Тарихта калган дусларны искә алып…

Бу фотосурәт беренче карашка әллә ни сөйләми дә кебек. Бер парның өйләнешү чарасы, шул тантанага килгән кунаклар… Шуннан ни?.. Бу ике яшь – Илгиз белән мин. Безнең йөзләр бик җитди. Бу – язылышуыбызны теркәүче ханымның, яңа тормышка аяк басуның җаваплылыгы турында сөйләп, безне куркуга салган мизгелләредер, күрәсең. Әлбәттә, мин туй турында язарга җыенмыйм…

Нәзифә һәм Илгиз Кәримовларның иң истәлекле көне

Язмам ирем Илгиз ягыннан туебызда шаһит булган дустыбыз – рәссам, скульптор, Аракчинода әнисенең йорт биләмәсендә үз хисабына төрле диннәрнең храмын төзегән искиткеч талантлы кеше – Илдар Ханов турында булыр. (Фотода ул Илгизнең сул ягына баскан.) Илгизнең болай дип сөйләгәне бар иде: «Илдарга өйләнешергә җыенуыбыз турында әйтеп: «Туйда минем яктан шаһит итеп сине чакырам, ризамы?» – дип сорагач, Илдар, ияген сыпырып: «Кырынырга туры килер инде, әйеме?..» – диде». Шуны сөйләгәч, Илдар гына шулай әйтә ала, дип көлгән идек. Чөнки котлау сүзе дә, шаккату да юк. Менә шулай… Илдар шундый кеше иде.

Татарстанда зур үрләр, олуг хөрмәт яулаганчы, аңа иҗаты өчен бик зур авырлыклар, газаплар, җаны кыйналуларны кичерергә туры килде.

Илдар Ханов…

…Мин элекке фотоларны карап, таныш йөзләрнең кем икәнлеген ачыкларга яратам. Менә әле дә Илдар хакында яза башлаганчы, башта бу фотодагы таныш чалымлы шәхесләрне сезгә дә танытасым килә. Иң беренче күзгә ташланганы, – әлбәттә, Илгизнең әтисе Мостай Кәрим. Ул минем янда баскан дустым, теркәлүдә минем яктан шаһит булган, хәзер инде Татарстанның атказанган артисткасы Зәйтүнә Яруллина артында тора. Әткәйнең сул иңе ягыннан Илгизнең сеңлесе Әлфиянең башы күренә. Әткәй белән Зәйтүнә арасындагы ялтыраган күзләр Мостай Кәримнең тәрҗемәчесе Елена Николаевскаяныкы. Диварга аркасын терәп, түшәмгә күзләрен төбәгәне – Илгизләр ягыннан булган кунак – Юрий Кривоносов. Алга китеп шуны да әйтим: язылышканнан соң, Мәскәүдәге бер бүлмәле фатирда туй үткәргәндә барыбызны да көлдереп, ул болай дип шигырь сөйләгән иде (фотода шул шигырне уйлап торган мәледер, бәлки, дип уйлыйм хәзер):

«Мустай Карим не повторим,
Но есть еще Ильгиз Карим.
Он род Каримовых быть может,
Как на ротаторе разумножет!»

Юраның әнисе Роза Ароновна белән каенатай сугыш вакытында фронтта дуслашканнар. Алар гомер буе дус булып яшәделәр. Без дә аларда еш була идек. Хәзер инде 100 яшькә якынлашып килгән Юрий Кривоносовның янына барып хәлен белеп торабыз.

Фотосурәттәгеләрне карауны дәвам итик әле. Илдарның уң як иңе өстендә Клара Хәйретдинованы күрсәк, сул ягында – Римма Ибраһимова. Римма белән рәттән сиам игезәкләре кебек басып торучы кыз – Надия Низамиева. Ул биюче Фердинанд Гыймадиевка кияүгә чыкты. Эстрадада аз эшләде. Калганнарны бары тик белгәннәр генә таный алыр. Кызлар артында – Мәскәүдән укып бетереп кайткач вафат булган биюче мәрхүм Рөстәм Юнысов, Клара артындагы егетләр – Виктор Шәрәфетдинов белән Мөнир Мөхәммәтдинов. Калганнары инде – безнең Мәскәү дусларыбыз.

Бу фотосурәт ясалган көн – 1970 елның 19 августы. «Бөтенрусия эстрада сәнгате иҗат остаханәсе»ндә укуны тәмамларга бары өч ай вакыт калган. Өч айдан алар, берүземне калдырып, барысы да Казанга – Филармониягә кайтып китәчәк. Ә мин, алар белән бергә ике елга якын Мәскәүнең театр-концерт залларын бер итеп йөргән сүз остасы, яшь артистка, Мәскәүдә калачакмын. Бу көннәр минем язмышымда иң кискен борылыш ясаган вакытлар. Тормыш юллары бормалы-бормалы дигән сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер, күрәсең.

Уку елларында Мәскәүдә танышкан дусларымның берсе иде ул Илдар Ханов.

Аның белән мине Илгиз таныштырды. Әле өйләнешкәнче, Илгиз белән Илдарның Мәскәүнең нәкъ уртасындагы остаханәсенә еш барып йөрдек. Анда шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар җыела иде. Илдарның: «Әле кичә генә Владимир Высоцкий остаханәмдә кунып китте», – дип сөйләгәнен хәтерлим. Остаханәсендә ул безне үзенең картиналары, скульптураларының кечкенә макетлары, яңа эшләре белән дә таныштыра иде. Ә менә аның «Хиросима» дип аталган берничә зур-зур картинадан торган сериясен беркайчан да онытасым юк. Хиросимага атом бомбасы ташланганнан соң, халыкның шул афәттән котылырга тырышуы, үлем ачысы газаплары тасвирланган иде ул картиналарда. Аның ул эшләре Казандагы күргәзмәләрдә күрсәтелдеме икән – миңа билгеле түгел. Шунысын гына яхшы хәтерлим: ул полотнолар, куяр урын булмаганга, бер йорт идарәсенең подвалында саклана иде. Бик үзенчәлекле ысул белән ясалган картиналар иде алар. Илдар ул картиналарны пумала белән түгел, буяуларын сиптергечкә салып ясый торган ысул белән эшләгән иде. Илдарга хас булган монументализм алымнары аның әлеге «Хиросима» дип аталган картиналар сериясендә яхшы күренә иде. Шунысы кызганыч: ул картиналар үзләре дә фаҗигале язмышка дучар булды. Зур күләмле картиналарның күбесе, йорт подвалында торба шартлап, кайнар суга манчылудан зур зарар күрде. Илдар әлеге югалтуны бик авыр кичерде.

Илдарның шул эшләренә бәйле тагын бер истәлек. Бәлки, кемнәрдер хәтерлиләр дәдер – Мәскәүдә нәшер ителә торган «Дружба народов» дигән бер журнал бар иде. Ул журналда безнең илдәге күптөрле милләт язучыларының тәрҗемә әсәрләре басылып килде. Әлеге журнал бары тик милли язучыларның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен бастырыр өчен генә уйлап табылган журналдыр дип уйлыйм. Тәрҗемәчегә дә эш, язучыларның әсәрләрен рус теле аша башка милләтләр дә таный ала. Хәзер бармы ул, юкмы – белмим. 70 нче еллар башында шуның баш мөхәррире, рус язучысы Сергей Баруздин Бразилиягә командировкага барган. Шунда язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашуда аннан: «Сез Илдар Хановның иҗатына ничек карыйсыз?» – дип сораганнар. Ул, Илдар хакында ишеткәне булмаса да, кем соң ул, дип сорамаган, яхшы карыйм, бик талантлы кеше, дигән. Ә инде Мәскәүгә кайткач, Илдарны эзләп табып һәм аның алты картинасының фоторәсемнәрен, шул исәптән Хиросима турындагыларын да «Дружба народов» журналында бастырып чыгарган. Илдар безгә шуның өчен 300 сум гонорар түләгәннәрен, үзенең баштан-аяк киенүен бик шатланып сөйләгән иде. «Художник ач-ялангач булырга тиеш» дигән гыйбарәне искә төшерсәк, Илдар ул хәлләрне тулысы белән кичергән кеше.

Илдар Хановның Чаллыдагы «Ватан-Ана» сыны. Фото autotravel.ru сайтыннан алынды.

Илдар үзенең укытучысы итеп Мексиканың монументаль скульпторы Давид Сикейросны атый иде. Аның да шул ысул белән иҗат иткән әсәрләре күп. Илдарның иң зур эшләренең берсе итеп яңа гына төзелә башлаган Чаллы шәһәре уртасына салынган «Ватан-Ана» скульптурасын әйтергә кирәк.

Ул скульптура 1975 елда берничә ай эчендә Җиңүнең 30 еллыгына багышланып эшләнә. Биш катлы өй биеклегендәге бу зур монументаль әсәрне бик күп кеше катнашында 3-4 айда башкарып чыгалар. Мондый зур, һәйкәл генә түгел, корылма өчен бу вакыт бик аз, әлбәттә. «Ләкин без бертуктаусыз эшләдек, бәйрәмгә өлгертергә тырыштык һәм эшебез барып чыкты!» – дип сөйләгән иде Илдар.

Шул вакытта яңа төзелә башлаган шәһәрне үз күзләре белән күрергә Чаллыга КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы, партиянең Үзәк Комитеты секретаре Андрей Кириленко килә. Әлбәттә, аңа яңа гына төзелеп беткән шушы зур һәйкәлне күрсәтәләр. Кириленко, «Ватан-Ана» дип аталган һәйкәлне күрүгә, бик нык ачуланып: «Мондый һәйкәл булмый, булырга да тиеш түгел, моны кичекмәстән шартлатырга кирәк!» – дигән катгый карарын әйтә. Әлбәттә, сынчы Илдар Ханов җитәкчелегендә эшләгән, бу һәйкәлне төзегән йөзләгән кешенең эшен шартлатмадылар, Аллаһ рәхмәте. Ләкин комиссия артыннан комиссия, тикшерү артыннан тикшерү белән Илдарны йөдәтеп бетерделәр. Ул бу һәйкәлнең һәр комиссия өчен күптөрле макет-модельләрен хәтта бронзадан да ясарга мәҗбүр иде. Ни өчен мин аны тәфсилләп язам, чөнки барысы да безнең күз алдында булды. Ул, безне чакырып: «Карагыз әле, берәр фикер әйтегез әле, кай төше килешмәгән?» – дип сорый иде. Ул, «Ватан-Ана» канатлары астына сыенган образлар турында сөйләп, язып, күпме тикшерүчеләргә үзенең иҗат эшенең яшәргә хаклыгы турында дәлилләр китереп, яклап кала алды. Ләкин Илдарга шушы җәнҗалдан соң күп еллар дәвамында Татарстанда эшләргә рөхсәт итмәделәр.

Дөнья шул ягы белән әйбәт: ул үзгәрүчән. Искеләр китә, яңалар килә… Әкренәкрен каткан җаннардагы бозлар эри, заманнар үзгәрә. Илдарга иҗатын күрсәтү, күргәзмәләр оештыру мөмкинлекләре дә тудырылды. Ләкин бу әле Илдарны күтәреп алдылар дигән сүз түгел иде.

Тик шулай да ул Казанга күчеп китте. Без аның белән күп кенә еллар очрашмадык. Бервакыт Казанда Илдарның күргәзмәсе турында игълан күреп, мин күргәзмәләр галереясенә килдем. Илдар да анда иде. Ул, кичә генә аерылышкан кебек, елмаеп, элеккечә: «Парин, ни хәл син?!» – дип, кочаклашып күреште. Һәм шунда ук миңа: «Бавырыңны тикшерт әле син, яме», – диде.

Мәскәүдә чакта әле без Илдарның экстросенсорлык сәләте барлыгын белми идек. Күп еллардан соң ул, Мәскәү метросында аның иҗат остаханәсенә безнең белән йөри торган уртак дустыбызны очраклы туры китереп, хәлләрен сорашкан. Дустыбыз улының сәламәтлегеннән зарланган. «Улың белән барысы да әйбәт булачак, үзеңне кайгырт», – дип, ул аңа сәламәтлеге өчен бик файдалы киңәшләр биргән.

Илдар бу сәләтен өч-дүрт яшьлек чагында яшәү белән үлем арасында ятканда аңлап ала. Төшенә Гәйсә пәйгамбәр (г.с.) керүен, аңа оҗмахларны күрсәтүен, ләкин синең җирдә эшең бетмәгән әле, дип, аны җиргә озатуын безгә беркайчан да сөйләгәне булмады.

Ни булса да булгандыр инде, Илдар гадәти кеше түгел иде. Аның үз акчасына, бары тик үз хезмәте белән Аракчинода әнисенең йорт биләмәсендә барлык диннәрнең храмын төзи башлавы, соңгы елларын шуңа багышлавы шул турыда сөйләмимени?! Аның миңа: «Ярдәм кирәк түгел, комачауламасыннар гына иде!» – дигәне булды.

Мәскәүдән Казанга поездда кайтканда вагондагы юлчылар, Казанга экскурсиягә баручылар, әле Казанга килеп җиткәнче, поезддан күренә торган бу ачык һавадагы музейны күрер өчен, тәрәзәгә ябырылалар. Алар инде белә, әле күргәннәре булмаса да, ишеткәннәр, шуларны якыннан күрер өчен Казанга ашыга алар.

Мин дә карыйм, күпме генә карасам да, кабаттан күрәсем килә. Шул диннәр «җитәкләшкән» манаралар арасында Илдар да йөри сыман тоела миңа. Ул урын хәзер – Казанның иң матур, иң кызыклы, каланың яңа тарихы урыны. Илдарның кул җылысы белән генә түгел, җан җылысы белән барлыкка килгән бу храмнар,
манаралар Татарстанга, Казаныбызга дан өсти. Аны безнең талантлы яшьлек дустыбыз, минем якташым, тумышы белән Мамадыш ягыннан булган Илдар Ханов төзегән. Әнисенең йорт биләмәсендәге дөньякүләм танылган сәнгатьче, рәссам, сынчы Илдар Хановның кочагына сыйган бу музей аның үзенә салынган һәйкәл бит ул.

Менә шушы кечкенә генә фотосурәт илле ике ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп истәлекләрне яңартты да, мине бүгенге көнгә кайтарды.

Бакыйлыктагыларның рухлары шат булсын, дөньялыктагылар бәхетле яшәсен иде. Амин!

 

Нәзифә Кәримова

«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 103-107 б. 

Комментарий язарга