Журнал «Безнең мирас»

Төмән өлкәсе тарихында беренче тапкыр авылда татарча элмә такта куелган

Төмән өлкәсенең Төмән районы Чикча авылында татарча элмә такта урнаштырылган. Бу өлкә авылында урнаштырылган беренче татарча элмә такта. Бу хакта Татар морзалары мәҗлесенең Төмән филиалы җитәкчесе Данияр Әхмәтов “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Өлкәдә татар авыллары күп, бөтенесенә дә татарча элмә такталар куярга телибез. Төмән һәм Тубыл районнары хакимиятләре белән сөйләштек, килешү бар. Чикча буенча район башлыгы ризалык бирде, башкалары буенча да ризалык булыр дип өметләнәбез”, - диде ул.

Чикча авылында 1200 тирәсе кеше яши. Авылга XV-XVI гасырларда нигез салынган. Белешмәләрдә аның "шәехчә" сүзеннән килеп чыгуын язалар. Ягъни, бу авыл шул заманнарда ислам динен китергән шәехләр белән бәйле. Җирле сөйләм һәм русча язылыш белән үзгәреп, авылның атамасын "Чикча"га әйләнеп калган.
Данияр Төмән-Тубыл трассасының 227 километрында кенәә Колмәмәтовларның туган төбәге - Сабанак авылы янында биеклеге 7, киңлеге 3 метр булган стела да урнаштырылуын әйтте. “Бу Россиядә урнаштырылган беренче мөселман стеласы”, - диде Данияр. Стеланы Татар Морзалары Мәҗелесенең Төмән филиалы урнаштырган.
Данияр Әхмәтов Төмән өлкәсендә татар тарихы музеен урнаштырырга теләвен, Татарстаннан ярдәм булыр дип өметләнүен әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191438/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру