Тәрбия (гаилә дәресләре)

Балаларның яхшы тәрбия кыйлынуы – гаилә тәрбиясенең нигезедер. Гаилә тәрбиясе – гомуми тәрбиянең җаны, беренче сәбәпчеседер. Болай булгач, балаларның тәрбиясе никадәр камил булса, гомуми тәрбия дә камилләнер. Адәмнәр яхшы сыйфатларны вә гүзәл хасыятьләрне кәсеп итү берлә камил булырлар. Адәмлек мәхлукларының хөрмәтлесе булу – гакыл вә фикер һәм дә фазыйләтләрне (яхшы холыкларны) кәсеп итү берләдер. Фикернең нуры вә инсаниятнең фазыйләте тәрбия аркасында заһир (бар) булыр.

Дөньяга килгән көннән бирле һичбер тәрбия күрмәгән бер адәмнең адәмлеге ялгыз исемендә генә калыр ки, моның кебиләр ни дөньяда вә ни ахирәттә һичбер сәгадәткә ирешми, мәхрүм булып, үкенечкә калырлар.

Бала – Аллаһы Тәгаләнең ата-анага тапшырган бер әманәте булганнан, аны тәрбия кыйлмак ата-анага тиешле булган бер бурычтыр. Дөньяга килгән бер баланың күңеле, имам Газали әйткәнчә: «Һәртөрле нәкышләрдән буш булган бер нәфис җәүһәрдер ки, аңар ни генә нәкыш кыйлынса да мөмкин вә кайсы гына якка тартсаң, анда тартылыр».

Болай булганда, ата вә аналар балаларын яхшы тәрбия кыйлырга дин вә инсаният җәһәтеннән мәҗбүр булып, аларның бирәчәк тәрбияләреннән балалар бәхетле булган кеби, үзләре дә әҗер вә савапка ирешерләр. Балаларга яхшы холыкларны өйрәтмәк, аларны начар юлдашлардан сакламак, назлылыкка, артык зиннәтләргә вә рәхәтләнеп тик ятырга күңел куйдырмаслык, укыган вакытта гомерен буш үткәрергә өйрәтмәслек, һәртөрле хәлгә каршы торырлык сурәттә үстермәк, диндар, тугры, раст сүзле, кешегә изгелек теләүче, тырыш вә көчле ясамак, баланы бөтен мәгънәсе берлә инсан итмәк – әүвәл башта ата-анага лязим булган иң кирәкле бурычлардыр.

Бер адәм җаны вә тәне берлә, ягъни мәгънәви вә матди эшләре берлә ике кыйсем (кисәк) булганга күрә, бер баланың тәрбиядән тәмам өлеш алуы да фикер вә җанының да, тәненең дә төзеклеге берлә мөмкиндер. Димәк ки, тәрбия: җан вә тән тәрбиясе уларак, ике кыйсемгә бүленүе лязим килер. Тән тәрбиясеннән максуд – сыйххәт, җан тәрбиясеннән максуд – фазыйләть (яхшы холык) берлә сыйфатланудыр. Адәмлекнең фазыйләте дөнья вә ахирәттә бәхетле булырга сәбәп булган шәригать боерганча хәрәкәт кыйлу берлә хасил булыр.

Мәгънәви тәрбия: инсаният, инсаф вә гаделлек, гыйффәт, яхшы эшләргә мәхәббәт, начар эшләрдән сакланмак кеби хисләрне балаларның күңелләрендә тудырачак рәвештә булырга кирәк. Ата-анага хидмәт, карендәшләргә хөрмәт, дуст-ишкә күркәм мөнәсәбәт күрсәтмәк, милләткә хидмәт, хезмәтчеләргә, хәтта хайваннарга каршы да яхшылык берлә хәрәкәтне инсаният кагыйдәләреннән дип белмәк – менә болар барсы да мәгънәви тәрбиянең кирәкле кыйсемнәреннәндер. Бу юлда тәрбия күргәннәрдән бөтен адәмнәр вә инсаният галәме файда күрерләр.

Тәрбиянең ике кыйсеменә дә тоташ булган тагы бер тәрбия бардыр ки, моңа тәрбияи мәдәния исеме бирелер. Бу да мәдәни эшләрдә иң артык тәхсин кыйлынырга (мактарга) ярарлык бер хәрәкәтнең рәвешен күрсәтер.

Ләкин мәдәни тәрбия икенче мәгънәсе берлә аңлашмасын. Ягъни пакьлеккә, гыйффәткә хилаф булып, мәдәният йөзеннән лязим кеби күрсәтелгән бәгъзе (кайбер) начар эшләрдән сакланмак тиештер. Чын мәдәниятне, мәдәни тәрбияне ислам хакимнәре тәмамы берлә җыйгандыр. Исламият берлә мәдәният икесе игез туганнар булып, Алла каршында дин – исламияттер.

Тәндә сәламәтлек булмаса, гыйбадәт кыйлмак вә хидмәт мөмкин булмадыгы кеби, сыйхәте бозылган бер адәмнең җаны вә бөтен мәгънәвияте мөшкеллек вә газап эчендәдер. Болай булганда мәгънәви тәрбия таза, төпле бер матди тәрбиядән соң гына вөҗүдкә чыга алачагыннан, әүвәлдә баланың тәнен, икенче җанын тәрбия кыйлмак лязим килер. Ягъни әүвәл тән тәрбиясен тәмам кыйлып, бу таза нигез өстенә инсаниятнең нык бинасы булган мәгънәви тәрбияне салырга кирәк. Тәрбия, бишектән башланып, кабердә тәмамланыр. Ләкин бик нык тәрбиянең әүвәлге вакыты балаларда оят әсәрләре күренә башлаган вакыттыр ки, яхшыны яманнан аера башлауларының галәмәте булган оят күренә башлагач та, ата-ана тәрбиягә бик чыннан керешерләр. Бер балада оялу әсәренең күренүе гакылының нуры әүвәлге шәүләсен күрсәтә башлавы димәктер. Мисал: алты айлык бала бер дә курыкмый кулын утка тыга алыр, чөнки анда һәнүз (әле дә) аеру хисе уянмагандыр. Шундый баланың үз-үзеннән бәгъзе начар эшләргә оялып, аннан саклана башлавы, үзенең кечкенә гакылынча яхшы-яманны аера башлавы булып, тәрбиянең иң артык әсир итә торган вакыты да бу вакыттыр. Бу вакытта гадәтләнгән эшләр һич үзгәрми торган бер гадәт булып калыр.

Ислам галимнәре вә хакимнәренең васыятьләренчә, тәрбиядән саналган янә бер эш бардыр ки, ул да баланы имезеп үстерә торган ананың яки тәрбиячесенең хәләл ашаучы вә изге хатын булуыдыр. Хәрәмнән хасил булган сөттә бәрәкәт булмаган кеби, тәннең камыры мондый хәрәм нәрсә берлә әчетелгән балаларның бозыклыклар кыйлучан булуы билгеле вә тәҗрибәләр берлә заһирдер.

Тән тәрбиясе хакында лязим булган тәдбирләр хифзыссыйхәт (сәламәтлек) өчен тырышмактыр. Ләкин шуны да онытмаска тиештер ки, баланың тән тәрбиясе берлә бергә әхлак тәрбиясе дә акрынлап бармак лязимдер. Баланың дөньяга килгән көненнән әүвәлге тәрбиягә керә торган заманына кадәр гүзәл инсаният хисләре ата-ана тарафыннан киңәйтелергә тиеш.

Фәхрелбәнат Сөләймания «Гаилә дәресләре: кызлар мәктәбе өчен»

Безнең мирас. — 2017. — №1. — 59-60 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга