һичбер эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһка тапшырылмыштыр, соңрак Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер» («Әнгам» («Терлек») сүрәсе, 159 нчы аять).


Үзләрен ислам дине исеме астына кертүче бөтен татар мөселманнары төрле вак мәсьәләләргә игътибар итмичә, һәрвакыт бердәм булырга тиешләр. Әгәр дә алар арасында иҗтиһадка караган яки башка мәсьәләләрдә бәхәсләр чыкса, алар бер-берсен күралмау дәрә­җәсенә төшәргә тиеш түгел. Киресенчә, дин кардәшләре булып, ярдәмләшеп яшәргә бурычлы.


III
Дин гыйлеменә булсын, башка төр гыйлемгә булсын, кеше күбрәк тартылган саен, ул үзенең никадәр гыйлемсез икәнлеген күбрәк аңлый бара. Бу бер безнең генә фикер түгел, һәм ул әле генә безнең башыбызга килгән уй да түгел. Бу – хакыйкать. Дөрестән дә, Аллаһы Тәгаләнең гыйлемен белеп бетерү мөмкин эш түгел. Раббыбыз Үзе дә безгә: «Адәм балаларына гыйлемнән бик аз гына бирелде», – дип белдерә. Шулай ук Аның: «Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә», – диюе, бу диннең камил рәвештә безгә иңдерелеп бетеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең: «Әй кешеләр, шаһит булыгыз, мин сезгә Аллаһның хөкемнәрен ирештердем!» – диюен­нән бу диннең камил рәвештә өммә­тенә ирештерелүен без барыбыз да аңлыйбыз. Барлык хөкемнәр Аллаһы Тәга­ләдән булып, аларны пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең камил рәвештә үтәп күрсәтүен без барыбыз да таныйбыз.


Кеше бит ул шундый зат, кайчакта хаталанырга мөмкин. Ул кимчелекле. Аллаһы Тәгалә тарафыннан әйтелгән: «Рәсүлегездә сезгә иң яхшы үрнәк», – дигән сүзләргә һәм пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең: «Мине күрмичә күргән кебек, минем сүземә иярүчеләр...», – дип белдерүенә карамастан, кешеләр Аллаһ һәм Аның рәсүле сүзләрен калдыралар. Ә аннан соң үз араларындагы олугларга охшарга тырышулар, алар үрнәге, алар юлы белән кызыксынулар китә. Күпчелек фикеренә каршы килмим әле, нәрсә, мин генә бик акыллымы әллә, дип кирәкмәгән эшләргә кереп китүләр... Һәм шундый чиктән ашу кебек төрле эшләр инде бу кешегә хакыйкый дин булып күренә башларга мөмкин.


Без барыбыз да Аллаһның түбәндәге аятен беләбез, ләкин бик азлар гына аны гамәлдә куллана:


«Әй, мөэминнәр! Аллаһка итагать итегез һәм рәсүлгә итагать ите­гез! Шулай ук үзегездә булган Коръән белән гамәл кылып, Коръ­ән дәлилләре белән әмер итүче дини җитәкчеләрегезгә дә итагать итегез! Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы – Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта рәсүл галәйһи вә сәлләм гамәленә кайтарыгыз! Әгәр Аллаһка һәм ахирәт көненә ышансагыз. Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәм булыр» («Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 59 нчы аять). Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Алар белән гамәл кылмау Аллаһка һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр.


Без үзебез бу язмабыздан соң шундый фикергә килдек: юлыбыз бер – Аллаһ күрсәткән юл булырга тиеш. Һәм үрнәк алырга тиешле кешебез – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бар галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән хак пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм. Ә кем башка кешене сайлый – ул аның ихтыяры. Диндә көчләү юк, өндәү һәм аңлату гына бар.

Теги: Айдар Гайнетдинов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру